Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
21 март 2019, 16:31

Яз бәйрәме Нәүрүз

20-21 март көннәренә яз бәйрәме Нәүрүз туры килә. Аны Иран һәм төрки халыкларда Кояш календаре буенча Яңа ел бәйрәме буларак билгелиләр. Нәүрүзне язын төн белән көн тигезләшкән чорда бәйрәм итү кояш календаре барлыкка килү белән бәйле. Ул Урта Азия һәм Иран халыкларында 7 мең ел элек, ислам дине барлыка килгәнче үк булган. Нәүрүз – Җир йөзендәге иң борынгы бәйрәм, ул яңа тормыш тууын гәүдәләндерә. Фарсы теленнән тәрҗемә иткәндә “нәүрүз” “яңа көн” дигәнне аңлата. Аны табигать уянуы, җылыту һәм авыл хуҗалыгы эшләре башлану белән бәйлиләр.

20-21 март көннәренә яз бәйрәме Нәүрүз туры килә. Аны Иран һәм төрки халыкларда Кояш календаре буенча Яңа ел бәйрәме буларак билгелиләр.
Нәүрүзне язын төн белән көн тигезләшкән чорда бәйрәм итү кояш календаре барлыкка килү белән бәйле. Ул Урта Азия һәм Иран халыкларында 7 мең ел элек, ислам дине барлыка килгәнче үк булган.
Нәүрүз – Җир йөзендәге иң борынгы бәйрәм, ул яңа тормыш тууын гәүдәләндерә. Фарсы теленнән тәрҗемә иткәндә “нәүрүз” “яңа көн” дигәнне аңлата. Аны табигать уянуы, җылыту һәм авыл хуҗалыгы эшләре башлану белән бәйлиләр.
Нәүрүз бәйрәмен башка еллардан аермалы буларак, Уфада быел Затон бистәсендә (“Евразия” сәүдә үзәге алдындагы мәйданда) 31 мартта үткәрәчәкләр. Биредә бәйрәм тәүге тапкыр үткәрелә. Йола буенча, Уфаның милли-мәдәни үзәкләреннән, шулай ук Гафури районының “Сәетбаба” башкорт тарихи-мәдәни үзәгеннән һәм Бүздәк районының “Килем” татар тарихи-мәдәни үзәгеннән 10нан артык этнос вәкиле җыела. Милли ихаталар – тирмәләр, чатырлар урнаштырылачак. Бәйрәм кунакларын зур казаннарда пешкән пылау, милли аш-су, камыр ризыклары белән сыйлаячаклар.
Республикада “Нәүрүз” бәйрәме 2001 елдан алып билгеләнә. Элекке елларда ул Салават Юлаев мәйданында, Аксаков бакчасында, И.Якутов исемендәге паркта, Кашкадан паркында узган иде.
Ә менә Һиндстанда бу вакытта буяулар фестивале Холины билгелиләр. Бу бәйрәмдә кешеләр бер-берсенә төсле порошоклар сибешә һәм буяулы су коешалар. Бу көнне Һиндстанда тарихтан килгән касталык һәм катламнар юкка чыга һәм барысы да бертигез дип исәпләнә.
Буяулар фестивале Уфада да берничә ел үткәрелеп килә. Ләкин ул ниндидер датага багышланмаган. Гадәттә май -июнь айларында башкала паркларында үткәрелә. Буяуларның зыяны юк, алар табигый компонентлардан ясалган, тәннән дә, киемнәрдән дә тиз юыла. Буяулар фестивалендә төрле ярминкәләр оештыралар, анда тере һәм электрон музыка яңгырый, призлар уйнаталар.
Читайте нас: