Иҗат гомеренең 30 елын Башкорт дәүләт филармониясенә багыш-
лаган Рамил Хаҗиев әле “Көлке-шоу” эстрада миниатюралары төркеме белән эшли. Яраткан җырчыбыз ике-өч ел саен үзенең шәхси программасын да күрсәтеп тора. Киләсе атнада артист тамашачыларына чираттагы иҗат җимешен – “Ышанам әле таңнарыма” дигән җырлы-көлкеле күркәм кичә тәкъдим итә. Әле ул шушы программасына әзерлек эшләре белән мәшгуль.
– Рамил, көтелгән концертыңның пәрдә читен бераз гына күтәреп, сәхнәгә күз салыйк әле. Бу юлы безне ниләр белән куандырырсың икән?
– Концертка Зөһрә Буракаева бик кызыклы сюжетка корылган сценарий язды. Анда үзебезнең гаилә – Гүзәл (җәмәгате Гүзәл Хаҗиева) белән икебезнең танышу, мәхәббәт тарихы, гаилә мөнәсәбәтләре чагыла. “Көлке-шоу” артистлары – Фаяз Янтурин, Зөлфия Әхмәтова, Галия Тимер-
ханова, Фәнил Карачурин, Альбина Фәйзуллина – мавыктыргыч вакыйгалар чылбырын тезәчәк. Сәхнәгә куючы режиссерыбыз – Илшат Галимҗанов. – Алып бару-
чыларыбыз – филармониянең билгеле артистлары – Эльмира Юлдашева һәм Эльмир Әбүбәкеров. Кыскасы, күңелле, дәртле бай тамаша булачак.
– Син гадәттә “сольный” концертыңны гаилә ансамбле рухында күрсәтәсең. Бу юлы бераз башкачарак икән...
– Бу юлы да тамаша үзәгендә Гүзәл белән үзем булачакмын. Парлы чыгышларыбызны, дуэтлар әзерлибез. Һәм, әлбәттә инде, дусларыбыз – данлыклы музыкантлар – Халит һәм Илшат Фатыйховлар уйнаячак. Биюләр дә, уен-көлке дә мул булачак.
Гаилә ансамбле дигәннән, тормыш үзгәрә, алга бара. Хәзер кызыбыз Лиананың кызын, 1 яшь тә дүрт айлык оныгыбызны сөеп куанабыз, аны үстерешәбез. Улыбыз Линар белән киленебез дә җәйгә ишәергә тора. Алар сәхнәдән читләшсә дә, барыбер иҗатыбызны белеп, кызыксынып яшиләр. Кем белә, бәлки, киләчәктә, юбилейлар уңаеннан, сәхнәгә оныклар белән бергәләп чыгар көннәр дә көтәдер әле. Гомумән алганда, концертлар эшләү хәзер бик җиңел түгел, мәшәкатьләре, чыгымнары күп аның. Конкуренция дә көчле, шәһәр буйлап тезелгән афишаларга күз салсаң югалып каласың, хәтта. Кайсы артистның нинди концертына барырга да белмәссең. Безгә – филармония артистларына – үз программаңны әзерләү җәһәтеннән бераз җиңелрәк, әлбәттә. Сәхнә, аппаратура үзебезнеке, аранжировка эшләтү, костюмнар тектерү ягыннан да берникадәр ярдәм бар. Калганы инде – үз теләгең һәм тырышлыгыңнан тора.
– Әйе, җырларны сан артыннан кумый гына, сыйфатлы булсын дип кенә язам. 10 җыр язсаң да, аның барысы да популяр булып китә алмый, шул бер-икесе генә халык арасында таралырга мөмкин. Шуңа күрә, илһам килгәндә генә язам.
– Рамил, син талантлы композитор. Җырларыңны танылган җырчылар башкара. Шулай да син көйләрне сирәгрәк язасың. Бу концертыңда яңа җырларыңны ишетербезме?
– Әйе, җырларны сан артыннан кумый гына, сыйфатлы булсын дип кенә язам. 10 җыр язсаң да, аның барысы да популяр булып китә алмый, шул бер-икесе генә халык арасында таралырга мөмкин. Шуңа күрә, илһам килгәндә генә язам. Бу концертта яңа җырларым яңгыраячак. Гүзәл “Бәхет сере” дигән җырымны ишеттерәчәк. Халык яраткан популяр җырларым да төшеп калмас. Тамашачылар арасында инде 20 ел яңгыраган “Әти йорты”н көтеп утыручылар да бар, “Сабакташлар” җырын ишетергә теләп килгәннәр дә була. Кайчак, аларны җырламый калдырсам, күңелләре булмый, канәгатьсезлек белдергән чаклары да булды. Шуңа да, һәркемнең күңелен күрергә тырышачакбыз.
– Син холкың белән үтә тыйнак кеше. Күзгә-башка чалынып, пиар ясап йөрүчеләрдән түгел. Бүгенге эстрададагы яшьләргә карасаң, алар бик җиңел генә таныла, тулы заллар җыя, ә сез ничектер күләгәдәрәк каласыз кебек...
– Бүген эстрада шулкадәр чуарланды, кем генә җырламый, ни генә җырламыйлар... Сатучылар-кассирлар, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре зур сәхнәгә чыга. Мәҗлес алып баручылар “тамадалар концерты”на чакыра. Сәхнә зур бер табынга әверелә бара кебек. Тамашачы да йөри бит шундый концертларга. Халыкка нәрсә кирәген аңлавы да кыен хәзер. Кем сикереп-ыргып, кем такмаклар җырлап алдыра. Шундый хәлләрне күргәч, такмакларны гына без дә яза алабыз аны, дип мин дә шаян такмаклар яздым әле.
Аранжировкасын эшли башладылар, тиздән җырлап ишеттерермен. Гомумән, яхшы җыр языйм дисәң, бик тырышырга, үзенчәлекле тема табарга кирәк. Хәзер җыр язучылар арасында кагылмаган тема да калмады диярлек, ә минем кабатланасы килми, ниндидер яңалык, үзенчәлек ачасы килә.
– Рамил, менә шушы, “Ышанам әле таңнарыма” дигән концертыңның исеме, сиңа киләчәккә өмет бирүче, яңалыкка, иҗади ачышларга әйдәп торучы байрак кебек булсын. Уңышлар сиңа!