Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
26 март 2019, 12:13

Атказанган исеме артыннан – култык таякларына таянып

Җырчы Дима Билан Русиянең атказанган артисты исемен алуга култык таякларына таянып килгән иде. Тамашачыларына рәхмәтләрен әйтеп, Билан Инстаграмда бүләкләү тантанасыннан видеоязма һәм дәрәҗәле исем алу белән бәйле хис-кичерешләрен уртаклашкан.

“Барысы да үзебездән башлана, иң мөһиме - үз һөнәреңдә очкын чәчрәтеп эшләргә. Кешеләр күңеленә хезмәт итүем белән горурланам! Илебез башлыгы тарафыннан билгеләнүемә шатмын”, - дип язган атказанган артист үз аккаунтында.
Билгеле булуынча, февраль аенда Дима Билан үз йорты янында аягын сындырган иде. Җитди җәрәхәт Санкт-Петербургтагы концертны да күчерттерәлмәде, ләкин соңрак җырчы барыбер табибларга мөрәҗәгать итте. Аңа хәтта хирурглар ярдәме дә таләп ителгән. Арытаба артист мартка планлаштырылган барлык чыгышларын туктатты, берникадәр вакыт ул хәтта инвалид арбасында йөрергә мәҗбүр булган иде.
Читайте нас: