Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
22 март 2019, 21:27

8-12 июньдә Башкортстанда «Бердәмлек» халыкара милли мәдәниятләр фестивале үтәчәк

Быелгы фестиваль Уфа шәһәрендә һәм дүрт районда үткәрелә. Республикага илнең төрле почмакларыннан дистәгә якын коллектив җыела. Алар арасында Белоруссия, Казакстан, Кыргызстан, Сербия, Көньяк Корея, Сенегал, Чили вәкилләре бар.

Быелгы фестиваль Уфа шәһәрендә һәм дүрт районда үткәрелә. Республикага илнең төрле почмакларыннан дистәгә якын коллектив җыела. Алар арасында Белоруссия, Казакстан, Кыргызстан, Сербия, Көньяк Корея, Сенегал, Чили вәкилләре бар. Программада экскурсияләр, этноихаталарга һәм күргәзмәләргә бару, хакимият башлыкларында иҗади делегацияләрне кабул итү, урамнар буйлап парадлар, кул эшләре сәнгәте күргәзмәләре һәм ярминкәләре, театрлаштырылган тамашалар, кунакларның концерты, танышу кичәләре каралган. Чит илләрнең иҗади коллективлары район сабантуйларында да катнашачак.
Фестиваль барышында беренче тапкыр Этнокөн үткәрү дә күз уңында тотыла. Бәйрәмнең йомгаклау өлеше һәм Гала-концерт 12 июньдә башкалада үтәчәк.
“Бердәмлек” халыкара милли мәдәниятләр фестивале республикада беренче тапкыр 1991 елда үткәрелгән иде. Шушы вакыт эчендә анда 70 илдән килгән 300дән артык делегация катнашты.
Читайте нас: