Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
26 март 2019, 01:22

Салават Фәтхетдинов – Башкортстанның халык артисты

Республика җитәкчесе Радий Хәбиров мәдәният хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәмендә иң-иңнәргә мактаулы исемнәр өләште. Бүләкләү Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының Шаляпин залында узды.

Республика җитәкчесе Радий Хәбиров мәдәният хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәмендә иң-иңнәргә мактаулы исемнәр өләште. Бүләкләү Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының Шаляпин залында узды.
Салават Юлаев орденына билгеле актер, театр әһелләре берләшмәсе рәисе Әхтәм Абушахманов һәм билгеле баянчы, Бөтендөнья башкортлар корылтаеның башкарма комитетына караган комиссия әгъзасы Миндиәхмәт Гайнетдинов лаек булдылар.
Аеруча эстрада йолдызларын билгеләп үттеләр. Башкортстанның халык артисты исеменә Татарстан республикасының “Салават” эстрада театры җитәкчесе, якташыбыз Салават Фәтхетдинов һәм “Караван-сарай” төркеменең художество җитәкчесе Вилдан Яруллин лаек булдылар. Котлыйбыз аларны!
Татарстанда гомер итүче якташыбыз, халык шагыйре Роберт Миңнуллин да үзенең Инстаграмында бу вакыйгага карата үз фикерен белдергән.
“Ниһаять! Салават та Башкортстанның халык артисты булды. Котлыйм дустымны, якташымны. Күптән көткән идем. Кем-кем, мәгәр Салават лаек та лаек инде бу югары исемгә! Дөрес әйтәмме? Әллә ялгышаммы? Ничек уйлыйсыз?” ди халык шагыйре.
Читайте нас: