Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
27 март 2019, 15:39

Халыкчан һәм легендар

Бүген – Халыкара театр көне. Сибай шәһәре хакимиятенең архив бүлеге, әлеге датага багышлап, Арслан Мөбәрәков исемендәге Сибай дәүләт башкорт театрының тарихы буенча интернет-күргәзмә оештырган.

Бүген – Халыкара театр көне. Сибай шәһәре хакимиятенең архив бүлеге, әлеге датага багышлап, Арслан Мөбәрәков исемендәге Сибай дәүләт башкорт театрының тарихы буенча интернет-күргәзмә оештырган.
“Халыкчан һәм легендар” дип аталган тарихи-документаль күргәзмәдә театрның үткәне һәм бүгенгесе чагыла. Анда муниципаль һәм театр архивы, хезмәткәрләрнең шәхси, гаилә архивларында сакланган документлар – барлыгы 360 документ фрагменты, фотодокумент, театр афишалары, буклетлар, дипломнар белән танышырга була.
Үткән гасырның 30нчы елларында нибары 9 артисттан торган бәләкәй күчмә театр була. Әмма ул зур сәнгатькә юл сала. Хәзер инде бу – талантлы һәм гаять тату коллектив. Үзенчәлеген һәм традицияләрен саклап, киләчәккә ышаныч белән караучы Сибай театрының даны бүген еракларга таралган.
Күргәзмә Сибай шәһәре хакимиятенең рәсми сайтында урнаштырылган. Киләчәктә ул архив документлары һәм фотолар белән тулыландырылачак.
Читайте нас: