Ирем белән яратышып өйләнештек без. Кайчан ике арада күзгә күренмәс стена хасил булгандыр, белмим. Минем моңа әллә ни исем китмәде. Тик бер көнне...
Ул көнне ирем һәрвакыттагыча эштән соң кайтты. Өч яшьлек кызыбызны йоклый. Мин ваннада хуш исле күбектә җебенеп ята идем. Ишектә ачкычлар шалтырау белән кашларым җыерылды.
– Нишләп тагын соңладың? – дидем ваннада яткан килеш.
–Эш күп булды. – Вадим кереп сак кына ванна читенә утырды. –Ирина, безгә сөйләшергә кирәк... Сөенечле хәбәр түгел...
–Тагын командировкага китәсеңмени? Тагын күпмегә инде? Синнән башка җибәрер кеше юкмыни соң ул эшегездә? Әй, юктыр да шул. Синең кебек чүпрәккә аяк сөртәләр инде ул.
–Юк, командировкага китмим. Мин синнән китәм.
–Кая китәсең төнгә каршы?
–Син һаман аңламыйсың, Ирина. Илиза йоклаганда аңлашсак яхшырак булыр. Ишет мине. Мин син-нән ки-тәм. Без күптән чит кешеләр кебек яшибез. Җылылык та, аңлашу да юк безнең арада. Оляны мин өч ай элек очраттым. Кыскасы, өйдән генә түгел, мин икенче хатынга китәм.
Вадимның сүзләре миңа чак барып җитте.
–Марҗагамыни? –дип кычкырып җибәргәнемне сизми дә калдым.
–Юк, ул керәшен, –диде Вадим тыныч кына.
Марҗа ни, керәшен ни... Бу очракта моның ни аермасы да, ни кирәге бар инде?! Гаилә таркала.
Акылым белән моңа ышана алмыйча, башымны күтәреп, Вапдимга карадым. Йөзендә шаяру, көлүдән чак тыелып тору билгеләре эзләдем. Тик алар юк иде. Барысы да бик җитди.
–Ә Илиза?– Ниһаять тамагыма тыгылган төенне йотып, сүзләрне сытып диярлек чыгардым. – Ул бит синең эштән кайтканыңны чак көтеп ала. Ул бит сагыначак.
–Мин дә... Тик башкача бу гаиләдә кала алмыйм.
–Ния?
–Чөнки яратмыйсың син мине. Ә Оля ярата. Аның янында җылы, рәхәт. Ә синең яныңда өшедем мин. Җаным өшеде. Аңлыйсыңмы? Оляны очраткач кына “гаилә җылысы” дигән сүзләрнең чын мәгънәсен аңладым. Синең мәңге сытык йөзеңне, канәгатьсез кыяфәтеңне күреп ялыктым. Туйдым бу өйдән.
–Илизадан да туйдыңмы?
–Ә менә алай итмә! Син кызымны ничек яратканымны бик яхшы беләсең. Уйнама хисләр белән. Ул булмаса, мин әллә кайчан чыгып киткән булыр идем инде. Мин бит аны ташламыйм, аралашачакмын.
–Яра, ә синең өйдә юклыгыңны ничек аңлатам? Башка апа белән яшәргә булган дииме?
–Юк. Озайлы командировкага китте диярсең.
–Ни хөрмәттән мин алдашырга тиеш? – Тагын ярсу белән кычкырып җибәрдем. –Нигә әле мин аңлатырга тиеш? Син чыгып китәсең бит гаиләне ташлап! Ә мин сине бала алдында аклап торырга тиешме? Өметләнмә дә!
Мин ваннадан торып, тастымалга үрелдем дә, таеп киттем. Вадим тотып калды.
–Ипләп, егыласың бит инде. Тынычлан.
–Да пошел ты! – дип этеп җибәрдем үзен. –Коткаручы табылган. Китәргә җыенгансың икән, кит бар! Эзең булмасын!
–Юкка ярсыйсың, син үзең гаепле, –диде дә, Вадим чыкты.
Мин ваннадан чыгуга чемоданын тутырып куйган иде инде. Эндәшеп тормадым. Зал тәрәзәсе янына барып бастым да, ишек шап итеп ябылганчы борылып та карамадым. Ә Вадим чыгып китүгә диванга капланып ятып үкереп елап җибәрдем. Ул хаклы иде бит. Без чыннан да чит кешеләр кебек яши башладык. Вадимның хезмәт хакы яхшы иде, бөтен кирәгемне сатып алдым, акчада кысмады. “Декретта ятасың, өй дә җыештырмыйсың” дип битәрләмәде. Ашарга әзерләнмәгән чакларда да үзе пешереп ашый иде.
Дус кызларым еш кына “Вадимың алтын синең” дип мактый. Ә минем өчен өйрәнелгән бер әйбер кебек кенә иде ул.
Ни өчен шулай тиз суынганмындыр ирем, үзем дә белмим. Яратышып өйләнештек бит. Рәхәт иде безгә бергә. Ә аннан Илиза туды. Кечкенәдән тынгысыз булды ул. Шуңа күрә беренче планда гел кызым булды, ир арткы планга күчте. Баланы янымда йоклату җайлырак дип, уртак түшәгебезгә яткыра башладым. Өчебезгә кысык булгач, Вадим залдагы диванга күчте. Башта мин аның янына “кунакка” чыккалый идем. Ә аннан сирәкләнде. Көн буе бала белән нык арый идем. Ә Вадим мине кызгана иде. Соңгы вакытта эштә тоткарлана башлаган иде шул. Мин моңа әһәмият бирмәдем. Һәм менә нәтиҗәсе...
Көтелмәгән бу хәл башыма сыймады. Минем тормышымда мондый борылыш була алмый, бу ниндидер саташулы төштер кебек. Менә йокларга ятармын да, уянуга барысы да элеккечә булыр кебек иде. Тик булмады. Икенче көн шушы тормышның дәвамы булып чыкты... Икегнче көне дә, атнасы да, хәтта айлары да...
Вадим Олясына өйләнде. Бик бәхетле яшиләр бугай. Кызыбызны ялларга алып китәргә килгәндә күрәм бит: йөзләре нур чәчә. Илиза да әтисенә кунакка баргач, бик канәгать кайта. Ә менә кичә кечкенә “тәтелдегем” Оля апасының эче туп кебек түгәрәкләнгәнен һәм озакламый аның Илизага сеңлекәш бүләк итәчәген әйтте. Мин төн буе елап чыктым. Ахирәтләрем Вадимны онытырга, яңа тормыш белән яши башларга киңәш итәләр. Син күз ачып йомганчы икенче ир табасың, диләр. Ә миңа икенче ир кирәкми бит. Миңа Вадим кирәк!
Ирина.