Барлык яңалыклар
ЛОНГРИД
20 декабрь 2019, 12:35

Башкортстанда сәламәтлекне кайда ныгытырга?

Республика шифаханәләрендә ял итәргә дә, сәламәтлекне ныгытырга да була!

“ӘЙ” санаторие
“Әй” шифаханәсе өлкәннәрне генә түгел, балаларны (4 яшьтән алып) һәм үсмерләрне дә дәвалауга юнәлтелгән. Терапиядә эрбет агачыннан ясалган мичкә мунчалар, фитотерапия, кислород коктейльләре каралган. Биредә нарат урманында атларда да йөреп була. Спорт мәйданчыгы, инвентарь прокаты пункты бар.
Адресы: Дуван районы, Мәсәгуть авылы.
“ТАЛКАС”
Бюджетлы, әмма нәтиҗәле дәвалану “Талкас” шифаханәсендә! Санаторийда иң зур популярлык яулаган процедура - SPA элементлары булган “Антистресс” программасы. “Талкас” сәнәгать үзәкләреннән ерак урнашкан. Биредә озонотерапия, массаж, дәвалану физкультурасы, күлләр төбеннән алынган ләпекле балчык сылау кебек процедуралар каралган; мангал зоналары, радонлы күл бар.
Адресы: Баймак районы, Исән авылы.
“КАРАГАЙ”
«Карагай» сапропельле ләпек, минераль сулар һәм климат белән дәвалау буенча Идел буе федераль округында иң яхшы шифаханәләрнең берсеннән санала. Комплексның төп профиле – ашкайнату органнары системасы, гинекологик авырулар, нерв, тын юллары патологияләре булган пациентларны дәвалау. Дәвалауда коры углекислы ванналар, кәҗә кымызы эчерү, иглорефлексотерапияне киң кулланалар.
Адресы: Мәчетле районы, Большеустикин авылы.
"ЮМАТОВО”
«Юматово» – кымыз белән дәвалану шифаханәсе. Аның төп үзенчәлеге – кымыз җитештерү буенча шәхси заводы.
“Юматово” санаторие тын юллары, ашкайнату, нерв, җенси органнар системасы авыруларын дәвалау буенча профильләшкән. Санторий территориясендә чаңг һәм тимераяклар прокаты пункты, банкоматлар, бушлай минераль су, балалар мәйданчыгы бар.
Адресы: Уфа районы, “Юматово” санаторие авылы.

“ТАНЫП”
“Танып”ның төп өстенлеге – күз һәм теш уртларын минераль су белән юдырырга мөмкинлек биргән инновацияле корылма булуы. Биредә су астында умыртка сөяген тартып турайту процедурасы да бар. Санаторий күппрофильле, әмма нерв, сөяк-мускул һәм гинекологик проблемалары булганнар ешрак мөрәҗәгать итә. “Танып”ның шәхси сөт кухнясы, бассейны бар.
Адресы: Аскын районы, Яңа Казанчы авылы.
“Ассы”
“Якты-Күл”
“Красноусольск”

“Яшел урман”
“Янган Тау”
Читайте нас: