Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
16 гыйнвар 2019, 13:31

Үзем дә әкияткә ышанам

Уфа янындагы бер авылда яшим. Кечкенә бер урамлы авылыбызда яшьләр программасы буенча зурайтылып йортлар төзелеп, хәзер 1200дән артык йортлы посёлокка әйләнде. Шул сәбәпле, еш кына су белән бәйле төрле мәсьәләләр килеп туа. Бу юлы да, телефон номеры булмау сәбәпле, кич белән, су өчен җаваплы Марат абый Зәкәрия улының өенә барырга туры килде.

Ишек шакуга кечкенә кыз чыкты. “Әтиең кая?” дигән сорауга: “Кыш Бабай булып фәләннәргә китте”, - диде. Шул чак Марат абый Зәкәрия улының зур кызы Альмира белән декабрь аенда Кыш Бабай һәм Карсылу булып киенеп, балаларны котлап йөрүләре исемә төште. Өйгә кайтуыма су проблемасы хәл ителгән – краннан тулы куәтенә су ага иде. Ләкин Кыш Бабай “командасы” белән аралашу теләгем югалмады. Икенче көнне Марат Зәкәрия улына шалтыраттым-шалтыратуын, ләкин ул әле эштә булуын әйтте. Аптырап, кызы белән элемтәгә кердем. Альмира Миңнеханованың Карсылу ролендә үзен ничек хис итүен сораштым.
- Әнием 3 ел элек ике атнага Карсылу булырга тәкъдим иткәч, мин бераз куркып калдым. Беренче елны авыргарак туры килде, чөнки балаларның Кыш Бабай һәм Карсылудан алган тәэссоратларын бозмас өчен текстны ятларга, сценарийны ныклап өйрәнергә туры килде. Хәзер инде, “тәҗрибәле” Карсылу буларак, бары да күңел тоемлавыннан килә дигән фикергә килдем. Иң мөһиме: рольгә җаның-тәнең белән кереп китәргә. Үзеңне Кыш Бабайның Яңа ел бәйрәмендә шатлык-куаныч һәм сөенечләр бүләк итә торган оныгы Карсылу итеп хис итәргә.
Балалар аларга гына хас булган ихлас шатлану белән каршы ала Кыш Бабай белән Карсылуны. Алар юк кына бүләккә дә сөенә белә, уеннарда чын күңелдән катнаша. Бу мизгелләрдә әкияткә, могҗизага ышаналар. Шуңа мин әтием белән балаларга бу мизгелләрне бүләк итүем белән бәхетле. Ул моментта мин үзем дә ихластан могҗизага ышанам”.
Ә.Бикмурзина.
Читайте нас: