

Туганлык хисләре һәм эчкерсез мәхәббәтнең чикләрне белмәве хакында бу гаилә тарихы. Иң авыр минутларда да кеше йөрәгенең бөек гамәлләргә сәләтле булуы турында...
Ильмира һәм Ильфир Ямаловлар – тыйнак һәм хезмәт сөючән гади авыл кешеләр. Икесе дә Илеш районында туып-үскән һәм язмышларын туган җирләре белән бәйләгән. Ильмира тумышы белән Аккүз авылыннан. Мәктәпне тәмамлагач, район үзәге булган Югары Яркәй авылында СПТУда пешекчегә укыган. Тормыш иптәше белән очраклы рәвештә, ахирәтенә ияреп, Иштирәк авылына кунакка кайткач танышкан ул.
–Башта Ильфир ошамады миңа. Ә мин аңа ошаганмындыр инде, эзләп, авылыбызга килде. Мин качып йөрдем. И, яшьлекнең самими күңелле чаклары, – дип елмая Ильмира Борис кызы бүген.
Егетнең тоткан җирдән өзә торган тәвәккәленә эләккән булып чыга ул. Көзен танышкан яшьләр 1997 елның март аенда кавышып, кайнана белән кайната йортында үз гаилә тарихларын яза башлаган. Беренче уллары Ильдар шунда туган. Аннан – Ирек, ике елдан соң кызлары Илина, тагын ике елдан Ирина дөньяга килгән. Шулай бер-бер артлы дүрт балага гомер биргән Ямаловлар. Район үзәк дәваханәсендә эшләгәндә декрет ялына киткән Ильмира эшкә чыгып тормаган. Яшь аралары икешәр ел гына булган балаларны карарга, кайсын мәктәпкә, кайсын балалар бакчасына йөртергә кирәк бит.
-Төпчек улыбыз Ильвирны 2015 елда таптым. Апасы белән аның арасы 12 яшь. “Тегеләре үсеп беткәндә нигә таба, нигә кирәк?” дигән сүзләр булды инде. Әмма иптәшем: “Мин кеше сүзенә карамыйм, син дә карама! Үстерербез!” - диде. Аның бу сүзләренә сөендем генә, нык итеп бәби сөясем килә иде, - ди Ильмира.
Әнә шулай 5 балалы гаилә булып китә Ямаловлар. Бу вакытта инде алар үз йортларын тергезеп башка чыккан булалар. Тупылдашып тезелеп үсеп килгән балаларының шат көлүләре белән тулган өйгә тыныч бәхет үзе кереп сыена. Гаилә башлыгы авыл хуҗалыгында шофер булып эшләп йөри, әни кеше йортны һәм балаларны карый... Ләкин язмыш аларның салмак тормышына көтелмәгән кискен үзгәреш кертә - 2016 елда фаҗигале рәвештә Ильмираның сеңлесе һәм аның ире бу дөньядан китә. Бер көн эчендә ятим калган алты баланың иң кечесенә 3 яшь кенә була... -Нык авыр булды, - дип искә ала Ильмира ул кара көннәрне. - 18,15, 9, 8, 6 һәм 3 яшьлек иде балалары. Сеңлемнең икенче никахы иде ул. Олы улы белән кызы беренче иренең балалары. Иң зурысы әтисе янына китте. Калганнарын без тәрбиягә алдык. Кадерле ул балалар миңа. Чөнки сеңелем белән бик якын идек. Төпчек улымны кесарево кисеме белән таптым, авыр булды. Өйгә кайткач, сеңелем килеп ярдәмләште. Йөгереп кенә идәннәрне юып чыгарды. Кайчан кирәк, шунда ярдәм итәргә әзер иде ул. Шуңа күрә балаларның язмышы турында сүз чыгу белән авыл халкы безгә карагандыр. Ә мин иптәшемә карадым...
Ильфир хатынының хис-кичерешләрен шунда ук аңлап ала.
-Кайсын кая таратырга песи балалары түгел бит алар, алабыз,– ди ул. Карар тиз кабул ителә. Ләкин туган балаларын кабул итү – юридик формальлек кенә түгел, ә зур җаваплылык. Бөтен тормышыңны үзгәртеп кору, төрле яшьтәге, үз холыклары, гадәтләре формалашып килгән балалар өчен күңелеңне ачып салу, аларны йөрәк яралары белән кабул итү дигән сүз.
-Ике ай буе еладылар, төннәрен йокламадылар. Ничек түзәрбез дип, үзем көн саен тышка чыгып елый идем, - дип искә ала Ильмира Борис кызы бүген.
Бу кыенлыкларның барысын да лаеклы үтә Ямаловлар. Ике оя балалары бер гаилә булып яши башлауга 10 ел вакыт узган. Кызлары Гүзәл бүгенге көндә гаиләсе белән Актаныш районы Әлим авылында яши. Дилүс армия сафларында хезмәт итә. Вилена Югары Яркәйдә училищеда укып чыккач, тагын укырга теләк белдерә һәм Минзәләгә китә. Быел соңгы курста инде. 9 сыйныф укучысы Динар мәктәпне тәмамлаганнан соң район үзәгендә белем алырга җыена. Туган авылыннан ерак китәргә теләми. Иң кече кызлары Зилина 6 класста укый.
Ильмира белән Ильфирга балалар “әни”, “әти” дип эндәшәләр. Үз әти-әниләрен, гаилә фаҗигасен дә беләләр.
Ишле гаиләнең төп көче шул бердәмлектәдер инде ул.
-Балалар кулларыннан килгәнчә хуҗалык эшләрендә булышып үсте. Әле дә мин ялга кайттым дигән, берсе эшләгәндә икенчесе кул кушырып утырган чаклары юк.Малларыбыз күп. Балалар булмаса, ул кадәр мал асрап та булмас иде. 3 савым сыерым гына бар. Көтүгә 7 баш чыгарырга дип торабыз. 80 каз, 60 үрдәк, икешәр партия бройлер чебеше алган чаклар булды. Былтыр күркәләр алып үстердек. Кайвакыт өмә итеп тазартабыз, кайвакыт кызлар белән генә.
Гаилә башлыгы бүгенге көндә Себер якларында эшләп йөри. Кызлары Илина Тимерясов исемендәге Казан инновация университеты талибәсе, читтән торып укый. Ирина гаиләсе белән Чаллыда яши. Ирек – колхозда шофер. Ә Ильдар 3 ел инде сугышта... 28 яшьлек егетнең контракт төзеп СВОга киткәнен белми дә калган әти-әнисе.
- Күп сүзләр ишеттем. Ул акча өчен кеше үтерергә киткән дияргә дә тартынмады кайберәүләр. Кеше теле сөяксез икәнен аңласаң да, сүзләре йөрәккә кадала шул... 6 ай саен ялга кайтты улыбыз. Менә монысында 9 ай була инде. Видеодан аралашып булмый хәзер. Телефоннан да бик сирәк, 2-3 минут кына сөйләшеп алабыз. Тавышын ишетсәң дә, хәл инде. Берни дә сөйләми ул миңа. Нинди гаскәрдә икәнен дә белмим хәтта. Әтисенә сөйләштерә бугай. Тик әтисе дә миңа сөйләми. Кан басымы белән интегәм, җитмәсә, шикәр чире дә бар... Заданиедан кайткач, “Әни, без чыктык, барысы да әйбәт” дип шалтырата да, күңелем тулып елыйм. “Елама, әни, кая барганыбызны белеп киттек без”, - ди. Исән йөрсен инде. Исән йөрсеннәр балакайлар барысы да, - ди олы улы өчен йөрәге янган ана.
Борчулы уйларга чумып, йоклый алмый азапланганда (ә андый чаклар Ильфир вахтага киткәч, бигрәк тә еш була) 11 яшьлек төпчек улы үзе белгән догаларны укып тынычландыра икән.
-Балаларым мәчеткә йөри, ураза тота. Иң башта олы кызым яулык бәйлисем килә, диде. Әтиләре бик риза түгел иде. Мин “үзеңнең ниятең бар икән, бәйлә”, дидем. Аның артыннан “Апа, мине дә өйрәт”,дип икенче кызым да иярде. Аларга башка туганнары да кушылды. Бик шатмын балаларымның дин юлына басуларына. Мине дә өйрәтәбез диләр. Тик әлегә эчке әзерлегем җитми микән... Бәлки, вакыты җитмәгәндер...
Әйе, һәр нәрсәнең үз вакыты бардыр. Сабыр итә белсәң, көткән сәгать җитә ул. Иң мөһиме, намус белән яшәргә һәм йөрәк кушканча эшләргә. Ә Ямаловлар гаиләсендә бу сүзләрнең чын мәгънәсен яхшы беләләр.