Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
15 март 2019, 13:28

Сибайда таш сәнгате осталары паркы булдырмакчылар

Сибайда Маяковский исемендәге скверны заманча мәдәният һәм ял паркына әйләндерәчәкләр. Урал аръягында таш сәнгате осталары паркын булдыру башлангычы белән Сибай шәһәре хакимиятенең архитектура бүлеге чыкты. Уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча иң яхшы проектлар бөтенрусия конкурсында катнашуөчен гариза биргәннәр дә инде. Әгәр проект грант отса, парк төзелешен быел ук башлаячаклар.

Сибайда Маяковский исемендәге скверны заманча мәдәният һәм ял паркына әйләндерәчәкләр.
Урал аръягында таш сәнгате осталары паркын булдыру башлангычы белән Сибай шәһәре хакимиятенең архитектура бүлеге чыкты. Уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча иң яхшы проектлар бөтенрусия конкурсында катнашу өчен гариза биргәннәр дә инде. Әгәр проект грант отса, парк төзелешен быел ук башлаячаклар.
Урал аръягы минералларга һәм төрле ташларга бик бай. Иң бай яшма билбавы Урал сыртының буеннан-буена төньяктан көньякка кадәр сузылган. Сибай яшмасын Башкортстан горурлыгы дип йөртәләр.
Сибай паркын таш сәнгате осталары эшләренә багышларга хәл ителгән. Ул ел әйләнәсенә гаилә ялы өчен тәгаенләнгән комплекс булырга тиеш.
Паркта берничә ял итү зонасы планлаштырылган: җәяүлеләр өчен, спорт-сәламәтләндерү, балалар, мәдәни-агарту. Паркка килүчеләр таш эшкәртү сәнгате осталарының әсәрләре белән таныша алачак. Биредә таш музее булдыру да каралган. Андагы экспозицияләр дә яңадан-яңа скульптуралар белән тулыландырылып барачак. Осталар скульптураларын Урал аръягында ел саен үткәрелә торган ZauralMakerStone таш кисү фестивалендә ясаячак.
Проектны тормышка ашырыр өчен бар шартлар да бар. Беренчедән, Сибай янәшәсендә бай ятмалар, кыйммәтле һәм ярым кыйммәтле ташлар рудниклары урнашкан.
Икенчедән, БДУның Сибай институтында һәм Сибай күппрофильле һөнәрчелек колледжында шушы юнәлеш буенча белгечләр әзерлиләр.
Өченчедән, шәһәрдә табигый ташны сәнгатьле эшкәртү буенча 7 остаханә эшли, аларда җыенысы 150 кеше хезмәт куя.
Таш кисүгә осталык кирәк.
- Безнең осталар флорентияле мозаикада югары дәрәҗәгә җитте, - дип сөйли Сибайдагы сәнгать остаханәсе генераль директоры Светлана Баскакова. – Таш кисү процессы күп вакытны ала. Һәр эшләнмәгә күп вакыт һәм көч, байтак кына эшкәртелгән таш китә.
Светлана Баскакова ташлар белән 20 ел эшли. Заказлар башлыча Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан килә. Эшләнмәләргә коллекционерлар һәм төрле предприятиеләр заказлар ясый. Классиклар һәм заман сәнгате вәкилләре эшләре зур сорауга ия. Остаханәдә 8 мастер эшли, елына алар 5-6 җитди картина эшләп өлгерә. Эшләрнең катлаулылыгын исәпкә алганда нәтиҗәләр саллы гына. Оста табигый сурәтне күрергә, аны тоярга, картинада ничек кулланырга икәнен белергә тиеш.
Читайте нас: