Барлык яңалыклар

Әгъдәл НИЗАЕВ. КӘРИМӘ-КАТЕРИНА

  Кәримә әби юрганы өстеннән кыз чакта киеп туздырган иске пальтосын да (күптәнге киеме булса да истәлек өчен саклап тора иде ул аны) ябынып ятуына карамастан,  арка үзәге һәм аяк очлары  өшүгә менә ничәнче мәртәбә инде уянып китте.

Әгъдәл НИЗАЕВ. КӘРИМӘ-КАТЕРИНА
Әгъдәл НИЗАЕВ. КӘРИМӘ-КАТЕРИНА

  Таң атарга байтак вакыт бар иде әле. Менә шулай уяна да  уйланып ята-ята  арып, үзе дә сизмәстән яңадан йоклап китә ул. Шуңа тизрәк таң атуын тели. Яктырса, торып өендә берәр эш табып, вакыт үтүен онытып тора. Тик тәрәзәләрдән үтеп түшәмдә чагылган тулган ай яктысы гына караңгылык пәрдәсен ертып, өй эчендәге урындыкларга, ап-ак итеп агартылган мичкә, стена буена эленгән киемнәргә төшә һәм аның карт күңеленә ялгызлык шомы салып тора. Үзенең ялгыз яшәвен исенә төшерсә Кәримә әбинең күпне күргән, күпне кичергән карт йөрәге сыкрый башлый. Соңгы елларда, әллә картаюы җитте, әллә бик күп уйлануданмы ялгыз яшәүнең авырлыгын исенә еш төшерә. Күрше-күлән дә сөйләшергә кереп утырса, шул ялгызлыгын сүз арасына кыстырмыйча калмыйлар. Нигә ул кирәктер инде. Болай ул үзен һич кенә дә ятим итеп тоймый. Укучы мәктәп балалары җәйдән үк йортындагы утынын кисеп, ярып, ышык урынга тутырып куйдылар. Яз җитсә, тагын күршеләре, бала-чага бакчасына бәрәңгесен чәчеп, җәй булса, бакчада бер чүп үләне тотмыйлар. Көз җитсә, күмәкләшеп килеп бәрәңге, яшелчәне  казып алалар да, базлыйлар да. Атна саен әле берсе, әле икенчесе әзер мунчага чакыралар. Авылдашлар аш-су мәҗлесләреннән дә калдырмый. Барысы да аны якын итеп тора. Олылап, хөрмәтлиләр.

   Юк, Кәримә әбиегез ялгыз түгел лә . Оныгы Тимур да хәлен белеп, кирәк нәрсәләр белән гел ярдәмләшә.

Олыгайса, кешенең йокысы кача, диләр. Кәримә әби дә моны сизә. Кышкы  озын төннәрне  күзләрен  йоммыйча үткәргән чаклары да бар. Андый минутларда  күңеле  әллә ниләр уйлап бетерә. Быел кышы да бик зәһәр  килде шул. Менә айдан артык инде салкынлык утыз-кырык градуска җитә. Кайбер көннәрдә уздырыбрак та  җибәргәли. Анау каһәр суккан  Гитлер мәлгуне безнең илгә сугыш башлаган елны шундый суыклар булган иде. Әй, салкыны гынамы соң, ул еллардагы хәсрәтләр, башкача  дошманыңа да килә күрмәсен.

 Шулай уйланып, ул  әкерен генә өстен ачты һәм, карават читенә тотынып, торып утырды. Эх, картлык нишләтә, иелгән чакларда бил сөякләре шытырдап, үзләренең кайдалыгын искә төшереп кенә тора. Булды яшь чаклары Кәримә әбиегезнең, әлегедәй иске ат арбасы  кебек  шыгырдап тормый иде аның сөякләре, тыгыз тәнле, зифа каен кебек сылу, күңеленә ошамаган егетләр кулыннан балыктай җитез генә ычкына торган кыз иде. Җырларга, биергә дигәндә авылда аңа чыкканнар булмады. Тик хәзер генә кузгалырга гайрәте  җитми тора. Бик авырлык белән гәүдәсен йөртә. Күзләренең көче дә  нык кимеде. Ә уңы хәзер бөтенләй аз күрә башлады.

Ул караватыннан төшеп,  өстәлдәге калын пыялалы күзлеген алып киде. Узган ел җәй  оныгы Тимур Уфага  алып барып, табибларга күрсәтте. Ләкин бер төрле дә ярдәм итәлмәделәр. Күрү дигәне яхшырмады, шул көе калды. Аның урынына табибләр яңа күзлек алырга язу биреп кайтардылар. Шуны кулына алып, киеп җибәрсә, дөньялар яктырып киткәндәй була инде.

Аннан соң урындыкка элеп куйган, кәҗә мамыгыннан, читләрен телләр белән бизәкләп, үзе бәйләгән шәлен алып, иңенә салды, өстәлендәге  җиз самовырының кичтән калган көлен учак алдына илтеп какты. Капкачын ачып, ике чүмеч су салды да,   утын агачларыннан кичә ясаган чыраларга ут кабызып, торбасына төшерде. Кызгылт ут телләренең торба эчендәге йока агач чыраларын ашыга-ашыга ялап, өскә үрмәләүләрен күргәч, өченче көн генә мәктәп укучылары самовырга яраклы итеп кискән агач кисәкләрен сайлап түбән төшерде. Күп тә үтмәде, торба эчендәге шакмаклар чытырдап яна башлады. Учакка  сузылган калай торбадан челтәрләнгән, бер-берсен узарга теләгәндәй ашыгучы ялкын телләре ялтырап күренде. Бераздан салкынча өй эчен җанландырып, җиз самовыры «гөж»ли дә башлады. Газ плитасында чәйнүктә кайнатылган су белән чәй эчәргә әллә нигә яратып бетерми ул. Үзенең яшь чагындагы шушы җиз самовырында кайнатылганын артыграк күрүчән. Яулыгын артка бәйләп, мәтрүшкә кушып пешерелгән Һинд чәен эчсә, бөтен авырлыклар онытыла, күңеле күтәрелә. Шуңа да самовыр чәен ярата төшә Кәримә әбиегез.

*    *    *

Менә әле, иртән торып, күтәрмәгә чыгып басса,  шаклар катырлык! Урамга чыга торган юлны төнге  буран кар белән күмеп, тигезләп киткән. Бар донья ап-ак. Әйтерсең лә, ак келәм ябылган. Кәримә әби йомшак карга тездән бата-бата абзарына барып, сарыкларына әзрәк печән салды. Алар ята торган урыннардагы искергән саламны кулы белән кабарткалап, кайбер җирен бераз тигезләп куйды да, мүкләк кәҗәсенең сөтен савып алды. Казларына бодай  бөртеге салып, ашаганнарын бераз карап та торды.  Шуннан соң өй чоланыннан фанера кадаклап ясалган агач көрәген алып чыгып, төнге суык катырган карны  ике якка таба ыргытып, абзарына   сукмак сала башлады. Башта көрәге белән карны бәләкәй-бәләкәй шакмакларга кискәләде. Аннан берәмләп арырак ташлады. Карның асларын кисеп тормыйча да көрәккә эләктерергә мөмкин. Өске каттагыдан җиңелрәк тә сыман. Эшли-эшли Кәримә әби башта  шәлен чиште, аннан куфайка төймәләрен ычкындырды.

Сараена, халык сөйләгәндәй,  тычкан сукмагыдай гына юл салып туктаганда укытучы  Сания малайлар, кызлар ияртеп килеп тә җитте. Укучларның берсе килеп, Кәримә әбинең кулыннан көрәген алды.

 – Кая үзебез көрәп ташлыйк әле, әбекәй!– диде дә кайсы көрәк, кайсы себерке тоткан иптәшләрен чакырды.

 – Кәримә әби, өегезгә, җылыга  кереп торыгыз.– диде  икенчесе.

Һии башланды ихатада эш. Яшьләрнең көче бөтенләй башкачарак шул. Көрәкләренә күз иярми. Буран уйнап тора диярсең. Укучыларның берничәсе сарайга таба юлны киңәйтеп, тазартты. Калганнары урам яктагы юлны ачты. Балаларның эше төгәлләнгәндә җиз самовыр капкач тишекләреннән эссе пар бөркеп, эштә шактый арыган укучыларны көтеп утыра иде.

Кайнар чәйдән соң балалар, өй хуҗасына рәхмәт әйтеп, өйләренә таралышты.

      Китәр алдыннан Сания өйгә кереп, мич стенасының төрле җирен кулы белән тоткалап карады. Кәримә әбинең янынарак утырып,  хәл-әхвәлен сорашып торды.

– Өең бик җылы түгел, тышка чыгып кергәндә калынрак киенеп йөре. Ягулыгың бардыр бит. Тышта салкынрак булса, мичеңә күбрәк як. Бетсә, ярдәм итәрләр әле, –дип киңәш бирде ул Кәримә әбинең аркасыннан сөеп .

 –Быел,  үз исәбем буенча, ягулыгым язга кадәр җитәргә тиеш иде дә, нишләп куяр тагын? – диде Кәримә карчык уйланыбрак.

–Ә Тимурың ярдәмләшәме?– дип Сания әбинең шәһәрдә яшәгән оныгы турында  кызыксынуын белдерде.

  –Һи, балакаем, әле дә шул оныгым Тимур китергәнне  ягам инде. Җәйгә исән-сау чыксак,  өемә кирпечтән  өч як сугып, газ кертергә уйлыйбыз. Шуңа кадәр түзәргә туры килер инде. Хәзер авылда барлык өйләргә дә шул газ дигәннәрен кертү бетеп бара, диләр бит. Балалар: «Быелга   кышкылыкка гына булса да үзебезнең янга бар, әни. Киләсе елда инде газ кертербез»,– дип әллә ничә кайттылар. Үз өемнән кыш торырга анда бара буламмы соң!  Ягарга гына кайтарыгыз дидем.   

    Монда, ичмасам, көн дә бер мәртәбә, Оксанам, янына хәл белергә барам. Кабере янына басып, уйлана-уйлана аның белән сөйләшкән сыман булам. Үзен күрмәсәм дә кабере янына утырып, анда куелган фоторәсеменә карап, эчләр  бушаганчы аның белән сөйләшкәндәй хис итәм. Күңелем тынычланып, йөрәгем җылынгандай була. Үләр алдыннан: «Тимурым шушында тәүләп тәпи басты, шушында үсте. Күрәсең, мин дә шушындагы туфракта калам. Син дә китмә, әни. Тимурым үзеңне  ярдәменнән ташламас! Аның әтисе шушы якныкы, улым аны эзләп тапсын, күрешсеннәр»,– дип әллә ничә мәртәбә әйтеп калдырды.

     Кәримә әби соңгы сүзләрен  яшь нәни баласын кулына тотып, төшкән хәрби киемле хатынның стенага матурлап элеп куелган фоторәсеменә карап сөйләде. Җыерчыклы бите буйлап, аккан күз яшьләрен  яулык почмагы белән сөртте дә сүзен дәвам итте:

     – Фронттан кайткач,  тагын да бераз яши алмады шул, газиз бәбкәем. Җиләк кебек чакта каһәр суккан сугыш яралары аның гомерен өзде. Тимурының әтисен төрле җирләргә хатлар язып, үтенечләр җибәреп, эзләтеп караса да, табалмады.  Менә ни өчен дип шәһәргә китмим, кызым. Олыгайдым инде, күреп торасың, шәһәрдә үлеп, Оксанама биргән вәгъдәмне бозармын, дип куркам. Бәлки фронтта очрашкан ирен күрермен. Аңа да, күрешергә Ходай насыйп иткән булса, сөйләсе сүзләрем, бирәсе киңәшләрем дә байтак кына.

*    *     *

–Ансына гына бер сүзем дә юк.– дип килеште  әбекәй сөйләгәнне тын гына, күңеле тулып тыңлагач Сания.– Кышкы чор бит. Халыкта грипп чире таралган чак

  –Кайгыртуың өчен рәхмәт инде. Әмма безнең буын кешеләре кар-буранга  чыдам, ачлыкка, ялангачлыкка түзем булды. Мондый гына салкыннарга бирешмәскә тиешбез,–диде Кәримә әби.– Эш кешеләрен борчып йөрү бер дә килешмәс сыман. Кул-аяклар йөреп торганда, читтә яшәсәләр дә  балаларым ярдәм итеп торганда халык өстенә салынуны өнәп бетермим. Үз көчең белән яшәргә кирәк.  

  – Алай дип үзеңне онытырга ярамый әле. Хуҗалыктан ягарга бирүләрен сорарга кирәк, Кәримә әби, синең кебек күп эшләгән пенсионерларга ягулык белән еш  ярдәм итәләр бит. Аннан инде  күзләрең дә начаррак күрә түгелме соң?– дип карчыкның исенә төшерде Сания.– Ниндирәк дарулар кулланасың? Мин иртәгә район үзәгенә семинарга барам. Монда булмаганнарын, аннан табып кайтарып бирермен.

Сания кесәсеннән бер блокнот алып, ниндирәк дарулар кирәклеген язып алды.

– Менә бит, үзең анда ук йөри алмыйсың. Яшь чагың түгел, Кәримә әбекәй,–диде Сания карчыкны  аркасыннан сөеп. –Яшең елдан-ел арта,  көчең кими бара.

 – Әйе шул, кызым. Олыгайган саен, сәламәтлек  какшый,   организм картайган агач кебек йомшара бара икән.

 – Син яшьлектә җимертеп эшләгән кеше, барысы да белеп тора, сорасаң, ярдәмнәрен кызганмаслар.

 – Белмим шул, былтыр шулай кәҗәмә дип аз гына салам китерүләрен үтенгән идем. «Хуҗалыкта әлеге вакытта эшләп торганнарга да илтеп бирәлмибез әле. Үзең бар да ал. Синең белән сөйләшеп торырга вакытыбыз да юк»,– дип кырт кына кисте хуҗа кеше. Әллә инде бик мәшәкатьле чакларына туры килдем. Рәисебезне әйтәм, болай бик усал кешегә дә охшамаган. Ничек яшәвем турында да сорашып тормады. Утырган бүлмәсеннән миңа чыгарга кушты да телефонына тотынды. Шуннан бирле әйбер сорап идарә бинасына барырга күңелем тартмый. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламас әле.

     

*    *    *

–Даа, олылар шулайрак булучан шул, сеңлем,  кеше киңәшен тотучан түгелләр бит. Алар үзләренекен тукыйлар да тора,–диде Сания янында туктап.– Картлар өчен менә дигән йорт салдырдык, шунда яшәргә килми бит. Нигезенә теше-тырнагы белән ябешкән, – дип  сукранды да  иртәгә ягулык хәстәрләп җибәрергә вәгъдә итте. Аннан болай дип өстәде: «Яңадан янына барырга туры килсә, әйт үзенә, бетә дип куркып тормасын. Бетсә, тагын җибәрербез.Ул Бөек Ватан сугышы башлангач, эвакуация елларында Украина якларыннан монда китерелгән гаиләләрдән берәү. Бик уңган, эшчән булган, диләр аның турында».

                                             

*    *   *

   Райондагы сукырлар җәмгыятенең яңа  рәисе  Тимерхан Ходаяров эшкә килгәндә секретарь кыз өстәл артында әле китерелгән  гәзит-журналлар, хатларны карап утыра иде.

 – Нәрсә язалар?– дип сорады  секретареннан, аның инде  иртүк бүлмәгә кереп утыруын һәм гәзит-журналлар белән  танышуын күрмәсә дә сизеп тора иде. Хәлилә моңа күптән күнеккән. Яңалыклар белән алдан таныша да, Ходаяров килеп, кармалана-кармалана барып, өстәл артына куелган урындыкка утыруга укыганнары турында сөйли башлый.

  Ходаяров үзе Бөек Ватан сугышыннан яраланып, тома сукыр кайтты. Шулай да язмыш куйган сынау алдында   һич тә бөгелеп төшмәде ул, яшәү дәверендә каршы килгән авырлыклар алдында  бирешмәде. Йортында  мәшәкатьне   кулыннан килгән кадәр аткару, мал карап, яшелчә үстерү белән чикләнмичә,  җәмгыять өчен кирәк булган җәмәгать эшләрендә  актив кына катнаша башлады.Халык арасында агитатор да булды. Шахмат-шашка уеннарында, хәтта ярышларда да катнашты. Кулыннан килгәнне искә алып, шактый гына ерак авылларга барып, күрү сәләте буенча инвалидлар янында булып, тормыш хәлләрен белергә, кирәккәндә урындагы власть җитәкчеләре белән сөйләшеп, матди һәм әхлакый ярдәм күрсәтергә киңәшләрне дә биргәләделәр. Дөрес, ул юлга ялгыз гына чыгып китмәде. Хатыны, бушрак чакта балаларының яки туганнарының берсен ияртеп йөрде. Урыннарга баргач, проблемалы хәлләр турында үзе сөйләште. Нинди генә эш кушсалар да аяк өсте булганда авырсынмады. «Ярар»,– диде дә шундук юлга чыкты. Барган урыннарда җәмәгать оешмасы әгъзаларының шикаятьләрен тикшерде, кирәк урыннарда тиешле ярдәмен оештырды. Аның нинди генә эшне дә  үти алуын күреп, үткән хисап сайлау җыелышында рәис итеп сайлап та куйдылар үзен. Эш урынына Тимерханны кызы яки хатыны илтеп куя. Килгән гаризаларны секретаре Хәлилә укый, языу-сызу эшләрен дә ул үти.

  Ходаяров биргән сорауга, язу өстәле артына кереп утыргач, Хәлилә җавап бирде. 

         – Бүген район гәзите килгән иде. Шуны укып утырам. Кызыклы хәлләр, күп кенә яңалыклар бар. Менә күрше районда күзләре начаррак күргән Кәримә исемле пенсиядәге ялгыз әбигә  тимурчы укучы балалар  ярдәме итүләре турында язганнар. Ул әби безнең сукырлар җәмгыятендә әгъза булып тора. Аңа оешмабыз исеменнән дә  акчалата ярдәм күрсәткәнебез бар. Бик ипле карчык. Колхоз идарәсе   ашлыгын, ягулыгын, салам-мазарын да биргәләп тора. Монда аның балалары турында да  язганнар әле.   Кызы Оксана  сугышта батырларча катнашкан икән.  Фашистларны Туган илебездән куганда Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән. Бик яхшы снайпер булган дип язалар аның турында. Фронтта алган җәрәхәтләре нык җәфа чиктергәндер. Кайткач, шул яраларыннан авырып вафат булган,– диде секретарь кыз гәзитне читкәрәк куеп.

  –Алай икәәән,– дип сузды Ходаяров,  гәзит укылып, Хәлиләнең сүзе тәмамлангач. Шуннан ул, терсәкләре белән өстәлгә таянып, күзләренә бәйләнгән ап-ак марляны бармаклары белән капшап, тавыш-тынсыз бераз уйланып утырды. Ул нигәдер  күзләренә башка  сукырлар кебек кара күзлек кими иде. Әлегедәй ак марля гына бәйләп йөрде, аны еш кына яңага  алыштырды. Менә ул башын күтәрде. Кулына эзләнеп каләм алды да каршында  яткан дәфтәр битен бармаклары белән сыйпап, өске өлешенә «Оксана» дип язып куйды. Шул исемне берничә мәртәбә кат-кат күңеленнән кабатлады. «Бигрәк таныш исем»,– дип уйлады Тимерхан. Ул белгән Оксанамы, әллә берәр бүтәнме? Ходаяровка таныш та, алай гына түгел, бик тә якын һәм үз булган, еш кына төшләренә кереп, бар тынычлыгын югалткан кызмы? Бу якларга каян һәм нинди язмышлар китерергә мөмкин аны? Шактый гына уйлап утырганнан соң: «Юк, булмас, ул түгелдер. Нишләп ул монда, бөтенләй чит якларга, килеп урнашсын»,–дип көлемсерәп куйды.  Шуннан һәрвакыт үзе янында йөртә торган  папкасын кулына алып, нидер  эзләргә тотында. Аның озак кына уйланып утырганнан соң, кинәт кенә җиңелчә  елмайганын күреп Хәлилә сорамый калалмады:

  –Нигә елмаясыз, Ходаяров агай?

Секретарьнең көйле тавыш белән биргән бу соравы Ходаяровны сискәндереп җибәрде.

 – Юк. Болай гына, Хәлилә сеңлем. Бер зыян да юк.

Ул тынып калды. Әмма Оксана  исеме күңеленнән һаман китмәде.

   – Кара әле, Хәлилә сеңлем, каян килеп чыккан безнең якларга ул Оксана дигән исемле кыз? Андый исемнәр, минем хәтерем ялгышмаса, китап-гәзитләрдән укыганда, гадәттә украин кызларында очрый торган иде. Ә бу безнең якларда бөтенләй ят исем.

  – Хәер, алар яшәгән авылга сезнең барганыгыз юк бит әле. Бу турыда белмәскә дә мөмкин,– диде Хәлилә, алдында таралып яткан гәзитләрне бер урынга җыеп куйганда.–Ул авыл күрше район белән безнеке арасындагы чиктәрәк урнашкан. Сигез милләт дус яши торган бәләкәй генә авыл дияргә ярый. Колхоз идарәсе булган авыл аннан бер километр чамасы гына. Якын дияргә кирәк. Анда,  сугыш башланган елларда дошман чигебезне бозып кергәч, эвакуацияләнеп килгән украин, немец һәм башка милләт халыклары килеп утырды. Шуннан бирле татар, башкорт һәм башка милләт халыклары бертугандай булып яши. Бик тату үзләре. Чит милләтләр дә димәссең, бер-берсе өчен үлеп торалар. Яшьләренең күбесе исемнәрен дә  татар-башкортныкын алып бетереп бара. Өйләнешкәндә дә нинди милләттән булуга игътибар итмиләр. Менә шунда яши Кәримә әбиебез.

  –Хәзер әби Кәримә, ә кызы Оксана булып киткәнме? Оныклары бармы,  ничек яшиләр икән? – дип кызыксынды Тимерхан.

  –Менә анысының сәбәбен ачык кына итеп әйтә алмыйм инде, Ходаяров абый.– диде Хәлилә.

  –Ул колхоз якларына телефон  элемтәсе ничек икән? Сорашып кара әле, сеңелем.– дип кушты Ходаяров.

Секретаренең  шунда ук: «Юк, кичәге көчле җилдә элемтә өзелгән,– дигән җавабын ишеткәч, ул уйга калды. Аннан тагын кызга эндәште:

–Безнең, әгәр хәтерем ялгышмаса, шул хуҗалыктагы бер иптәшкә матди ярдәм бирү   каралган иде. Анда бу хактагы язу җибәрелдеме икән?

 –Бүген  почтага илтеп салам, документлары әзер,–диде Хәлилә, үзенең инде күптән җибәрелергә тиеш ярдәмне озагракка сузуыннан оялып кызарып.

    –Ярар, алайса,– дип Тимерхан Фәйзиевич аягүрә басты һәм костюм төймәләрен каптырды.– Командировкага бүген үк юллама яз.Үзем шул якларга барып кайтам. Кәримә әби янында да булырмын.  Башка эшләр дә бар. Юл өстендәге колхоз җитәкчесе Биктимеров янында да булырга кирәк. Шул янвалид Вәлиәхмәт агайның төзелә башлаган өен һаман тәмамлый алмый бит әле. Һаман, эш тыгызлыгына сылтанып, сузып килә. Бик әз генә калды да бит, халыктан оят. Галимә карчыкның саламы беткән, диләр. Бригадирын үзем күреп булса да сөйләшеп карыйм әле. Ничек яшәгәне белән дә кызыксынырмын. Балалары кайтып йөри микән?

 Хәлилә күзләрен зур ачып, аңа карады.

– Бүген үк шул якларга бармакчысызмы, Ходаяров агай?

– Әйе, озакка сузарга бер дә ярамый. Читтән ярдәм көтеп, кайгырып ятмасыннар. Андый чакта  уйламаганда килгән ярдәм, я булмаса бер җылы сүз кешенең күңелен күтәрә, авыруы җиңеләя, сеңелем.

 –Буранлап тора  бит.

Ходаяров үзенекен исбатларга ашыкты:

 –Һии, сеңлем, салкын дип җылыда кул кушырып утырып буламыни. Безне шундый вакытларда ярдәм итәр дип сайлаганнар да. Кайчан да булса бер барыбер анда барып килергә туры киләчәк бит. Безгә сугышта  ни моның ише салкыннарны җиңәргә туры килде. Бик ачысын да, төчесен дә татыдык. Суыгында туңдык, әмма бирешмәдек. Кулдан коралны һич төшермәдек. Ябырылып каршыбызга килгән дошманны туктаттык. Соңрак ерткычны үз өненә куып керткән кебек, үз иленә чигендереп, бирелергә мәҗбүр иттек. Менә шулай, сеңлем.

 – Сезне кем озата барачак, мин әзерләнимме яки башка кешегез бармы?– дигән сорауны гына бирде.

Ходаяровның андый командировкаларга я хатыны, яки үсеп җиткән улы яки кызы белән дә йөрештергәләгәнен белә иде. Алар булмаса, Хәлилә һәрвакытта да әзер тора.

 –Кызымны үзем белән алачакмын, аларның каникулы башланган чор. Кешеләр белән ничек эшләргә кирәклеген өйрәнә торсын.–диде Ходаяров.

  

*    *     *

  Ходаяровның бу хуҗалыкка нинди эш белән килеп чыгуын белгәч, гаҗәпләнүчеләр дә булды.

 – Көннәр бераз җылыткач килсәгез дә мәсьәләне хәл итеп булыр иде.–дигән булды идарә рәисе Хикмәтов.

 –Телефоннан әйтсәгез дә бик тиз үзебез эшләп ташлар идек,–диделәр янындагы ярдәмчеләренең кайберләре. 

   –Әллә агай-энеңнең берәр кеме булып чыктымы?–дип сорамыйча булдыра алмады Хикмәтов, шул кадәре ераклыктан бирегә килгән Ходаяровның җавап бирергә ашыкмавын күргәч. Ул гомерендә кардәш-ырулары өчен нәрсә булса да сорап йөрүчеләрне дә күп күрде. Ләкин үзенә ярдәм сорардай сукыр кешенең кем өчендер юллап йөрүен күз алдына да китергәне юк иде. – Бәлки ул карчыкның үзен генә монда китертергә кирәктер, иптәш Ходаяров, ә?

Ходаяров: «Юк!»– дигәнне аңлатып баш чайкагач, Хикмәтов башкача  артык сорашып тормады. Ерактан юлда очраган транспортка утырып монда килгән кешенең башын сораулар белән  әйләндерәсе килмәде. Болай да аңлашыла, ниндидер бик мөһим бер эш белән килгәндер. Кирәксә, үзе сөйләр әле. Шулай булды да.

    – Сукырлар җәмгыятенең әгъзасы ул. Андыйларның хатын без бер дә җавапсыз калдыра алмыйбыз. Кирәксә, матди ярдәм дә күрсәткәлибез. Йортын күрәсе, үзенең ничек яшәве белән танышасы килә иде. Ни әйтсәң дә аның белән утырып, сөйләшкән юк бит әле.

  –Үзегез теләгәч, алай да була.

 

    –Менә аның йорты,– дип коймалары берничә урыннан ауган, өенең түбәсендәге берничә шиферы ватылып түбән төшкән, иске мал абзарының берьяк стенасы менә-менә җимерелергә торган ихата турында шофер, машинасын туктатып, кабинадан чыкты. Башкалар да аңа иярде.

–Даа, ремонт сорый бу йорт,–диде Хикмәтов үзенә - үзе. Шуннан соң янындагы урынбасарына борылды.–Былтыр җәй бер идарә утырышында шушы өй түбәсен калай белән алмаштыру турында сүз  булган иде түгелме соң?

  – Аннан да мөһимрәк эшләр бар әле,–дип кичектерә  килдегез. Аннан соң төзелеш материалы булмады

 – Вот черт. Эш белән йөреп бөтенләй истән дә чыккан бит, ә...–дип рәис уң кулы белән һавада дуга ясады.    

   –Ә-ә-ә, Бәхтияр улыммыни, узыгыз әйдә. Тегесе кем соң, күзен бәйләгәне диюем, урындык бирегез. Басып тормасын, урын җитәрлек өебездә. Әнә урындыклар,– дип Кәримә әби ияге белән стена буена ымлады.

  Керүчеләр урындыкларга утырыштылар.

 – Сезнең хатыгыз буенча килгән ул, –диде  авыл Советы башкарма комитеты рәисе Гыйлемхан Ихласов.

 – Юк, балакайларым, мин яздырмадым бу хатны,–дип  кулын селтәде карчык. Шуннан мич алдына барып, җиз самовыр торбасындагы күмерне чуен чүлмәккә какты да, капкачын ачып, эченә су салды.–Кунаклар килгән. Ә мин, башсыз, сүз белән сыйлыйм үзегезне. Хәзер «ә» дигәнче кайнап чыга ул.

  – Нигә язганнардыр, кирәкмәс иде, балакайлар. Сездә безнең кайгымыни? Башка эшегез дә бетмәгән бит.

  –Ничек булса да дөрес язылган, әбекәй,–дип Гыйлемхан аңа якынлашып утырды.– Әллә каты авырып киттегезме? Хәлегез юкка охшаган?

  • –Картлык сорап килми бит ул.
  • –Ие шул. Яшь чакның кадерен белегез.

Ул арада Кәримә карчыкның самовыры кайнап чыкты.

Карчыкның хәлен белергә килүчеләр табынга утырудан кыенсыныбрак торсалар да, олы кешегә хөрмәт йөзеннән, өстәлне урап, барсы да ак  бәлүдәләрдәге йомырыларны кулларына алды.

Салкын Кәримә карчыкны урынга яткырган булса да, хәл белергә килүчеләр  белән уен-көлке сөйләшә-сөйләшә чәй эчкәндә беразга тукталып торды. Карчык алар килгәннән бирле хәсрәтен сөйләргә ашыкмады. Ара-тирә кызык сүзләр дә әйткәләде. Хәленнән килгән кадәр аларга  шат күренергә тырышты. Аңа карап: «Нык карчык, сер бирмәскә тырыша, молодец! Ничә еллар колхозда тир түккән кешене үзебез генә онытканбыз»,– дип берчә сокланды, берчә борчылды  Хикмәтов җыйнак өй эченә күз салып.

Ул башын күтәреп,  Ихласовка карады. Авыл Советы рәисе кесә блокнотына ашыгып нидер яза иде. Тирән сырлар беленеп торган киң  маңгаенда тир бөрчекләре ялтырый. Менә ул башын күтәрде. Низамов белән икесенең күз карашлары очрашты, үзләре дә сизмәстән Тимерханга  борылып карадылар. Билгесез караңгылыкка текәлеп баккандай  тын гына нидер уйланып утырган Ходаяров алдында кыенсынып, икесе дә башларын түбән иде. Алар үзләрен карчыкның бүгенге хәле өчен аның алдында гаепле итеп тойды бу минутларда.

Тимерханны икенче сорау борчый иде. Карчык Оксана исемен  телгә алды түгелме соң? Менә ничә еллар  аның күңеленнән чыкмый бу исем, зифа буйлы, кыскартылган чөм-кара чәчле, ни кушсалар шуны бик төгәл үти торган җитез кыз сыны аның күз алдыннан киткәне бик аз. Тагын Оксана исеме телгә алынды. «Һәй, монау зур булмаган башкорт авылында нишләп инде украин кызы булсын»,–дип уйлады Ходаяров. Салкын идәндә өши башлаган аякларын бер-берсенә бәргәләп алды. Ул хакта уйламаска тырышса да агач стенаны берничә урыннан тотып-тотып карагач:

–Өеңә газ белән җылыту системасы кертеп булмагандыр инде,– дип кенә куйды.

  • –Булмады шул. Өч як стена сугылса, кертергә мөмкин дә ул,–дип акланырга ашыкты Ихласов. Бәхтияргә тагын уңайсыз булып куйды.
  • –Җәйгә чыгу белән ансын ничек тә хәл итәрбез,– диде Ходаяровка ишетелерлек итеп.

Тимерханның күңеле тынычлана алмады. Хикмәтовлар карчыкның хәл-әхвәле турында тагын кайбер нәрсәләрне сорашып, киләчәктә нинди ярдәм кирәксә дә булышырга тырышачакларын ышандырганда Тимерхан исенә төшкән яңа соравын бирмичә түзә алмаячагын аңлады. Сөйләшү  тынган арада ул Кәримә әбигә эндәште.

  • –Нинди Оксана исемен телгә алдыгыз, әбекәй?–дип сорады ул, карчыкның үзен тыңларга әзер булуын сизгәч.
  • –Бәй, үз кызым, Оксанам турында әйттем.
  • –Эмм... Кәримә әби, ничек була инде бу? Кызыңда украин исеме... ә сездә безнең исемнәрдән берсе.

Тимерхан соравын әйтеп бетерә алмады, Кәримә карчык кеткелдәп көлеп алды.

  • –Белмәгән кешеләр кайчак шулай гаҗәпләнәләр инде. Үземнең чын исемем Катерина. Бу якларга килгәч, авыл халкы үзләренчә Кәримә әби дип йөртә, һәй, исемдәмени хикмәт.
  • –Кызыгызның улы юк идеме?
  • –Бар, Тимур исемле. Мин Николай дип кушарга киңәш иткән идем дә Оксана Тимур дип яздырды.
  • Карчык белән Тимерханның сөйләшкәнен игътибар белән тыңлап торганнар кинәт аларга кушылдылар.
  • –Нигә алай килеп чыкты соң? Сезне тыңламаган икән, ә? Николай да ямьсез исем булмаган бит?!
  • Катерина әби янә кеткелдәп көлде:
  • –Һии, балакайлар, яшьләрнекен белмәссең инде. Аның тарихы үткән сугыш вакыйгалары белән дә бераз бәйле шул. Кызым фронтта бер лейтенант белән танышкан. Бик якын дус булганнар. Дуслык күп вакыт яшьләр арасында мәхәббәткә дә әйләнүчән бит. Нишлисең, язмышка каршы килеп буламыни? Ике яшь йөрәк бер-берсен яратышкан, күрәсең. Менә шул мәхәббәт җимеше дә инде Тимур бәбкәм. Оксана яралангач, тылдагы хәрби госпитальга озатканда шул командир лейтенант: «Малай туса, Тимур, дип кушарсың. Минем исемгә якынрак булыр», –дигән. Оксанам вәгъдәсен үтәде.
  • –Кызың сугышта баштарак санитарка булып хезмәт иткән, соңрак радист, әйеме? Фронттан кайтканда бик каты яралы идеме? Җитди карашлы, һәр эшкә өлгерергә тырышучы, кешелекле, чибәр генә кыз иде ул, Катерина Васильевна, әйеме? Снайперга да укыды.

Барысының да карашы  Тимерханның ап-ак марля бәйләнгән йөзенә, сөйләгәндә дулкынланудан җиңелчә дерелдәгән иренле матур авызына төбәлде...

«Боларның барсын да каян белә ул? Нинди язмыш аларны бергә очраштырды икән? Әллә берәр кешедән ишетеп калганмы? Кемнәр аңа минем кызым турында ачык итеп сөйләгән?  Кызым Оксана турында бик дөресен әйтә түгелме соң?»– дип уйлады  карчык.

Ул түзмәде, күзләрен ак марля белән бәйләгән кешегә карап, сөйләп алды:

–Әйе, әйткәннәрең бик хак килә, балакай. Шул яралары сызлаудан  ныклап мантый алмады инде  ул, балакай,– диде Катерина әбекәй, тамагына утырган ниндидер төеннән көч-хәл белән котылып.

Тимерхан ашыга-ашыга урыныннан торды. Калтыранган кулларын алга сузып, карчыкның ягымлы тавышы килгән якка таба абына-сөрлегә атлады.

  • –Катерина Васильевна әбекәем,  сезнең  кызыгыз мине ике үлемнән алып калды бит.  Әй, аның турында сорашып, кайларга гына язмадым да, кемнәргә язып белешмәдем. Менә кайда яшәгән ул. Минем янымда булган, ә мин аны ераклардан эзләдем.  Архивлардан  адресын җибәрүне дә үтендем. Кайдалыгын ачык кына әйтә алмадылар. Элек яшәгән урыныгыздан «аларны сугыш башланган елларны моннан көнчыгышка таба эвакуацияләделәр» дигән язу гына җибәрделәр.

 Ул Катерина карчыкны кочаклап алды. Битләреннән үпте. Бармаклары белән аның чал чәчләрен, җыерчыклы битләрен сыпырды, җылы куллары белән сөйде. Кан тамырлары калыккан ябык кулларын кат-кат үпте.

  • –Шушы куллар Оксананы кыю һәм акыллы итеп тәрбияләп үстергән.  Әнисе аңа батыр йөрәк биргән, җан керткән,–дип пышылдап кына сөйләнде бүген  Ходаяров Катерина Васильевнаның башын күкрәгенә кысып.–Мин аның алдында башымны ияргә тиеш.

Шулай диде дә Тимерхан Фәйзиевич карчыкның алдына тезләнеп, күлмәк итәкләрен кат-кат үпте. Бу хәлне күзәтеп торучыларның күзләрендә яшь тамчылары ялтырады.

  • –Иии, кадерле балакаем, –дип Кәримә-Катерина карчык та аның кулларыннан, сугыш авырлыгы иртә агарткан чәчләреннән сөйде.– Минем кызым белән сугышта бергә йөрдегезмени?

Тимерхан Фәйзиевич аның янына утырды. Иркенләп бер тын алды да сөйли башлады.

 –Бер ротада хезмәт иттек. Польшаны азат итеп, Германия җиренә кергәч, безгә, унике кешегә, төнге караңгылыктан файдаланып, ут сызыгы аша үтәргә һәм бер биеклеккә урнашып, ныгып алырга да дошманның хәрәкәте турында рация аша үзебезнекеләргә хәбәр итеп торырга боерык бирелде. Ут сызыгы аша безнең группа үткәндә күрше роталар дошманның игътибарын үзләренә юнәлттерү максатында алдаткыч ут ачтылар. Без шуннан файдаланып, билгеләнгән урынга,  тавыш-тынсыз гына, югалтуларсыз, тиз барып җиттек. Сезнең кызыгыз кыю Оксана да  безнең белән иде. Бу юлы ул рация аша  командование белән элемтә тотты. Оксана баштарак безнең янда санитарка  иде. Соңрак кыска сроклы радистлар курсында укыгач, тагын безнең янга җибәрделәр. Аның белән аерылмаслык итеп дуслашып киттек.

    Өйдәгеләр Ходаяров сөйләгәнне тын да алмый диярлек тыңлап утырды.

    –Бик күп кешеләрнең гомерен саклап калды, сезнең кызыгыз, Катерина Васильевна,–дип тәмамлады  сүзен Ходаяров.– Оксананы да, мине дә шунда ук иптәшләр тылдагы  хәрби госпитальгә озаттылар. Аерылышканда без бәйләнешне югалтмаска, хатлар язышырга сүз куештык. Мин аның бу яраларыннан  сәламәтләнеп, аякка басуына, улын тудырып, яши алачагына ышандым. Моңа аның көче, ихтыяры  җитүен күңелем сизенде. Госпитальдән савыгып чыкканда Оксананың хатлары кесәмдә калмаган иде. Кемдер алгандырмы, белмим. Шулай итеп, элемтә өзелде.

Өйдә тирән тынлык урнашты. Катерина әби яшьләнгән күзләрен башына бәйләгән ап-ак яулыгы белән озак сөртте. Менә Ходаяров башын күтәрде, сөйләүдән туктап, нидер сорарга, тагын нидер әйтергә теләвен, ләкин сүзләр таба алмавын күңеле белән сизенә иде. Катерина карчык аңа ярдәмгә ашыкты.

–Син, улыкаем, Оксананың  баласын  тудыра алуын беләсең киләдер инде, сизеп торам?

Тимерхан күзен бәйләгән ак марлясын  үзенә җайлы итеп бераз төзәтебрәк куйды да:

–Әйе, Катерина Васильевна, үзегез дә сизеп торасыз икән?– диде.

Әбекәй бераз нидер уйланып торды да, Тимерханның кулларыннан тотып,  сөйләп китте.

–Ул бәбәен үз өебездә таба алмады. Район үзәгендәге дәваханәгә алып киттеләр. Шунда  бик тә матур, теремек кенә малай тудырды. Авылга кайткач, бәләкәчкә Тимур исемен куштык. Искиткеч  чибәр малай булып үсте ул. Бәхетле генә булсын инде. Хәрби хезмәттән кайткач, төшкән иде.–Катерина әби стенадагы рамга куелган фотоны алып, Тимерханның кулына салды.– «Әтисен күрергә насыйп булса, аңа бирерсез. Бу нәкъ әтисе үзе инде, ике тамчы су кебек.Хәтта сул як каш өстендә кечкенә миңе дә бар».–диде кызым. Мин аны сезгә бүләк итәм, улым. Бу Оксанамның соңгы васыяте.

Катерина Васильевна, йокы бүлмәсендәге  сандыгын ачып, Ходаяровка бер папка сузды.

–Болары сине эзләп, төрле җирләргә язган хатлары, арада

Үтенечләренең күчермәләре бар. Кызыксына калсаң,алып

   берәрсеннән укытырсың.–дип Тимерхан кулына тоттырды.

Ходаяров, хатлар салынган папканы берничә секунд күкрәгенә кысып торгач, кат-кат үпте дә, сак кына яшел сумкасына салып куйды.

– Синең инде хәзер Тимурның кайдалыгын да беләсең килер, балакаем.–дип тагын сүз башлады карчык.–Ул гаиләсе белән  Уфада яши. Бер кыз белән малай үстерәләр. Карап-карап торам да ныграк инанам: улы  сезгә бик охшаган икән, ә кызы нәнәсе Оксанага бигрәк тә. Кирәксә, менә аларның яшәгән адресы.–дип Катерина Васильевна Ходаяровка бер конверт сузды.– Теләсәң, яннарына барып, очрашырсыз. Хәер, белгәч, ул үзе дә сезнең янга ашыгыр инде. Мин  бүген үк бу очрашуыбыз турында аларга хат язып, почтага илтеп салдырырмын әле.

 

*     *     *

          Ходаяров шушы минутларда Катерина Васильевнаның сүзләрен игътибар белән тыңлый-тыңлый өйдәге хатыны Сәхиянең шәхси чемоданындагы бәләкәй генә тартмага ниндидер хатлар җыя баруы, аларны бервакытта да аңа күрсәтмәве, тартманы бикләп йөрүе турында  уйлый иде. Нишләп ул анда җыелган язмалар турында бервакытта да сорашып карамады. Гаилә таркалудан һәм балаларның ятим калуларыннан куркып шулай яшерен җыя баргандырмы? Шундый уйлар белән озак баш ватса да, сорауларына төгәл генә җавап таба алмады. Канлы сугыш кырларында туган мәхәббәт никадәрле генә көчле булса да,  озак чәчкә ата алмады шул. Язмыштан ерак китеп булмый, күрәсең. Ул һәрвакыт синең белән бергә яши. Ә үткәндәге бәхетле минутлар тик истәлекләрдә генә саклана.

  Хәзер, авылдагы гаиләсендә дә ике малай үсеп, дөнья көтәләр. Әле монда  аны озата килгән кызы да быел техникум тәмамлый. Аннан институтка кереп, югары белем алырга җыена. «Тимурны да, өйгә кайткач, алар белән очраштыру турында уйларга кирәк. Бергә яшәү барсына да  күңеллерәк тә, җиңелерәк тә булачак». Тимерхан азакта уйларын шулай тәмамлады. Ә хатыны Сәхиясе аның бу ниятенә каршы килмәс дигән нәтиҗә ясады.

Фото: БР Журналистлары фотобанкыннан алынды, Александр Королев.

Әгъдәл НИЗАЕВ. КӘРИМӘ-КАТЕРИНА
Әгъдәл НИЗАЕВ. КӘРИМӘ-КАТЕРИНА
Автор: Юлай Низаев
Читайте нас