Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
4 февраль 2019, 11:50

Ходай биргән талант бар

Сәхнәгә бер генә менеп урап төшсә дә, “халыкка һәм сәнгатькә хезмәт итәм!” дигән матур сүзләрне тәкрарлап, үзен бөек артистка санап йөрүчеләр “басып киткән” бу заманда эш урыны сәхнә булган белемле җырчылар ни хәлдә яши икән? Х. Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе артистлары Рөстәм Шаһыбалов һәм Марсель Котыев белән сөйләшүебез шул хакта булды.

– Сез – филармония артистлары. Җырларны үзегез сайлыйсызмы, я булмаса репертуарны филармония контроле астында туплыйсызмы?
Рөстәм. Контроль астында репертуар туплау бик авырга төшәдер дип уйлыйм. Бәлки алар тәкъдим иткән җыр минем күңелемә ятмас? Ә үземә ошамаган җырны сәхнәгә чыгып, тамашачы күңеленә барып җитәрлек итеп ничек җырлый алыйм инде мин? Бөтен нәрсә башкаручыдан тора. Әгәр җыр аңа ошый икән, барган юнәлеше, стиле буенча туры килә икән, ни өчен ул аны репертуарына алмаска тиеш? Бу уңайдан аңлашылмаучанлыклар килеп чыккалады, әмма сәхнәдә дистә ел эшлим, тәҗрибәм бар. Шуңа күрә үз тәҗрибәмә ныграк таянам. Җырларны үзем сайлыйм, үз акчама сатып алам. Хәзерге заманда җырларны сатып алмый иҗат итеп булмый. Заманы шул. Һәм мин моңа бик тыныч карыйм. Берәү сүзләрен яза, икенче берәү көен яза – алар иҗат итә, эшли. Ә эш өчен түләнергә тиеш.
– Гастрольләргә еш йөрисезме?
Рөстәм. Бюджет өлкәсендә эшләгән һәркемнең планы бар. Бездә дә бар ул. Читкә чыгып аена 9 концерт куелырга тиеш һәм филармониядә ниндидер концертта катнашырга тиешсең. Ай саен чыгабыз, план үтәлә.
– Филармониядән тыш, концертлар белән йөрисезме? “Шабашка” эшләргә мөмкинлек бармы?
Рөстәм. Эш урыны булгач, син анда булырга тиешсең. Концертта катнаш диләр икән, катнашырга тиешсең, репетициягә кил диләр икән, килергә тиешсең. Шуңа күрә үз иркеңдә еш чыгып йөреп булмый. Әмма җаен туры китерә алсаң, чыгасың. Артистларга “шабашка”сыз яшәве авыр, үзегез аңлыйсыз.
– Ун ел сәхнәдә булгач, чагыштырырлык мөмкинлегегез бар. Әйтегез әле: тамашачылар үзгәрәме?
Рөстәм. Тамашачы үзгәрә һәм күпмедер дәрәҗәдә моңа җырчылар үзләре дә гаепле. Курай, баян онытылып бара. Фонограмма яхшы, әлбәттә, әмма мөмкинлегең бар икән, бер-ике генә булса да халык җырын башкарырга кирәк. Тулы концерт куй димим. Нинди матур җырлар бар!? Алар күп! Моңлы җырлар халыкка да якынайта, тамашачыга да моңның ни икәнен исенә төшерә. Залда “чыкты да җырын суза да суза” диючеләр ешрак очрый шул...
Марсель. Чиләбедә концерт куйган вакытта элек килгәндә башкарган халык җырларын сорап җырлаттылар. Ә үзебездә... Шундый очрак булды. Бер апа: “Шул да булдымы җыр?! Улап тик торасыз. Мин болай да мәчет янында яшим, көн саен азан тыңлап надаел!” – дип торып чыгып китте. Яшь кеше булса аптырамас идең әле... Син бар көчеңне биреп, энергияңне салып, моңлы итеп җырларга тырышасың, ә аңа ул кирәкми. Синең җырны ничек башкаруың барыбер, ятып җырламыйсыңмы анда?! Иң мөһиме, сәхнәдә утлар уйнасын, төтен булсын. Үзең шул төтен эченнән күренмәсәң дә зыян юк.
– Шоу-бизнес белән сәнгать аерым, аларны бутарга кирәкми, диләр...
Рөстәм. Төгәл әйтәм: бүгенге көндә Уфада, Башкортстанда шоу-бизнес дигән әйбер юк ул. Мин аны күрмим. Әйе, Мәскәүдә бар, Казанда бар. Ә бездә мин аны тоймыйм. Булса да, бармак белән санарлык кына кешеләр шөгыльләнәдер. Үзегез беләсез, бүген һәр кеше җырчы, һәр кеше композитор. Җырлый аламы ул, юкмы, “хочу” ди дә сәхнәгә чыга.
– Сәнгать дәрәҗәсен саклар өчен нишләргә кирәк? Әле Казанда махсус комиссия булдырырга кирәк дип мәш киләләр. Бүген сәнгатьне контрольгә алып буламы?
Рөстәм. Худсовет булса яхшы, әлбәттә. Әмма бүгенге коррупция, акчага табыну заманында мөмкин эшме соң ул? Худсоветта ун кеше утыра, ди, сәнгать өлкәсен яхшы беләләр, үзләре профессионаллар. Әмма килде, ди, калын кесәле, моңсыз-сәләтсез бер адәм. Минем җырлыйсым килә дип бирде, ди, бер конверт, я булмаса ун конверт. Рәхим ит, җырла!
Марсель. Ул контрольне вакытында кертергә кирәк иде. Хәзер соң инде. Бүген сәнгатьне “чистарта” башласаң, бунт күтәреләчәк.
– Берничә ел элек фонограммага авыз ачып кына торалар дип шаулашалар иде. Хәзер тындылар. Үз тавышы белән җырлаучылар арттымы, әллә халык тәмам өйрәндеме?
Рөстәм. Әлеге көндә дә төрле җырчы төрлечә чыгыш ясый. Студиягә барып җыр яздыра да сәхнәгә менеп китә. Үзенең андый тавыш мөмкинлеге бармы- юкмы, уйлап тормый. Кеше үзенең мөмкинлегенә карарга тиеш. Берәү дә курай уйный белми икән, уйныйсы килә дип кенә уйнап китә алмый. Әтием гомер буе баян тартып җырлады, ә мин баянда уйнарга өйрәнә алмадым. Юк андый сәләтем. Шуңа күрә баян күтәреп чыкмыйм. Ә менә нишләптер беләме-юкмы, җырлаучылар бар.
Марсель. Сәхнәдә җырлап кына калмый. Андыйлар популяр җырчыга әйләнә. Аларның җырларын кунакларда, табын артында җырлый башлыйлар.
Рөстәм. Сәхнәгә чыкканчы, клип төшереп, ТВга ротациягә биреп, җырны кешеләрнең аңына сеңдергәч, җырлыйлар инде. Кемдер гомер буе җырласа да, клип төшерергә акча җиткерә алмый. Ә бер үзешчән акчага клип төшерә дә популярлаша. Шул гаделсезлеккә җаным көя.
– Үзегез концертларга еш йөрисезме?
Марсель. Студент чакларда йөри идек. “Шоу”, “шакы-шокы”га кереп киткән 2000нче еллар иде ул. “Нефтьчеләр” мәдәният сараенда алма төшәрлек урын булмый иде. Халык ябырылып бара. Без дә еш йөрдек, карадык. Ә хәзер мин концертта утыра алмыйм.
Рөстәм. Мин дә йөрмим. Тамашаларны залдан утырып карый алмыйм. Концерт барышында сәхнә артында торырга өйрәнгән без. Мин, һичшиксез, шунда булырга тиешмен кебек.
– Инстаграммда битегез бармы? Активсызмы?
Марсель. Мин “Фейсбук”та ешрак булам. Чөнки чит илдә дусларым бар. Казахстаннан, мәсәлән. Алар белән шунда аралашам. Инстаграммда битем бар. Элвин Грейныкы кебек популяр түгел, әлбәттә. Шулай да алып барырга тырышам.
Рөстәм. Үз битемне ачуыма ике еллап булды микән әле... Актив интернетчымын дип әйтмим. Кайберәүләр кебек ашарга утыргач, “чәй урынына кәхүә эчәм әле” дип яңалык язып утыруны кирәксенмим. Әмма сәнгать кешесенә тормышында булган вакыйгаларны язып баруның бернинди оятын да күрмим. Киресенчә, заманнан артта калу синең файдага түгел.
– Заманның бу галәмәте тамашачыны арттырамы?
Рөстәм. Әлбәттә! Тамашачы сине күрә, сиңа ияләшә һәм киләчәктә тормышыңны күзәтеп бара башлый. Бөтен кеше дә синең белән кызыксынмый. Әмма мең арасыннан 20-30 кеше кереп карый икән, бу яхшы. Концерт алдыннан активлашу гына әллә ни уңай нәтиҗә бирмәс, гел актив булырга кирәк. Үзенә күрә реклама ул. Ә бүгенге тормышны реклама алып бара.
– Башка һөнәр ияләре квалификацияләрен күтәрер өчен төрле сынаулар үтеп, укып тора. Артистлар бу җәһәттән нишли?
Марсель. Без дә ике елга бер аттестация үтеп торабыз. Шуңа карап, категория үзгәрә. Беренче, икенче, югары категория һәм әйдәүче сәхнә остасы. Шунысы гына кызганыч, башка өлкәләрдә категориянең күтәрелүе хезмәт хакында да сизелә. Сәнгать өлкәсендә исә әллә ни аерма юк.
Рөстәм. Матди яктан аерма мактаулы исемнәр алгач та сизелми әле ул.
Марсель. Һәм иң аптыратканы: ул исемнәрне бирмиләр. Элек “атка-
занган”ны биш елга бер, ун елга бер бирәләр иде. Хәзер бөтенләй юк. Филармония артистларына план куялар, фәлән ел эшләргә, күпмедер диск чыгарырга кирәк, диләр. Ә үзаллы җырчылар радио-телевидениедә бер-ике ел дәвамында күренә икән – менә сиңа исем! Мин каршы түгел, аларга да бирсеннәр. Әмма филармонияне үгисетмәсеннәр иде. Без күпме хөкүмәт концертларында җырлыйбыз, чит ил делегацияләрләре алдында чыгыш ясыйбыз. Республика йөзенә кызыллык килмәсен өчен тырышабыз бит.
Рөстәм. Марсель белән без бер буын җырчылары. Ун ел сәхнәдә. Әлеге вакытта бюджет сферасында -Башкорт дәүләт филармониясендә эшлибез. Татарстанда безнең белән бер чорда сәхнәгә чыккан егетләр-кызлар исемле булып беттеләр инде. Рәттән барысына да бирделәр димим, әмма чынлап лаеклылар алды. Башкортстанда ул яктан хәлләр мактанырлык түгел. Пенсия алдыннан биш ел кала сезгә дә исем бирерләр диләр. Пенсиягә чыкканда ул исем миңа кирәкме инде? Артистның исеме яшь чагында, халык алдына чыгып җырлаганда булырга тиеш. Аңа исем стимул да, дәрәҗә дә өсти.
– Концертларга зал тутырып хатын-кызлар йөри. Тамашачылар арасында ир-ат аудиториясен арттырыр өчен нишләргә кирәк?
Марсель. Хоккей матчы булган көнне берәр авылга барсаң, клубка ир-атлар түгел, хатын-кызлар да килмәячәк. Телевизор җибәрмәячәк. “Акча әрәм итеп йөргәнче “КурайТВ” дан карыйм. Көненә ун күрсәтәләр ул җырчыны!” дип җибәрәләр. Белмим, ир-атны концертка ничек җыеп була икән?.. Телебашняны аударсаң гына инде... Хәер, хәзер цифрлы ТВ, интернет бар... Димәк, җыр-моңга кытлык юк.
Рөстәм. Йөрмәгән кеше йөрми һәм аны өстерәп китереп булмый. Концерт карарга яратмый икән, чакыру кәгазе бирсәң дә, үзе килми, башка берәрсен җибәрәчәк. Концерт оештырганда шундый очракларга еш тап булган бар. Ә йөрергә яратучы билет хакын 150 сум түгел, 1500 сум итеп куйсаң да килә. 150 сум дигәннән, искә төшеп китте. Җиде-сигез ел чамасы элек, әле ул чакта “Караван-сарай” төркеме белән гастрольләргә чыктык. Килеп төштек бер районга. Афиша эленеп тора: билет хакы – 150 сум. Әле барабыз, шул ук 150 сум. Бөтен әйбергә хак арта: бензинга да, ипигә дә, ярмага да, киемгә дә, хәтта чүпкә дә... Ә артистка артмый! Шуны уйлап аптырап карап тордым...
Марсель. Бөтен артистларга да димә, филармония артистларына диген. “Частник”лар билет хакын куя белә! Туган ягым Баймакка концерт куярга кайттым. РДК җитәкчесеннән: “Билет хакын күпме куйыйм икән?” – дип сорыйм. “200 сум итеп куйсаң җитәр, 250 итсәң, сиңа кеше килмәс ул,” – ди. Артыма борылсам зур баннер тора – Ришат Төхвәтуллин. Билет хакы – 350 сум. Сүзем юк, матур җырлый, моңлы җырчы. Куйсын билет хакын да, концертын да. Тик мин туган районыма кайттым. Шул сәхнәдә чыгыш ясап үстем бит. Һәм мине анда “250 сумга сиңа кеше килмәс ул” дип каршы алалар. Шундый гарьләнгән идем...
– Ә ни өчен үзаллы иҗатка күчмисез?
Марсель. Без бит җыр сәнгате буенча махсус белем алган кешеләр. Үз һөнәребез буенча эш урынында эшләргә хакыбыз юкмы? Безнең буын җырчылары халык көйләрен, гореф-гадәтләрне, йолаларны белә әле. Тик бу тизлектә һәм бу юнәлештә барсак, кызганычка каршы, аларның берсе дә калмаячак. Киләчәк буынга, балаларыбызга ни калдырырбыз? Безнең күңел омтылышыбыз бәлки шул халык җырларын саклаудадыр.
Рөстәм. Әлбәттә, без филармониядә генә эшләргә тиеш дигән максат куймыйбыз. Тик тормыш катлаулы хәзер. Бүген син күтәрелеп китәргә, танылган җырчы булып йөрергә мөмкинсең. Ә ел-ел ярымнан синең исемеңне дә онытырга мөмкиннәр. Биредә ниндидер тотрыклылык булсын өчен эшлибез. Безне башкарган җырыңның сыйфаты булырга тиеш дип өйрәттеләр. Һәр концертта синең чыгышың тиешле дәрәҗәдә булырга тиеш дип уйлыйсың. Мөмкинлегебез бар икән, димәк, без Ходай биргән талантны дөрес кулланырга тиешбез.
Эльмира Ибраһимова әңгәмәләште.
Читайте нас: