“Кайгыда да, шатлыкта да гел бергә” дигән вәгъдәләрне туйда ап-ак күлмәк кигән кәләш тә, балкып торган кияү дә әйтә. Бәхете ташып торган яшьләр ул сүзләрнең эчтәлегенә әллә ни төшенеп тә тормыйлар инде, “риза, риза!” диләр. Бары тик тормыш шатлыгы белән дә, кайгысы белән дә сыный башлагач кына әлеге вәгъдәләр бар тирәнлеге белән искә төшә.
Яшьли гашыйк булып, меңнәр арасыннан бер-берсен сайлаган Лиана һәм Илдар Сәмигуллиннар да парлы тормыш китабының беренче битләрендә үк бу сорауга җавап язасыларын күз алдына да китермәгәннәр. Әмма язарга туры килгән...
Лиана Пермь крае Тюинск авылы кызы. Рус авылындагы бердәнбер татар гаиләсендә үсә ул. Мәктәпнең тәмамлагач, укуын Уфадагы Русия дәүләт социаль университетында дәвам итә. 1 курста ук булачак ире Илдар белән таныша. Яшьләрнең шунда ук сөйләшер сүзләре, уртак темалары табыла. Уфада алар йөрмәгән парклар, скверлар, кафелар калмый. Ә аннан Илдар армиягә китә. Хушлашу кичәсенә егет сөйгәнен әти-әнисе белән таныштырырга Чакмагышка алып кайта. Ул вакытта бу мөнәсәбәтләрне әллә ни җитди кабул итмәгәннәрдер. Армиягә озатып калган кызлар күп була инде ул... Тик Лиана Илдарын көтеп алган. Ә диплом алуга, 2010 елда, зурлап туй үткәреп, гаилә корып җибәрәләр.
–Без 20 ел бергә дисәк тә була инде. 18 яшьтән бирле. Мин Илдарның студент чагын да, солдат чагын да, себердә эшләп йөргән чагын да күрдем. Аннан ирем сыйфатында, улымның әтисе сыйфатында... Мин дә аның күз алдында үстем диярлек. Шуңа күрә кулга-кул тотынышып кыенлыкларны бергә үтәбез, –ди Лиана.
Ә кыенлыкларның бик җитдие әзерләнгән була алар өлешенә. 2013 елның ноябрь ахырында беренче сабыен тудырырга әзерләнә Лиана. Тулгагы башлангач, “Ашыгыч ярдәм” чакыртып, балалар тудыру йортына баруга иртә әле дип кире боралар. Кайтып китәргә туры килә. Авыртуга түзәр хәле калмагач, ире белән яңадан китәләр. Бу юлы аны кабул итәләр. Тик сызланудан интеккән яшь хатынга тиешле игътибар булмый. “Бер син генә түгел”, янәсе. Ахырдан баланың дөрес ятмавын һәм кесерево кисеме ясарга туры киләчәген әйтәләр. Анестезиолог гомум наркозга караганда эпидураль анестезия яхшырак дип шуны ясарга тәкъдим итә. Әле беренче генә баласын үзе табарга әзерләнгән тәҗрибәсез яшь хатын ризалаша. Хәер, табиблар әйткәнгә барыбыз да ышанабыз инде. Умыртка сөяге янына берничә укол кадыйлар да операцияне башлыйлар. Тик Лиана скальпельнең эчен кисеп үтүен тоеп ала. Бу хакта әйтүгә битлек кидереп, гомум наркоз да бирәләр. Палатада уянганда яшь ана аякларын тоймый. “Иртәгә йөри башлаячаксың” дип тынычландыралар аны. Әмма икенче көнгә, киресенчә, аның хәле начарлана, бөтен тәне калтырана. МРТ төшергәч, умыртка сөягендә гематома барлыгы ачыклана. Нарасыен күкрәгенә кысып имезә дә алмаган ананың уенда ул вакытта улы гына була. Операция алдыннан янына кергән иренә: “Зинһар, Камилебезне ташлый күрмә!” дип пышылдый. Хәле көннән көн начарлана, кан китә, сепсис башлана... Гомере кыл өстендә торган яшь хатынны Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсенә күчерәләр. Якыннары шалтыратып, хәлен сорагач: “Бүгенге төнне исән чыкса, яшәячәк. Хәлиткеч сәгатьләр бара”,– дип җаваплый табиблар.
–Ул төнне мин үзе хәтерләмим, ләкин туганнарым мәңге оныта алмас. Таң атканда кайнанамны “Ашыгыч ярдәм” машинасы алып киткән... Иремә дә табиблар ярдәме кирәк булган...
Лиана ике атна реанимациядә була, аннан дүрт ай дәваханәдә ятарга туры килә. Палатага чыгарган көннән башлап Илдары һәрвакыт аның янында була.
–Өйләнешкәч, өч ел авырга уза алмадым бит мин. Шулкадәр нык көттек улыбызны. Чиксез зур шатлыкка әзерләндек: коляска, бөтен кирәк-ярагын, биләүләрен сатып алдык. Уфада фатир арендалап яши идек. Аны бөртекләп тазартып чыктык. Идәндәге коверларга кадәр авылга алып кайтып юдык! Һәм табибның бер хатасы бөтен тормышыбызның өстен аска китерде. Баштагы мәлдә стресс безне сындырды диярлек. Мине карар өчен ирем эшеннән китте. Ике атна палатада икәүләп сүзсез генә еладык. Сөйләшмәдек, еладык кына. Ә аннан бер көнне Илдар: “ Булды, җитәр. Бу яхшылыкка илтмәячәк. Мин сиңа еларга рөхсәт итмим,” – диде. Әле дә ул минем елаганны яратмый. “Бик нык еласың килә икән, ела, ләкин мин моны күрергә дә, белергә дә тиеш түгел”, ди. Шуннан соң без икебез дә үзебезне кулга алдык. Энергиябезне икенче юнәлешкә – яшәүгә, тормышны җыйлауга күчердек. Әгәр ул шулай дип әйтмәгән булса, белмим, стресс, депрессия нәрсәгә әйләнер иде икән...–дип искә ала ул авыр көннәрне Лиана.
Ел ярым кечкенә Камил Лиананың әти-әнисендә тәрбияләнә.
Ә ир белән хатын өметләнеп, бер табибтан икенчесенә, бер дәваханәдән икенчесенә йөри. Бер халык табибы, бер күрәзәче, бер им-томчы калмый. Кеше кайгысында да акча эшләргә торган күпме кеше барлыгын үз күзләре белән күрәләр алар.
Шулай арлы-бирле сугылып йөргәндә танышлары аша Екатеринбургта хаклы ялдагы хәрби табиб барылын белеп алалар. Зур өметләр баглап аңа китәләр. Ә табиб Лиананың аякларын карый да бөтен өметләрен чәлпәрәмә китереп: “Нигә килдегез монда? Син бит берни дә сизмисең. Мин сиңа ярдәм итә алмыйм. Сиңа беркем дә ярдәм итә алмаячак. Вакыт әрәм итеп йөрмәгез. Инвалид калганыңны таны һәм кабул ит”, – ди.
–Өстебезгә бозлы су койдылармыни?! Әмма бу чынбарлык иде. Һәм без аны танырга мәҗбүр булдык. Буш өметләр белән күпме акчабызны, күпме вакытыбызны әрәм иттек. Ә бу вакытта улыбыз безсез үсте...
Сабыен тудырганның икенче көнендә бер генә тапкыр күрә Лиана. Аннан 4 айдан соң гына кулына ала. Дәваханәдән чыгу белән туп-туры аның янына ашыга. Тик “кеше таный” башлаган кечкенә малай әнисен ятсынып еларга керешә.
-Ул көнне искә төшерсәм әле дә йөрәкләрем өшеп китә. Улым миннән ятсынып елый, балам танымый дип мин елыйм, ирем елый... Безне кызганып әни елый... Иң авыры андый елашулар кат-кат кабатланды. Чөнки чак өйрәнә башлаган баланы калдырып китәбез дә, аякка басу юлларын эзләп, тагын 1-2 айга югалабыз. Екатеринбург табибы сүзләреннән соң уянып киткәндәй булдык. Тормыш читтән узып бара бит... Улыбызны яныбызга алып, үзебез тәрбияләргә, тулы гаилә булып яшәргә карар кылдык. Җиңелрәк булыр дип, Чакмагышка Илдарның әти-әнисе янына күчендек. Камилгә яшь ярым иде. Ул туганнан бирле янында күргән минем әти-әнигә нык ияләшкән. Алар аның гаиләсе иде, ә без чит апа белән абый кебек... Яныбызга алгач, Камил көчле стресс кичерде. Әниләргә дә нык авыр булды. Беренче тапкыр алар ике атналык баланы кулларына тоттыргач, нишләргә белми еласа, икенчесендә Камилне алып киткәч, елады. Мине генә түгел, бөтенебезне дә сынады язмыш...-дип күз яшьләре аша искә ала Лиана.
Дәвалаучы табиблар елына икешәр тапкыр реабилитация үтәргә кирәклеген әйтә. Гаиләнең матди мөмкинлеге булмагач, шушы хәлгә төшергән дәваханәне судка бирергә мәҗбүр булалар. Гаҗәп, ләкин ак халатлыларны үз гаебен танытыр өчен бик озак дәгъвалашып йөрергә туры килә. Тикшерүләр исбатлагач та, гаепләрен тану түгел, гафу дә сорамыйлар...
Ул көннәр дә Сәмигуллиннар өчен артта калган. Ун елдан артык вакыт үткән бит. Бүген тормышлары бер җайга салынган аларның. Һәр уңышы белән сөенедереп, шатлыклары һәм горурлыклары булган уллары Камил үсеп килә.
–Ирем мине бөтен хәлгә читтән карарга өйрәтте. Аңа кадәр берәрсе шундый хәлдә ирең сине шулай тәрбияләячәк дисә, кычкырып кына көләр идем. Ул минем өчен бөтенләй икенче яктан ачылды. Гел янымда булды. Ниндидер җылы сүз әйтер, кочаклап утырыр иде. Шуңа да “Ирем ташлап китәр инде” дип борчылмадым, күңел түрендә аның гел янымда булачагына ышаныч ныклы иде, –ди Лиана. – Шулай да хатын-кыз булгач, андый уйлар бөтенләй кермәде дип тә әйтә алмыйм. Улыбызны минем әти-әни яныннан алып, аның әти-әнисе янына Чакмагышка күченгәч, Илдар эшкә чыкты. Менә шунда курка башладым. Ул минем янда гына утырмаячак, халык арасына чыга. Анда үз-үзен караган чибәр хатын-кызлар күп. Ә мин инвалид арбасында, җитмәсә йөкле вакытта бик нык тазарган идем (55 килограммнан 70кә җиттем!), стресс аркасында битемне сыткылар басты... Менә шунда нидер эшләргә кирәклеген аңладым. Ирем эшкә киткәч, коляскадан диванга күчеп утыра идем. (Ә ул вакытта бу минем өчен зур батырлык, чөнки нык авыр бирелә иде.) Диваннан идәнгә шуып төшәм дә кулларны өскә сузып ятып, идән буйлап бер стенадан икенче стенага тәгәрим. Шул рәвешле мин артык авырлыктан котылырга тырыштым. Диетага да утырдым. Кефир белән карабодай гына ашап тордым. Нәтиҗәдә, артык авырлыкны ташладым, үз гәүдәмә кайттым. Чәчемне элеккечә прическа ясатып кистердем. Һәм... көзгедә үземне таныдым! Көзгегә карарга рәхәт була башлады. Ул ел ярым эчендә миңа карарлык түгел иде бит. Ирем миңа ничек карагандыр?! Ир-атларга барыбер янында матур, үз-үзен тәрбияләгән хатын-кыз кирәк бит. Төрле хәлдә дә, хәтта инвалид арбасында да.
Мин тышка сирәк чыгам, күбрәк өйдә. Әмма көн саен иртән торгач, зарядка эшлим. Битемне чистартам, бизәнәм. Кешеләр белән күрешмәсәм дә, мине ирем белән улым күрә. Мин алар өчен тырышам. Көн саен тәмле ашлар пешереп, кайтуларын көтеп алам. Өйдә чисталык, пөхтәлекне саклыйм. Улыбыз боларның барысын да күрә. Киләчәктә ул да гаилә учагының җылысын саклый алырлык хатын-кыз очратып, матур гаилә корсын иде. Әтисе белән безнең үрнәктә тормыш кыенлыклары гаиләне таркатуга сәбәп түгеллеген аңлап үсәр дип уйлыйбыз.
Ел саен Камилнең туган көненә Илдар белән Лиана ике яктан да әти-әниләрен, якын туганнарын чакыра.
–Әти-әниләребез, энеләрем, сеңелем, Илдарның апасы – һәркайсы безнең бүгенге тормышыбызның фундаментына үз кирпечен салды, үз өлешен кертте. Һәркайсы! Аларның зур ярдәме тимәсә, менә бүген булганнар булмас иде. Гомеребезнең ахырына кадәр аларга рәхмәтле булачакбыз.
Әйе, ир белән хатын гына түгел, туйда ике нәсел кушылып барлыкка килгән зур гаилә әгъзалары да шатлыкта да, кайгыда да бергә булса гына, язмышның ачы җилләреннән ышыкланыр калкан хасил буладыр ул.
Эльмира Ибраһимова.