Тормышны һәм кешеләрне яратып

Аделина Мәләвездә туган. Илеш районы Югары Яркәй авылына күченгәндә аңа 6 яшь кенә булган әле. Шуңа күрә Яркәйне дә үз туган җире дип саный ул. Өстәвенә, хәзер инде килен булып төшкән һәм торган җире дә шул. Язмышына язылган сынау да шушы төбәк белән бәйле.

Тормышны һәм кешеләрне яратыпТормышны һәм кешеләрне яратып
Тормышны һәм кешеләрне яратып

Аделина Мәләвездә туган. Илеш районы Югары Яркәй авылына күченгәндә аңа 6 яшь кенә булган әле. Шуңа күрә Яркәйне дә үз туган җире дип саный ул. Өстәвенә, хәзер инде килен булып төшкән һәм торган җире дә шул. Язмышына язылган сынау да шушы төбәк белән бәйле.

Тормыш иптәше Вадим белән  “Илишагро” җәмгыятендә таныша ул.

–Мин – кадрлар бүлегендә, ә Вадим бухглатер булып эшләгәндә 2013 елда таныштык без. Озак очрашып йөрмәдек, бер ел бер-беребезне сынап карадык та өйләнештек, –дип елмая Аделина.

Шулай итеп Зәкиевлар гаиләсе барлыкка килә. Яшьләр беренче көннән үк әти-әниләреннән аерым, үзаллы тормыш башларга була. Фатир арендалап яшиләр. Беренче улларын – көтеп алган  мәхәббәт җимешләрен дә шунда каршы алырга әзерләнәләр.

Йөклелекнең 32нче атнасында булачак яшь ана күпсулык (многоводье) белән дәваханәгә эләгә. Ике атна дәвалыйлар. Авыртулары басылмаса да, дәвалау курсының вакыты үткәч, аны өенә кайтарып җибәрәләр. Тик шул ук көнне яралгы суы китә. Ашыгыч рәвештә дәваханәгә алып китәләр. Әмма табиб кесарево кисеме эшләми, яшь хатын үзе тудырырга тиеш, ди. Ана белән карындагы бала ике тәүлек җәфалана.

–Шәфкать туташлары да кесарево эшлик диде. Тик табиб каршы иде... Ике тәүлек сусыз ятты бала. Үлеп туды диярлек. Гәүдә  авырлыгы 2600 гына иде. Үпкәләре тулысынча ачылмаганлыктан, аны үпкәләрнең ясалма вентиляциясе аппаратына салдылар. Ләкин баланың хәле яхшырмады. Ә соңрак ул ясалма вентиляция аппаратының эшләмәгәнлеге ачыкланды...

2015 елның октябре була бу. Вадим да, оныкларын “үчтеки” итеп кенә үстерергә өметләнгән картәни-картәтиләр дә сабыйны Уфага җибәрүне үтенеп, табибларга ялвара. Әмма җавап һаман тискәре була.  “Мондыйларны гына караган бар безнең”, –диләр.

Бер тәүлек шул эшләмәгән иске аппарат астында ятып, соңгы чиккә җиткәч кенә Артем Зәкиевны Уфадан килгән балалар реанимациясе машинасы Республика балалар клиник хастаханәсенә алып китә. Анда Артемның гомерен саклап кала алалар. Ләкин кислородсыз тору үз нәтиҗәләрен биргән була инде. Бала җитди кимчелекләр алган. “Катнаш формадагы ДЦП, психомотор һәм сөйләмгә кадәр үсешнең тоткарлануы, ике табанның  да вальгуслы куелышы” дигән диагноз куела.

Тикшерүләр якты дөньяга туганда баланы кабул иткән табиб хатасын исбатлаган. Ләкин ул хатаны төзәтеп кенә булмый инде...

Бер атна реанимациядә яткач, Артемны патологияләр белән һәм җитлекми туган балалар бүлегенә күчерәләр . Әниле-уллы бер ай булалар анда.

– “Бу бала кеше булмаячак, калдырыгыз гына” диделәр. Искә төшерәсе дә килми, куркыныч вакытлар иде ул. Неврологка күренгәч тә:“Сезнең балагызда ДЦП. Диагнозны ирегезгә әйтмәгез”,– дип киңәш бирде табиб. Ир-атлар авырлыклардан курка, ташлап китүе бар, янәсе. Мин ишектән чыктым да әйттем дә салдым. “Ташлап китәр” дип тә борчылып яшәр хәлем юк иде. Ни булса, шул булсын, дидем. Ә Вадим миңа карап торды да: “Борчылма, үстерербез!” – диде. Аллага шөкер, Артемыбыз үз аягына басып атлый ала. 7 яшендә йөри башлады. Кемдер соң дияр, әмма безнең өчен бу зур казаныш, җиңү! Табиблар түшәктә генә ятачак дигәч, 1 сыйныфка минем балам үз аякларында барачак дип үз-үземә сүз бирдем.

Без бит өйдә тормадык та диярлек. Бөтен акча төрле реабилитацияләргә китә барды. Әтисе эшли торды, без йөри тордык... Дөресен әйткәндә, йөрмәгән җир калмады. Ышанасың, өметләнәсең бит инде, – дип искә ала әни кеше.

Шулай йөргәндә бер дәвалаучы: “Монысын аякка бастырасыгыз килсә, икенчегә бала табыгыз” дип киңәш бирә аңа. Әйтүе генә җиңел. Кеше булмас, булмаячак дигәндә, берәүне дә тыңламый, бернигә карамый алга барган, өметләнгән, тәүлегенә 24 сәгать вакытын, бөтен көчен һәм энергиясен улларына биргән әти-әни җитди карар алдында кала. Һәм... тәвәккәлли!

–Улларыбызның яшь арасы 3 кенә ел. Бәлки очраклыктыр, ә бәлки... Артем чыннан да күп нәрсәне энесенә карап өйрәнде. Җиңел булды дип әйтә алмыйм. Кече улыбызны 10 айдан кадырып китә башларга туры килде. Күбрәк әтисе карады. Икесен дә үзем белән алып барган чаклар да булды. Уфага дәваланырга барганда, кечесен энекәшләргә калдырам, зурысы белән йөрим. Бәхетебезгә, туганнарның, әти-әниләрнең  ярдәме зур, терәк нык булды. Бергәләп үстерәбез балаларны.

Бүген төпчек уллары Ильдар 1 сыйныфны тәмамлый. Артем исә мәктәпкә дә йөри, өйдә дә укый (домашнее обучение с посещением школы). Ул 3 классны тәмамлый.

–Интеллект сакланган Артемда, физик яктан гына үсеше калыша. Гадәти балалар бакчасына йөри алмады инде, әлбәттә. Әмма район хакимияте башлыгына мөрәҗәгать итеп, махсус төркем ачтырдык. Бер ел шунда йөрдек. Тәрбиячеләребез бик әйбәт иде. Укытучыларыбызга да бик рәхмәтлебез. Артемны Лилия Халәф кызы Хәмидуллина укыта. Ул аны кулыннан тотып язарга өйрәтте. Без аны яза алмас дип уйлаган идек. Ә Лилия Халяфовна өйрәтте! Кулыннан тотып, тырышып. Эшенә нык җаваплы карый торган, яхшы күңелле, шул ук вакытта шактый таләпчән укытучы ул. Без аңа нык рәхмәтлебез. Ул бала белән аерым шөгыльләнә. Ә аның дәресләреннән соң Артем белән класска керәбез. Ул анда балалар белән аралаша. Класс җитәкчебез Фәнзилә Фаидовна Камалова  шундый тәртип куйды: бер генә тапкыр да сыйныфташлары тарафыннан кырын караш тоймадык. Кимсетү дигән әйбер юк. Киресенчә, сыйныфта Артемны яраталар. Ул үзе дә кешеләрне ярата бит. Каникул вакытларында кайчан мәктәпкә барабыз инде дип кенә тора. Без “Дом творчество”га Айгөл Давис кызы Мостафинага түгәрәккә дә йөрибез әле аның белән. Пластилиннан әйберләр әвәләргә, лего җыярга ярата. Хәтта самолет җыеп, беренче урын алды. Үзенчәлекле балалар сәламәт балага караганда ныграк тырыша. Аларның тормышка ябышып алга бару инстинкты көчле. Табигать шулай көйлидер инде, – дип сөйли Аделина.

Безнең җәмгыятьтә башкалардан аерылып торган кешеләргә ( баламы ул, олы кешеме) башкача карыйлар дигән фикер яши. Әмма Аделина моның белән килешми.

–Мыскыллы карыйлар дигәнне ишеткәнем бар. Әмма үзем бер тапкыр да тоймадым. Андыйларга игътибар биреп торырга вакытым да булмагандыр бәлки. Киресенчә, тирә-яктагылар ярдәм кулы сузарга әзер,  – ди ул.

 “Эх, тегеләй булган булса, болай булган булса” дип төрле вариантларны барлаудан күптән туктаган Зәкиевлар. Дөресме, ялгышмы – гомер йомгагы шушы тормыш сукмагыннан киткән инде. Язмышларын кабул иткән алар. 7 ел арендалап яшәгәннән соң, Вадимның картәтисе һәм әти-әниләре ярдәме белән фатирлы булганнар. Әни кеше үзе машинада йөри. Кайда чакыру килә, Артемны шунда алып барырга тырыша. Ни дисәң дә, реабилитацияләр үз нәтиҗәсен бирә. Йөрткән белән йөртмәгән бер түгел.

Кызганычка каршы, былтыр булганына өстәп, Артемга яңа диагноз да куйганнар  – саңгыраулык. Баланың ишетү сәләте торган саен кими...

–Алда ни буласын белмибез. Табиблар бу уңайдан да артык өметләндерми. Ләкин без һәрвакыттагыча өметебезне өзмибез.  Дөрес, ал хыялларга гына бирелеп утырырга кирәкмәгәнен дә бик яхшы беләбез. Бүген Артем белән кул ишәрәләре белән сөйләшергә өйрәнә башладык. Газиз балабызга булган мәхәббәт теләсә нинди кыенлыклардан да көчлерәк.

 Без гаеплеләрне эзләмибез, ә бөтен игътибарыбызны һәм көчебезне киләчәккә юнәлтәбез. Һәр көнебезне улларыбызга көчлерәк булырга, яңалык өйрәнергә, тулы канлы тормыш белән яшәргә ярдәм итүгә багышлыйбыз. Балаларның елмаюы – безнең төп бүләгебез, ә аларның уңышы безнең иң зур шатлыгыбыз. Бергәләп барысын да җиңә алачагыбызга ышанам, –ди Аделина Зәкиева.

Эльмира Ибраһимова.

Тормышны һәм кешеләрне яратып
Тормышны һәм кешеләрне яратып
Тормышны һәм кешеләрне яратып
Тормышны һәм кешеләрне яратып
Тормышны һәм кешеләрне яратып
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас