Барлык яңалыклар

Ялгыз картлык

Ябылган ишектән кире кереп, әбигә илле сумлык суздым. Рәхмәтләрен укый-укый кесәсенә салып калды...

Ялгыз картлык
Ялгыз картлык

Яңа ел алды мәхшәренең иң кызган мәле иде. 30 декабрьдә ике улым белән Уфаның “Ирәмәл” сәүдә үзәгенә барып чыктык. Шактый гына йөреп, арыткан иде. Шуңа күрә кайтыр якка чыкканда ишек төбендә кулын сузып торган әбигә игътибар итми диярлек үтеп киттек. Тик аның дога кылып, һәр үткән кешегә татарча изге теләкләр юллавы колакка чалынып, “эләктереп алды”.  Кием белән кая да булса эләгеп каласың бит, монда да нәкъ шулай, тик күңел белән эләктем. “Илләргә – тынычлык, патшаларга акыл бирсен”... Минем картый да (дәүәни) гел шулай дип тели иде. Ул да шундый ук какча гына гәүдәле кечкенә карчык иде бит... Ябылган ишектән кире кереп, әбигә илле сумлык суздым. Рәхмәтләрен укый-укый кесәсенә салып калды...

Тукталышта шактый озак торырга туры килде. Бәйрәм алды, карлы көн... Без трамвай көткән арада теге әби дә чыгып басты. Урысчалатып “унсигезенче” трамвайны сорады.

–Юк әле, килмәде. Без дә шуны көтәбез, – дидем үз телебездә.

Татарча эндәүшемне ишетү белән якынрак килеп басты.

–Мине дә үзең белән алырсың әле, кызым. Әллә нишләп башым әйләнеп тора бүген, –диде.

Ярар, дип баш кактым да, читтән генә үзен күзәтергә керештем. Чиста-пөхтә киенгән, хәтта медицина битлеген тартып куйган бу әбине хәер эстәргә нинди нужа чыгарып бастырды микән?

–Ерак торасызмы? –дип сүз башладым. Шул җитте. Өлкән буын кешеләре сөйләшергә иренми бит ул. 

–Юк, моннан берничә тукталыш кына үтәсе. Өем якын минем... –дип тезеп тә китте. Тик мин үземне кызыксындырган җавапны ишеткәнче трамвай килде, хәтта тиешле тукталышка да барып җиттек. Шуңа да әби:

–Балам, кыен булса да, мине капка алдына кадәр генә озатып куялмассыңмы? Әллә нигә хәлем бетте, – дигәч, каршы килмәдем.

Аны җитәкләп карлы тар сукмактан атладым. Ризасызлыклары йөзләренә чыккан улларым безнең артта иярде.

–Без бит яхшы эш эшлибез яңа ел алдыннан, – дип пышылдадым бер арада үзләренә.

Әби ишетеп калды.

–Әйе, саваптан булсын. Рәхмәтләр яусын үзегезгә,– дип теләкләрен тезәргә кереште.

“Менә килеп җиттек” дигәндә без ярымҗиргә сеңгән, кайчандыр сап-сары бүрәнәле, бүген инде караеп беткән кечкенә йортның капка төбендә туктаган идек. Әйтерсең дә вакыт арбасыннан төшеп калган йорт үзенең искелегеннән үзе оялып бөкшәйгән, ярымҗиргә сеңгән. Үткән-сүткән кешеләр текәлеп карамасын өчен тәрәзәләрен койма артына яшерергә тырыша кебек...

–Ирем бик әйбәт кеше булды, һай, бик әйбәт иде. Өрмәгән җиргә утыртмады. Чөкердәшеп кенә яшәдек без, урынкайлары оҗмахта булсын инде. Бик разый булып калдым мин аннан. Бер догамнан калдырмыйм. Ике бала үстердек. Бик итәгатьле, тәртипле үстеләр, яхшы укыдылар. Хәзер инде зур кешеләр булдылар. Чит илдә яшиләр,–дип тормышыннан канәгатьлеген яшерми, балалары белән горурланып сөйләде әбекәй.  

Балалары сирәк кайта булып чыкты. Беренчедән, ерак. Икенчедән, эшләре күп. Бизнесларын ташлап китә алмыйлар ди. Гаиләләре, балалары бар. Оныкларын әбинең телефоннан, видеосөйләшүләр аша гына күргәне бар. Татарча белмиләр. Әле менә ватсап начар эшли башлагач, сөйләшә алганнары да юк икән...

–Үзләре янына чакырмадылармы?–дим әбине кызганып.

–Чакыралар, кайтып алабыз, диләр. Ничек туган җирне ташлап, чит-ят илгә чыгып  китим инде?! Иремнең кабере шушында, шушында бик бәхетле гомерем үтте. Өйне ташлап китү юк инде ул! “Под снос” дип кенә килми торсыннар берүк. Әнә бит тирә-якта нинди биек-биек йортлар төзиләр. Түбәсен күрәм дисәң, башлар әйләнә.

Дәрәҗәле урыннарда эшләгән улларының нишләп әниләрен мондый хәер эстәү көненә калдырганнары һаман аңыма барып җитми.

–Җибәрәләр алар миңа акча, балам, уйлый күрмә, җибәрәләр. Тик үзем картадан ала белмим, ә кешегә саннарын әйтергә куркам. Мошенниклар күп бит. Аннары миңа күп кирәкми акчасы да. Утына, газына түләргә пенсиям җитә, Аллага шөкер. Шул ипи-сөтлек инде... Аннары акчасыннан да түгел, көн буена өйдә телевизорга текәлеп утырганчы, йөреп, кеше күреп кайтам. Барысы да чаба. һәммәсенә изге теләкләремне юллап торам, фәрештәләре сакласын дим. Бәлки теләп торырга кайберләренең ата-инәләре юктыр.  Бәла-казалар күп бит. Дөньясы да тыныч түгел әнә. Изге теләкләр телим барысына да. Исән йөрсеннән, сугышлар тизрәк бетсен, – диде әби. Аннары исенә төшкәндәй – Әйдәгез, чәй эчеп чыгыгыз! –дип кыстарга кереште. – Иркенләп сөйләшербез. Татар баласы булгач, сөйләшүләре рәхәт бит.

Үзенең хәтта йөзе нурланып киткән кебек булды. Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыйть”тәге Агабисе идеме соң ул?

 Тик тәкъдимен кире кактым. Үпкәләмәгәндер әби. Монда кайткач, кереп җитәм инде ул, дип, укына-укына ихатасыннан атлаган әбигә бер тын карап тордык та, кайтыр якка кузгалдык.

Минем белән бергә әбинең язмышын тыңлаган улларым сорау артыннан сорау яудырды. Ни өчен ул берүзе? Ни өчен уллары кайтмаган? Ни өчен ул аларга бармаган? Ничек Яңа елны берүзе каршылый? Ә мин бу сорауларның һәркайсына җавапны беләм дә төсле, белмим дә... Барысы да шулай, барысын да дөрес әйтте кебек әби... Тик барыбер нидер дөрес түгел иде монда, дөрес түгел иде...

Илмира Ибраһимова.

Автор: Ибрагимова Эльмира
Читайте нас