Барлык яңалыклар

Көтә-көтә керде гомер кышларына...

“Гомер йомгагым сүтелеп бетеп килә инде. Алда калганын еллап түгел, айлап, бәлки хәтта атналап кына саныйсы калгандыр... Кем белә?.. Шул гомернең башы әткәемне сугыштан көтү белән башланып киткән иде. Ахыры да улымны сугыштан көтү белән бәйле. И-и-и-и, бу гомеркәйләр! Шул бер гомер эчендә без күргәннәр!..”-ди Илеш районы Дөмәй авылында яшәүче Зөләйха  Гомәрова.

Көтә-көтә керде гомер кышларына...
Көтә-көтә керде гомер кышларына...

“Гомер йомгагым сүтелеп бетеп килә инде. Алда калганын еллап түгел, айлап, бәлки хәтта атналап кына саныйсы калгандыр... Кем белә?.. Шул гомернең башы әткәемне сугыштан көтү белән башланып киткән иде. Ахыры да улымны сугыштан көтү белән бәйле. И-и-и-и, бу гомеркәйләр! Шул бер гомер эчендә без күргәннәр!..”

Илеш районы Дөмәй авылында яшәүче Зөләйха Мөхәммәтзакир кызы Гомәрова 1933 елның 11 февралендә туган. Дөресрәге, шулай дип яздырганнар. Ә чынлыкта 1932 елның декабрь аенда якты дөньяга килгән ул. Якты өметләр белән... Тик балачагы дәһшәтле сугыш чорына туры килгән. Әтисе Мөхәммәтзакир 41нең сентябрендә сугышка киткәндә Зөләйхага 8 яшь кенә була, ә иң кече туганына нибары 7 ай. Әнисе Якутелҗинан 3 баласын кочаклап калган.

-“Кызым, син инәң урынына каласың, инәң минем урынга. Туганнарыңны кара” дип китте әткәй. 41нең көзендә китте, ә 1942 елда “хәбәрсез югалды” дигән хәбәре килде. Бер генә хат язып өлгерде әткәй. “Киендерделәр, сугышка керергә торабыз. Сугышлар бик каты бара. Исән калырбызмы, белмим” дип язган иде. Инәкәй кергән бер кешегә шул хатны укытты. Гомере буе көтте ул аны. “Атагыз кайтса, сезне танымас та инде, зур үстегез” ди торган иде... Бәлки әсирлектәдер, бәлки берәр якта яшәп ятадыр, җае чыккач, кайтыр дип, 96 яшендә кадәр көтте... Кайтмады. Эзләп-эзләп карасак та, каберен дә тапмадык, - дип хәтер йомгагын сүтә ул.

Озата бармагыз, кыен булыр дисә дә, әтисен колхоз идарәсе ишек төбенә кадәр озата барып, ат арбасына утырып кузгалганда борылып карый-карый киткән әтисенең сыны гомере буе күз алдында тора аның.

Әнисе таңнан алып кара төнгә кадәр колхоз эшендә булганлыктан өйдәге бөтен эш, кечкенә туганнарын карау үзе дә бала гына булган Зөләйха иңенә төшә.

Моңа кадәр дә ике ятим кавышудан туган гаилә бик авырлык белән очын очка ялгаган була. Сугыш елларында тормыш көтү тагын да авырлаша. Өстенә кияргә киеме булмаганлыктан мәктәпкә дә ара-тирә генә йөри кыз.

-Укырга кергәндә ике класс идек без. Аннан бергә калдык. Классташлар күп үлде. Ә безне чирдән дә, ач үлемнән дә сыерыбыз саклап калды. Кан чире өйгә кермәде. Ә авылда халык күп кырылды ул зәхмәттән.“Кичә 29 иде, бүген 30 кеше үлде” дип сөйләшкәннәре истә. Кабергә дүртәр-бишәр кешене куйдылар. Инәкәй бригадир кушуы буенча кеше юып, озатып йөрде. Аннан ишеткәнмендер инде. Хәйдаргали абзыйның сугыштан кайтуга дүрт баласы белән хатыны үлгән иде. Фронтовикны күрәбез дип баргач, рюкзагын читкә салып, күтәрмә төбендә елап утырганы әле дә күз алдында. Бикле калган өйләр күп булды ул чакта...

Асравы авыр булса да, карап торганнар шул сыер була. Кышкылыкка аңа бәләкәй арба белән печән әзерләп ташу, ихатага өеп куеп Зөләйха белән сеңлесе Гөлфанира иң җаваплы эше була. Сирәк булса да, май язып базарга онга алмашкач, кәлҗәмәгә шул онны кушып пешерә әниләре. Әнә шул боламык иң тәмле бәйрәм сыенә әйләнә. Яз җитүгә урманга, яланга чыгып китә халык. Бөтен кеше дә җыйгач, үләне дә калмаган хәтта.

Сугыш бетәр алдыннан өйләре ишелеп төшәр хәлгә җиткәч, фронтовик гаиләсен ферма йортына күчерәләр.

-Фермасы да хәерче булгандыр инде аның. Берничәгә бүленгән йорт иде инде ул. Шуның бер ягында - утызлаган бәрән, икенчесендә 12 бәрәне белән чучка ята. Түрдәге ягында без - 3 бала. Инәкәй эштә.

Бөек Җиңү көнен мәктәптә карышлаган ул. Элек имтиханнарны сынау дип йөрткәннәр. Нәкъ шул сынау биргән көн булган. Авыл өстеннән очып үткән самолет һәр кеше тилмереп көткән хәбәр язылган листовкалар ташлаган - “Сугыш бетте! Без җиңдек!”

-Дәрестән чыгып йөгердек! Кое яныннан, болыннан шул листовкаларны җыеп алып кайттык. Линейкага тезеп сөйләделәр, котладылар. Һәм мин яңа өметләр белән әткәәйне көтә башладым. Авылга кайткан фронтовикларны күрергә барган саен инәкәйнең җиңеннән тартып, әткәйне күрмәдеңме икән, сора әле, дип тинтерәтә идем...

Сугыш тәмамлану гына җиңел тормыш башлану дигән сүз булмый шул... 5 классны укыгач, Зөләйха әнисе янында фермада эшли башлый. Мәктәпкә ник бармыйсың, укымыйсың дигән кеше булмый аңа...

-Өч нәрсә үзәкләребезгә үтте: ачлык, ялангачлык һәм салкын. Аякка да, өскә дә юк. Инәкәйгә җиңгәчәсе бирнә итеп биреп җибәргән 4 тәрәзә пәрдәсе бар иде. Ул шуларны яулык итеп бәйләде. Сүс җегерләдек, киндер суктык. И, авыр иде аның эшкәйләре! Тарманы сугасың бит инде, аннан талкыйсың... Үсмер көче җитми...Киндер күлмәкләр чыдам иде чыдамлыгын. Ике күлмәгең булып, алмашалап кисәң, 5-6 елга җитә. Иңсәләре генә ертылып чыга иде көянтә белән су ташыганда ышкылып...

Сугыш беткәч, авылда гуманитар ярдәм тараттылар. Германиядән киемнәр төяп җибәргәннәр икән диделәр. Өчебезгә өч әйбер бирделәр. Миңа көрән төстәге итәк. Матур шундый, үзе яхшы, чүп тә иярми, тузмый да. Гөлфаридага -сарафан, Җәмигънурга футболка бирделәр. И, шуңа сөенүебез!

Хәзерге яшьләрне бер генә көн киндер суктырырга кирәк иде дим мин. Әйберкәйләрнең кадере юк бит! Чүплеккә барсаң кат-кат киенеп кайтырга була! Ә без киемсез, әйберсез интектек... “Хәерченең оны булса, салырга савыты юк” ди торган иде инәкәй. Әле дә хәтердә, язын дус кызым белән борчакка бардык. Басуга орлык итеп чәчкәнне җыябыз. Аз булса да, ризык бит. Мин чикмән кигәнмен, ә ул - тун. Башка киеме булмагач... Аның төреп кенә йөртә торган кансир калае (консерва) бар иде. “Туймазы дигән җирдә шушы савытлар урамда ята икән. Их, шунда барып, шуларны җыеп алып кайтсаң икән!” дип сөйләшәбез...

Әниләренә премия итеп биргән кәҗәне сатып, туганнарының ярдәме белән зур булмаган өй алып, ферма йортыннан китәләр алар. Тик фермада эшләү дәвам итә. Башта сарык карый Зөләйха апа. Үзе сарыкларны көтә, үзе сава. Сарык сөтен брынза эшләргә районга тапшыралар. 50нче елларга кадәр фермада савымчылыкта йөри ул. Ә аннан урман кисәргә җибәрәләр...

-Күпме тырышсак та, туйганчы ашый алган юк иде. “Инәкәеңнең пенсиясенә карап ятма, үзең акча эшлә” дип, Караидел районына эшкә яздылар. 18ем тулмаган иде әле анда. Шуңа башта урманга кертмәделәр. 3 ай укыттылар, агач егарга, дөрес ботарга өйрәттеләр. 18 яшь тулгач, кистек инде агачын да. 1 ел йөрдем ул эштә. Пермь өлкәсе белән безнең төбәкнең кышкы чорга эшче бирүгә килешүе бар иде бугай. Аның саны да булгандыр инде, колхоз саен 3 кеше җыйдылар. Мине дә яздылар. Анда әткәйле кешеләр бармый иде... Безнең ише ятимнәрне эткәләп-төрткәләү иде инде... 1 ел Караиделдә, 3 ел Молотовта эшләдем.

1955 елны 22 яшьлек Зөләйха авылдаш егете Мулланур Гомәровка кияүгә чыга. Бер елдан уллары Мосавир туа, тагын бер елдан Ринур... Аннан Илнур, Дамир... Дүрт елга дүрт малайга гомер бирә ул. Ә барлыгы Гомәровлар 6 ул һәм 1 кыз үстерәләр. Кечкенәдән чигеп, челтәр бәйләп өйрәнгән Зөләйха апа палас та суга, бәйләгән оекбаш-бияләйләренең саны-чуты да булмый. Җитмәүчелек, кием-салым юк елларда аяклы машинасы ярдәмгә килә. Балалары гына түгел, оныклары да ул күз нурларын түгеп, күңел җылысын кушып бәйләгән, теккән әйберләрне киеп үсә. Бүгенге көндә Зөләйха апаның 14 оныгы,12 оныкачы бар. Алмаш-тилмәш кайта алар авылдагы кечкенә йортка.

Кызганычка каршы, ачы югалтулар да төшә өлешенә. Тормыш иптәше Мулланур белән тигез картлык насыйп булмый. 2016 елда фаҗигале рәвештә Ринур улы китеп бара. Ә өч елдан яман чир төпчеге Рифне алып китә... Әле менә көн саен СВОдагы улы Дамир өчен ут йотып яши.

- 13 ел улларымны хәрби хезмәттән көттем (Ринур моряк иде, 3 ел хезмәт итте ул). Алар армиядә чакта Афганы да булды, башкасы да... Берсе кайтты, икенчесе китте... Инде менә Дамирымның сугышта йөрүенә ике ел ярым булды. Берүк исән йөрсен. Һәммәсе исән булсын! Бала кайгыларыннан да ачы кайгы юк бу дөньяда.

Минем гомер көннән көн азая. Алда күпме калганын белеп булмый. Тик шул гомер ахырында “СВО бетте, тынычлык урнашты” дигәнне ишетсәм, улым кайтканны күрсәм ярар иде, дип кенә телим, -ди Өченче дәрәҗә “Ана даны” ордены кавалеры, хезмәт ветераны Зөләйха Гомәрова.

Автор фотосы

Көтә-көтә керде гомер кышларына...
Көтә-көтә керде гомер кышларына...
Автор: Ибрагимова Эльмира
Читайте нас