

Ирем белән 20 елдан артык яшәдек. Һәрвакыт ал да гөл булды дип әйтә алмыйм, әмма без бергә күпне кичердек: ипотека да, аның эштән китүе дә, минем авыруым да. Улымбызны аякка бастырдык. Ул яхшы компаниягә урнашкач, ниһаять, без тыныч яши башладык. Диңгездә ял, үз машинабыз,бернинди ыгы-зыгы юк. Ниһаять, мин үземне иртәгәге көнгә ышанычлы хис итә башладым.
Һәм шул вакытта иремнең әнисе мәрхүм булды. Каенанам белән беркайчан да якын булмадык. Мин башта тырышып карадым, дөресен әйтәм. Ләкин аның холкы бик авыр иде: артык туры сүзле, әллә юри, әллә уйламыйча үпкәләтә ала иде. Гаилә хакына түздем. Күңелемнән картайгач, йомшарыр дип өметләндем. Ләкин, ни кызганыч булмады… Шунысы яхшы, без төрле фатирларда яшәдек. Бары тик бәйрәмнәргә генә күрешә идек.
Аны җирләгәннән соң иң сәере башланды. Ирем:
– Әни безгә фатирны калдырды. Кечкенә, иске, ләкин үзебезнеке диде.
–Без үз фатирыбызда яшибез бит инде. Әйдә, сатып улыбызга яхшы фатир алып бирик, –дидем. Ирем ничектер буталып калды, тиз генә сүзне икенчегә борды. Ләкин ул нәрсәнедер яшерә, дигән тойгы калды миндә. Бер атнадан соң нотариус янына киттек. Кабинетта утырабыз, нотариус васыятьне укый "фәлән-фәлән фатир фәлән-фәлән кешегә күчә" һәм өстәп куя " гомеренең ахырына кадәр бу фатирда гражданка Н. яшәү хокукы булу шарты белән”. Мин хәтта тиз генә аңламадым да. Кабатлап сорадым:
–Нинди гражданка Н.?
Ирем кинәт тартылып куйды. Ә нотариус тыныч кына аңлата:
– Биредә варислар фатирда бу хатынның яшәү хокукын тәэмин итәргә тиеш, дип күрсәтелгән.
– Нинди хатын? Безнең гаиләгә ни катнашы бар аның?
–Соңыннан аңлатырмын, –дип пышәылдады ирем. Ләкин мин аның чыраеннан моның барысын да белгәнлеген, әмма бу калкып чыкмасына өметләнгән булуын аңладым. Машинага утыру белән мин шунда ук аңа сораулар белән ташландым. Ул авырсулап куйды да, читкә борылды.
–Мин сиңа элегрәк сөйләргә теләгән идем, үзем. Ләкин гел шулай килеп чыкты... Бу... минем кызым.
Мин тораташтай катып калдым. Нинди кыз? Безнең улыбыз гына бар бит.
–Син нәрсә сөйлисең?-дим.
–Мин беренче никахтан туган кызым турында әйтәм, – диде ул акрын гына. Аңа инде егерме дүрт яшь.
Беренче никах, беренче бала... Ишеткәннәремнән башым әйләнде. Мин бит икебез дә беренче тапкыр гаилә кордык, парлап яшәргә өйрәндек. Мин шулай дип белеп яшәдем...
–Шулай дөресрәк иде бит, - диде ул тонык тавыш белән. – Без аның әнисе белән озак яшәмәдек, бик тиз аерылыштык. Беренче вакытта алимент түләдем, хәлемнән килә иде. Аннары үткәннәрне яңа тормышка алып керергә кирәкми дип уйладым. Сиңа өйләнгәч, бәйләнешләрне өздем.
– Егерме ел мин синең белән яшәп, кызың барлыгын белмәдемме?! Ире башын түбән иде. Мин сине югалтырга теләмәдем. Әгәр ул үз тормышы белән яши икән, нигә борчырга, дип уйладым. Ләкин әни васыятендә Наташаның булуын таләп итте. Ул аны үзенең оныгы дип саный.
Башымда йөз җитмеш уй буталды.
–Димәк, квартир хәзер безнең белән шушы Наташа арасында бүленә? –дидем мин чак теш арасыннан сыгып чыгарып.
–Әйе, – диде ул арыган тавыш белән. – Әнинең ихтыяры шундый.
Тирә-яктагы дөньям җимерелде төсле. Юк, уйлый күрмәгез, фатир өчен генә түгел. Әйе, ул безнең улыбыз өчен бик яхшы башлангыч булачак иде. Шуңа күрә акча ягыннан мөмкинлек булса да, икенче фатир сатып алу турында уйламадык. Ә ул мөмкинлек бүген юк дәрәҗәсендә. Наташа дигәннәре нинди бала (алай дип булса инде)? Бу хәлдә үзен ничек тотачак? Кайнанам нәрсә уйлап “маңгаем белән китереп төртте” икән бу хәлгә? Ләкин барыннан да бигрәк мине хыянәт газаплый, артымда яшерен тормыш алып барган кеше белән еллар буе яшәгәнмен булып чыга. Егерме ел буе үземне аның тормышында бердәнбер, беренче һәм соңгы мәхәббәте дип санадым. Ә аның бу вакытта читтә кызы үскән. Ирем аны үз тормышыннан тыныч кына сызып ташлаган. Ничек ул үз кызыннан шулай җиңел генә баш тарта алган? Миннән туйса, улыбыздан да баш тартыр идеме икән? Бәлки, мин рәнҗүемнән артык нык кайгырамдыр, уйланамдыр. Барысы да алай ук куркыныч түгелдер? Минем хәлдә калучылар бар микән?