Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
16 март 2019, 03:39

Закир Шаһбанның көне ничек үтә?

Закир Шаһбанның хатыны Гөлүсәгә ире турында күп сораулар бирәләр икән. Халык аның көне ничек узуы турында кызыксына. Ул шул сорауларга җавап итеп, инстаграмында пост язып чыкты. Аларның көннәре кайнар чәй һәм коймактан башлана икән.

Закир Шаһбанның хатыны Гөлүсәгә ире турында күп сораулар бирәләр икән. Халык аның көне ничек узуы турында кызыксына. Ул шул сорауларга җавап итеп, инстаграмында пост язып чыкты. Аларның көннәре кайнар чәй һәм коймактан башлана икән. Закир Шаһбан иртән беренче эш итеп яңалыклар тыңлый, аннары хатынын уята. Хатыны арган булса, ишекне экрен генә ябып кире чыгып китә, ул торганчы Закир чәй эчкән, көнлек план төзегән, кемнәргәдер шатыраткан, кайбер проблемаларны хәл иткән була. Кызлары Алисәне дә мәктәпкә озатучы кеше ‒ Закир, дәресләрен дә ул эшләтә. «Җырчы кешенен тормышы шул, эшкэ иртән чыгып китәсе юк... Күп кенэ эшләр телефоннан, интернет челтәрләре аша хәл ителә», дип яза хытыны.
Закир да башка ир-атлар кебек дуслары белән мунчага, пиво эчәргә чыгып китә икән, буш вакытында гитарада, баянда уйный. Хатыны иренең бер генә кимчелеген атый, ул рульдә йөри алмый. «Әгәр Закирга 1000 төрле темага 1000 соравыгыз бар икән берсе дэ жавапсыз калмас, чөнки ул бик акыллы», ди Гөлүсә.
Читайте нас: