Барыбер таң ата

Кайбер кешеләрнең тормыш юлы кискен сюжетлы киноларны хәтерләтә. Анда һәр бүлек – ныклыкка сынау. “Чын тормышта бу кадәр үк була алмый инде. Юктыр, юк-юк...” дип карап утырасың... Әмма кайвакыт кеше язмышлары янында кино сюжеты самими әкияткә тиңләшеп кала.

Барыбер таң атаБарыбер таң ата
Барыбер таң ата

Кайбер кешеләрнең тормыш юлы кискен сюжетлы киноларны хәтерләтә. Анда һәр бүлек – ныклыкка сынау. “Чын тормышта бу кадәр үк була алмый инде. Юктыр, юк-юк...” дип карап утырасың... Әмма кайвакыт кеше язмышлары янында кино сюжеты самими әкияткә тиңләшеп кала.

Бүздәк районы Бүздәк авылында гомер итүче Рәйсә Вәли кызы Хәбибҗанова тормышында кискен борылышлар, катлаулы бүлекләр аерым бер китап итеп язарлык. Әмма 90 яшьлек ханымның (аңа карап, әби дип әйтергә тел әйләнми) тавышында үз-үзен кызгану хисе юк. Алкышлар да көтми ул. Бары тик яши. Язмышын, сынауларын, югалтуларын кабул итеп...

Якыннарына бәхет-шатлык кына өстәүче бала булып тумаган Рәйсә апа. Аның әтисе әнисен урлап алып кайткан. Кызлары биш малайлы хәлле гаиләгә килен булып төшсә дә, әлеге вакыйга моңарчы дус-тату яшәгән ике нәсел арасыннан йөгереп үткән кара мәчегә тиң була. Җитмәсә, дөньяларның да асты өскә килгән чоры. “Раскулачивание” башлангач, биш малайның бишесе дә, шул исәптән әтисе Миңлевәли дә, авылдан чыгып кача. Улларын тапмагач, картәтисен кулга алып, төрмәгә җибәрәләр.

– Безнең Әсмәндияр авылында бер ир булган. Биш баласын арбага утыртып, үзе мандолинада уйнап, хатынын җырлатып, авылдан авылга акча җыеп йөргән. Бәрәңге дә утыртмаган алар. Ә минем картәткәй сарык суя икән дә:“И, монысы ябык булды, илтегез шуңа”,– дип биреп җибәрә икән. Ә үзе икенчесен суя. “Раскулачивание” башлангач, әнә шул кешене колхозга председатель итеп куйганнар. Ә картәткәйне сөргенгә җибәргәннәр... – дип исенә төшерә әнисе сөйләгәннәрне Рәйсә апа. – Абзыйлары белән әткәй Ленинградка качкан. Әнкәйне алырга 3 мәртәбә кайтып караган. Кешедән качып кына, төнлә...  Әнкәй түшәктә яткан анасын ташлап китә алмаган. Соңгы кайтуында китәргә дә җыенган. Әмма... Әткәй Ленинградта бер марҗа белән яши башлаган булган. Ир-ат бит инде, нишләтәсең... Кызлары да туган. Әткәй авылга кайтканда теге марҗа әйтми-нитми генә качып артыннан ияреп кайткан. Әнкәй җыенып өеннән чыкканда каршысына килеп баскан да:“Син барма аның белән. Ул сине Ленинградка алып баргач, барыбер ташлаячак. Безнең кызыбыз бар. Без бергә торачакбыз!”– дигән. Әнкәй кире борылган да кайтып киткән... Миңа ул чакта 2 яшь кенә булган. Әнкәйнең әтисе - картәткәй - бик усал кеше булган. “Галләмнәр баласы безгә кирәкми” дип мине әткәйнең әнисенә илткән. Ә әнкәйне димләп, үзеннән 11 яшькә олы, хатын аерган иргә кияүгә биргән.

 Әнисенең яңа җирдә яңа тормышы тиз генә җайланып китмәгән. Кайнанасы аның чиста-пөхтәлеге, уңганлыгыннан канәгать булса да, ул килгәннән бирле зыян күрүенә зарлана башлаган. Абзарлары янган, мунчаларына ут капкан, сыерлары үлеп киткән... Элек ногыт салганнар бит. Болар да урамда йөргән ногытчыга мөрәҗәгать иткәннәр. Ә ул: “Бер ятим бала бар. Аны рәнҗетергә ярамый. Кем аны кыерсыта, нахак сүз әйтә, шул кеше кыенлык күрә”, – дигән. Кайнанасы:“Килен, синең кызың түгел микән? ”– дип, аны үзләре янына алырга куша.

–Үги әткәй өйдә тормый иде. Гел диярлек ялланып читкә эшкә чыгып китте. Әнкәй аның белән Ленинградка торф чыгарырга барырга булгач, мине дә үзләре белән алдылар. Тик озак яшәмәдек без анда - сугыш башланды. Үги әткәйне фронтка алдылар. Аларның Рәзинә исемле кызлары туган иде. Шул сеңелем бомбежкага эләгеп үлде. Әнкәй исән калды. 1942 елның кышында Лагода күлендә су туңгач, ачылган юл аша блокадалы шәһәрдән чыгып, Ахун авылына кайттык. 

Үги әткәй сугыштан кайткач, аларның Рима исемле кызлары, аннан Ринат исемле уллары шунда туды. Шул ике балаларын алып, Сатка шәһәренә эшкә чыгып киттеләр алар. Мин үги картәнкәйдә калдым. Тик ул да мичкә ягарга утын юк дип, кызы янына китте дә барды. Шулай итеп мин урамда торып калдым. Безнең очта бәләкәй генә сукыр Камиләттәй бар иде. Аның эшли алмаган улы бар иде. Шул икәү мине үз яннарына сыендырдылар. Ике эскәмияне ялгап, мич янында урын эшләделәр. Астымда күфәйке, баш очымда күфәйке... Әнкәй аз гына акча җибәрә иде дә посылка белән манный ярмасы сала иде. Шул манныйны суда пешереп ашыйм. Сөтен дә, маен да күргән булмады. Тоз булса, бик яхшы.

Бернигә карамастан, мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлый Рәйсә Вәли кызы. Ленинградта яшәп алгач, русча да яхшы белә бит. Хәтта Мактау грамотасына ия була. Уфада геологик разведка техникумына укырга да керә. Анда стипендия 23 сум була. Тик бер “3” булса да, ул стипендияне бирмиләр. Ә авылдагы татар мәктәбен беткән бала үзенең гел “4” һәм “5”кә генә укый алырына ышанып җитми. Үги әтисе исә “Бер тиен дә бирмим! 16 яше тулды, үзе эшләсен”, ди. Яшь кыз уйлый-уйлый да олы шәһәрдә берүзе каңгырганчы дип әниләре янына китәргә була.

-Поезддан әткәй каршы алырга тиеш иде. Барып төштем, тик каршы алучы юк. Артык кашык булганмындыр инде мин аңа. 3 сәгать басып торгач, сорый-сорый әнкәйләр яшәгән җирнең 20 км урман эчендә булуын ачыкладым. Анда ничек барып җитәргә кирәклеген дә аңлаттылар. Хас  әкияттәгечә өч юл чатына җиткәч, турысыннан кит, диделәр. Барып бастым: өчесе дә туры китә кебек тоела! Аптырап беттем. Җитмәсә, урманда әллә нинди чыдамалы түгел сасы ис бар иде. Танавымны тотып басып торам юл чатында. Шулвакыт җигүле атта бер ир килеп чыкты. “Шул-шул җирне беләсезме?” - дим. Беләм, утыр, мин шунда печәнгә барам, ди. Утырдым да киттем. Бик озак бардык. Чүмәлә янына барып җиттек. Теге ир сәнәк белән сала, мин кочаклап печән тутырам. Бервакыт ике кулын иңемә китереп салды да, җилкә аша йөземә карап: “Син кыз кешеме?” – ди. Күзе коточкыч, кып-кызыл! Куркуымнан кинәт кенә ычкындым да йөгердем бар көчемә! Ә анда бөтен җирдә агач төбе. Барам да төшәм, барам да төшәм... Аякларым сыдырылып бетте. Артыма борылып карарга куркам, йөгерәм дә йөгерәм... Караңгы төшкәндә ялгызым урманда торып калганымны аңладым. Бер кәкре каен табып, шуның өстенә үрмәләп менеп утырдым. Шунда оеп киткәнмен. Әтәч тавышына уянып киткәч, чак кына үрелеп карасам, өй түбәләре күренеп тора. Төшеп шул якка бардым. Сыер савып утырган бер хатынга адашуымны әйттем. “Бәй, син Зәйнәп апа кызымы әллә?” – ди. Йөзгә якын кеше мине эзләргә чыккан булган икән. Ә теге урмандагы сасы иснең сәбәбен соңрак белдем. Шул көнне интернаттан качып, өенә кайтмакчы булган беренче класс кызын өч ир көчләп, печән астында яндырган булган. Һәм мин шуларның берсенә очраганмын...

 Рәйсә апа әнкәсе гаиләсендә озак тормый, кабат туган ягына кайтып китә. 9 классны Килемдә интернатта торып укып бетә. Аннан соң икетуганы  Вилера белән Чиләбе шәһәрендәге мәдәни-агарту уку йортына укырга керергә булалар. Тик соңга калалар. Шуннан соң магнезит заводына эшкә урнашырга туры килә.

-  Кыйгы районыннан килеп урнашкан ике балалы гаиләнең бәләкәй генә өендәге бер бүлмәдә фатирда тордык. Еш кына гаилә башлыгының Искәндәр исемле энесе - минем булачак ирем кунакка килә иде. Безнең өйләнешүебез тиз һәм сәер генә булды ул.

Икенче абзыйлары үлгәч, җиңгәсе дүрт бала белән торып калган. Шуннан соң бианай Искәндәрне җиңгәсенә өйләнергә кыстый башлаган. Аларның Гөлнәфис белән яшь аралары бер генә яшь була. Искәндәр теше-тырнагы белән карыша. Бер көнне эштән кайтса, табын әзерләнгән, аракысы утыртылган. Ә әнкәсе өйдә юк икән. Бераз аптырап утыргач, йөз грамм эчеп җибәргән. Шулвакыт Гөлнәфис мич башыннан төшкән дә: “Нишләп үзең генә эчеп утырасың? Әйдә иптәшкә утырам”,- ди икән. Искәндәр  эчмим, дип чыгып китмәкче булган - ишек бикле ди. Әнисе тышкы яктан бикләп куйган. Тәрәзәне аяк белән тибеп ватып чыгып качкан. Төнлә   килгән бу, хәлне сөйләп биргән. Мин икенче бүлмәдә йоклап ятам. Яныма килеп ятканын сизгәч, сикереп тордым. “Ник мыскыл итәсез? Әйберләремне бирегез, чыгып китәм!” - дип еларга тотындым. Шуннан өй хуҗалары мине үгетләргә кереште. Имеш,начар егет түгел, яшәргә өе дә бар. Беренчесеннән бигрәк икенчесе роль уйнагандыр - ризалаштым. Берәр ай яшәгән булганбыздыр. Бервакыт өстәлнең ике башында утырабыз. Карап тордым да:“Синең танавың киң икән... Күзең дә кыек икән... Ямьсез икән син...”- дип куйдым, - дип көлеп сөйли Рәйсә апа.

Тормыш иптәше белән 42 ел бергә гомер кичерә алар. Өч балага - бер кыз һәм ике улларына гомер биреп, тәрбияләп үстерәләр.

13 ел эчәргә яраткан холыксыз бианай белән яшәргә дә туры килә.

- Гөл үстерергә ярата иде ул. Гөлләренә су сибә дә, ап-ак пәрдә белән тәрәзә төбен сөртеп куя. Ә мин өйдә чисталык яратам. Ул тәрәзә пәрдәләрен агартып бетереп булмый, ташларга һәм яңаны алырга гына кала иде. Бианайдан башка торсам, гөл үстермәячәкмен дип ант иттем шунда.

Ахыр чиктә аерым яшәргә теләгән кайнаналарына фатир сатып алып бирәләр дә, кызлары Светлана, уллары Ирек белән Адикны алып, Бүздәккә кайталар. Тик тормышындагы иң авыр сынавы, язмышының иң кискен борылышы Рәйсә Вәли кызын нәкъ Бүздәк җиредә көткән була. Башкортстанга кайткач, сатучы булып эшкә урнаша ул. Үзе өчен яңа һөнәр үзләштерә. Яңа мохиттә, яңа кешеләрне танырга өйрәнә. Сатучы булып 30 ел эшли. Тормышның үткерлек дәресләрен кечкенәдән үзләштерергә мәҗбүр булган ханым сынатмый. Шуңа күрә Бүздәктән Төркиягә ял итәргә баручылар арасында беренчеләрдән була ул. Ялан чаклы йортлар да төзетә, кибет тә ача...

Әмма бер көн эчендә ана кеше өчен боларның бер кирәге дә калмый... 31 яшьлек төпчек улы, ике бала әтисе Адикны вәхшиләрчә үтерәләр. 37 тапкыр пычак кадап, саламга күмеп яндыралар... Әлеге вакыйгага 30 еллап вакыт үтсә дә, ана йөрәгендәге яра элеккечә сыкрый.

-Эшләрлек түгел, яшәрлек рәтем дә калмады. Ул вакытта ирем дә мәрхүм иде бит. Хыялланыр чиккә җиттем. Бервакыт башыма әллә нинди шигырь юллары килә башлады. Шуларны язам да, тотынам көләргә. Яшь чагымда “Фатыйма” дигән бер фильм караган идем. Шул искә төште. Үземнең акылдан яза башлавымны аңладым. Улымның җаны чыккан җиргә барып тезләндем дә, Ходайга ялвардым. “Ходаем, яшәргә көч бир! Ә акылдан язар булсам, үз яныңа ал, җирдә яшәтмә!”- дип сорадым. Ишеткәндер Аллаһ, яшәргә көч бирде.  Шуннан соң мин азлап кына шигырьләр яза башладым. Төрлесен: шаянын да, хислесен дә, хәтта мәхәббәт турындагыларын да. Минем өчен бер юаныч бит ул, - ди Рәйсә Вәли кызы. 

Ә төп юанычы, әлбәттә, гаиләсе. Кызы, улы, оныклары һәм аларның балалары. Бернигәз карамый тормыш дәвам итә бит. Көне кара төнгә әйләнгән кебек тоелса да, барыбер иртәгәсен таң ата...

Эльмира Ибраһимова.

Автор фотолары

Барыбер таң ата
Барыбер таң ата
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас