Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
22 март 2019, 21:12

Казанда “Нәүрүз” фестивале Башкортстан театр сәнгатенә багышлана

Казанда июнь башында үтәчәк «Нәүрүз» төрки театрлар халыкара фестивалендә Башкортстанның алты театр коллективы катнашачак. Бу быелгы фестивальнең Башкортстан театр сәнгатенә багышлануына бәйле.

Казанда июнь башында үтәчәк «Нәүрүз» төрки театрлар халыкара фестивалендә Башкортстанның алты театр коллективы катнашачак. Бу быелгы фестивальнең Башкортстан театр сәнгатенә багышлануына бәйле.
“Быел Гафури театрына – 100 ел, Мостай Кәримнең тууына – 100 ел, Башкортстан Республикасы төзелүгә 100 ел. Шушыларны истә тотып, быелгы фестивальне Башкортстанга багышлыйбыз. Башкортстанда театр сәнгате көчле. Без фестивальдә аларны колачлап күрсәтергә омтылабыз”, - диде Г.Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.
Казанга М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры, Салават башкорт дәүләт драма театры, Уфа курчак театры, “Нур” татар дәүләт театры, Стәрлетамак театр-концерт берләшмәсе, М.Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры барачак.
Барлыгы фестивальдә Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Әзербайҗан, Үзбәкстан, Таҗикстаннан һәм Русиянең милли республикаларыннан җыелган 29 театр катнашачак.
Читайте нас: