Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
27 март 2019, 13:55

Шаяннар һәм тапкырлар Сибайда көч сынашты

Кичә Сибайның “Ирәндек” боз сараена меңгә якын кеше җыелды. Ник дисезме? Чөнки биредә башкорт телендә Зур КВН фестивале үтте. Җиңүче кубогы өчен көрәшергә бар республика буенча командалар җыелды.

Кичә Сибайның “Ирәндек” боз сараена меңгә якын кеше җыелды. Ник дисезме? Чөнки биредә башкорт телендә Зур КВН фестивале үтте. Җиңүче кубогы өчен көрәшергә бар республика буенча командалар җыелды.
Юмор кичәсен Мәскәүнең һәм Мәскәү янының Үзәк лигасында катнашучы “Республика йөзләре” КВН командасы ачты. Аларның чагу чыгышы шунда ук залга күңелле кәеф таратты. Шаяртулар, көлдерүләр бер-берсен алыштырып кына торды. КВН карарга барганда, билгеле, көлеп-күңел ачып кайтуны уйлыйсың. Әмма бу чара көткәннән дә күңеллерәк булып чыкты дип тәэссоратлары белән бүлеште тамашачылар.
Командаларның чыгышына башкорт моделе, халыкара бәйгеләр җиңүчесе Эльвира Ишморатова, Башкортстан ачык КВН лигасы идарәсе рәисе Урал Кәримов, БСТ каналы алып баручысы Дмитрий Каретко һәм башкалар бәя бирде. “Республика тарихында беренче тапкыр КВН боз мәйданында үтә. Миңа бу бәйрәмдә катнашу, аның бер өлеше булу күңелемә хуш килде, – диде Дмитрий Каретко. – Яшьләр җәмгыятьнең төрле күренешләрен тотып ала белә, бу хакта шаяртырга курыкмый. Безне кабул иткәне өчен Сибай шәһәренә зур рәхмәт”.
Юмор-көлкегә корылган уен ахырына якынлашты. Нәтиҗәләр буенча, җиңүче исеме Уфадан “Нокта.ру” командасына бирелде. Икенче урынга – Бөрҗән районының “Бер минут”, өченче урынга Сибайдан ике команда – “Әстәгафирулла” һәм “Җиде ыру” лаек булды.
Читайте нас: