Барлык яңалыклар

Бәхет кенә теләп

Мәдинә шәһәрдә туып үсте. Аның авылның нинди булуын, анда кешеләрнең ничек яшәвен киноларда гына күргәне булгандыр...

Бәхет кенә теләп
Бәхет кенә теләп

Мәдинә шәһәрдә туып үсте. Аның авылның нинди булуын, анда кешеләрнең ничек яшәвен киноларда гына күргәне булгандыр. Әти-әниләре яхшы эшләрдә эшли, яхшы фатирда яшиләр. Елына бер диңгез буена ял итәргә баралар. Кыскасы, хәлле кешеләрнең бәхетле кызчыгы иде ул. Әмир исә “икенче дөнья” кешесе. Авыл җирендә чират җиткәч, көтү көтеп, тирес чыгарып, бакча утап үсте. Аның ял итәргә кунакка баруы - күрше авылда яшәгән нәнәләренә бару иде. Анда да бот күтәреп ятмый, ә йорт-кура тирәсендә кулыннан килгәнчә ярдәмләшә. Шушы ике өйгә бердәнбер ир заты иде ул. Кызганычка каршы, картәтисе иртә вафат булган. Ә әтисен бөтенләй белми. Әнисе белән язылышып та тормаганнар. Әмир әнисенең генә улы иде. Шулай булуына карамастан, ике хатын-кыз - әнисе һәм нәнәсе- аңа бар йөрәк җылысын биреп, тәрбияләп үстергәннәр. Икесе дә укытучы булгач, Әмирнең мәктәптә яхшы билгеләргә генә укуы табигый күренеш кебек кабул ителде. Аны бер олимпиадалардан да калдырмадылар. Әнә шуның аркасында хәлле кешеләрнең балалары гына укый торган университетка барып эләкте дә инде ул. Һәм беренече көнне үк диярлек

Мәдинәне күреп гашыйк булды. Саф хисләргә бит аңа синең акчаң да, социаль статусың да мөһим түгел. Тик яшьләр өчен генә шулай иде шул.

Ә Мәдинәнең әтисе-әнисе Әмирнең яхшы кеше булуын күрсә дә, аның ныклы гаилә төзергә сәләтле булуына шикләнделәр. Тормышында әти кеше үрнәге булмагач, егет үз балаларына нинди әти була алсын?Кызларына нәрсә бирсен? Нинди киләчәк көтә аларны?

Университетны тәмамлар алдыннан әти-әнисе Мәдинәне күптәнге дусларының улы Дамир белән таныштырдылар. Ә диплом алгач, бергә чит илгә сәяхәт бүләк иттеләр. Имин гаиләдән булган, абруйлы эше әзер торган Дамир идеаль партия иде алар фикеренчә. Сөйгәненең телефоны җавап бирмәгәч, фатирына эзләп килгән Әмиргә дә: “Мәдинә белән Дамир никахлашты, ширбәт ае үткәрергә сәяхәткә китте”,- диделәр.

Сәяхәт вакытында яңа дустына шактый ияләшеп кайткан Мәдинәгә исә Әмирнең саубуллашырга килүен, Себер якларын ачыгып китүен хәбәр итәләр. Озак та үтми, ике яктан да әти-әниләренең басымы астында яшьләр чынлап та никах укытып, зур туй ясап өйләнешә.

Ләкин аларның никахы уңышлы булмый. Әти-әнисе хисабына яшәгән һәм үз-үзен үстерүгә омтылмаган Дамир эшкә дә, гаилә тормышына да яраксыз булып чыга. Аның бар уе төнге клубларда кәеф-сафа коруга кайтып кала. Мәдинә үзен ялгыз һәм бәхетсез итеп тоя, тик тормышын ничек үзгәртергә белми. Шул рәвешле ун ел гомерен уздыра ул.

Ә бер көнне көтмәгәндә-уйламаганда Әмирне очрата. Әти-әнисе тарафыннан “өметсез” дип табылган егет уңышлы карьера төзеп, яхшы гына офиста эшләп йөри. Укыган шәһәренә эшләре буенча килгән һәм очраклы рәвештә Мәдинә ашап утырган кафега тамак ялгарга кергән булып чыга.

Алар шактый озак сөйләшәләр, үткәннәрен искә төшерәләр. Мәдинә үзенең ничек ялгышуын, никахта ничек бәхетсез булуын шунда ап-ачык аңлый. Әмир дә күзләре боек булса да, элеккечә чибәр бу хатын-кызның күңеленә шундый якын һәм кадерле булуын аңлый. Юк, элеккечә хисләр тоймый ул аңа карата. Аның бүген яраткан хатыны, уртак мәхәббәт җимешләре - балалары бар. Нәрсә-нәрсә, ә тормыш юлдашы итеп сайлаган хатын-кызга ныклы терәк булырга, балаларыңа үрнәк, таяныч булырга кирәклеген ул кечкенәдән аңлап үсә. Ныклы гаилә төзергә үз-үзенә ант иткән һәм шул антына тугры калачак. Бу очрашу аңа үзенең дөрес юлда булуын исбатлый. Язмыш аларга мөмкинлек бирә — үткәннәрне кабул итү һәм алга таба хәрәкәт итү мөмкинлеге. Ихлас күңелдән Мәдинәгә яңа тормыш башларга киңәш итә ул. Хәтта яхшы бер танышының буйдак булуын, өйләнергә теләвен дә сер итеп кенә әйтеп сала.

-Барысы да үзеңнән тора. Уйла! - дип хушлаша ул тәүге мәхәббәте белән. Озак уйлана торгач, әти-әнисенең “аһ-ваһ”ына карамыйча Дамир белән аерылышырга һәм яңа тормыш башларга көч таба ул.

Кайвакыт безне көчлерәк һәм акыллырак булырга өйрәтүче киңәшләрне кем бирәчәген белмибез шул.

Фото: 

 

dzen.ru

 

Автор: Ибрагимова Эльмира
Читайте нас