

Бәхет бит ул, бәхет бит ул... Ул чагыштырма төшенчә...
Бәхетне дә, шатлыкны да аңлый һәркем үзенчә...
Беренче карашка рифмага туры китереп тезелгән гади генә сүзләр кебек... Ә уйлап карасаң, ни кадәр тирән мәгънә һәм тормыш дөреслеге салынган аларга...
Шаран районы Ярәмкә авылына командировкага баргач, Гыйләҗевлар гаиләсе белән таныштырдылар. Хуҗабикә Фәнисә апа ашыга-кабалана яугир улы Илһамның орден-медальле кителен шкафтан чыгарып күрсәткәндә, аның госпитальдә ятуын, аягы өзелүен, протез эшләтүен сөйләгәндә нәкъ шушы җыр сүзләре искә төште. Типсә тимер өзәрлек яшь ир аягына протез ясата... Ә аның газиз әти-әнисе, туганнары сөенә... Юк, яралануына түгел, билгеле, ә исән калуына. Бу үлчәп булмый торган бәхет, мондый хәлне кичермәгәннәр аңлый алмый торган бәхет. Тыныч, тирән, ләкин гаять көчле тойгы. Бу үз улын, үз героен өендә исән килеш каршы алган Ана бәхете. Ичмасам бу улын үз куллары белән җир куенына салмаячагын аңлаган Ата бәхете.
Фәнисә апа һәм Газнан абый 52 ел бергә гомер кичерәләр. Элеккечә әйтсәк, гади колхозчы гаиләсе. Хатыны савымчылыкта эшләгән, бозау да караган, ире шулай ук колхоз кайда куша, шунда җигелеп хезмәт иткән кешеләр. 4 ул, 1 кыз тәрбияләп үстергән алар. Алтын туйларында балалары, оныклары белән шау-түгәрәк өстәл артына җыелу турында хыялланганнар.
Тик кызганычка каршы, якты хыялларын чәлпәрәмә китереп, кайгының иң авыры йортларына килгән. Һәм бер генә тапкыр да түгел...
- Улыбыз Вилнең читкә эшкә чыгып китәм дип җыенып йөргән чагы иде. Туймазы шәһәреннән кайтканда авыл башында төшеп калыш безнең. Әнә шунда автобустан төшкәч, “Газель”нең киткәнен көтеп тормыйча алга атлаган... Тизлек белән килгән машина астында калып харап булды ул. Урында ук җан биргән. 33 кенә яшь иде. Өйләнергә дә өлгермәгән иде әле...
17 ел Вилнең вафатына. Ә Илшатыбызның арабыздан китүенә 7 ел. Кулыннан килмәгән эше юк иде улыбызның. Евроремонтлар эшләп йөри иде. Үзенә өй салды, мунчасының да эшен бетергән иде... 47 яшендә авырып, барысын да калдырды да, китеп барды... - дип сөйли сабырлыгын йөрәгенә җыйган ана.
Илһам Себердә айлыкта эшләп йөргән җиреннән контракт төзеп, махсус хәрби операция киткәч, ул йөрәкнең нинди утларда януын ана кеше үзе генә беләдер.
-Хәрби хезмәт бурычын десант гаскәрләрендә үтәде ул. Махсус хәрби операциядә дә шунда хезмәт итте. Бер тапкыр яраланып кайткан иде инде. Муенындагы медальоны коткарып калган диделәр. Пуля шуңа тигән. Чак кына читтәрәк булса, үләсе булган... Сул аягы да яраланган иде. Менә бу юлы да сул аягы белән минага баскан. Сулагай шул ул безнең, -дип елмады Фәнисә апа.
Ике кат киселгән аягына протез ясаткан Илһам туган җиренә кайтты. Бүген ул тыныч тормышта, үзенең яңа халәтендә яшәргә өйрәнә.
Гыйләҗевларның Туймазы шәһәрендә гаиләсе белән яшәүче кызлары Лилия дә, Себердә айлыкта эшләп йөрүче уллары Филүс тә туганнарын исән килеш каршы алып, аны кысып кочаклый алуларына ихлас сөенәдер.
Әйе, бәхет дигәннәре чагыштырма төшенчә шул. “Әй, бәхетле дә инде әнә теге кеше” дип әйтүе генә җиңел. Ә ул бәхетнең артында ниләр ятуын, ул бәхетле мизгелгә илткән юлда нинди сынаулар үтәргә туры килүен һәр кем үзе генә белә...
Эльмира Ибраһимова.