Барлык яңалыклар

Әгъдәл НИЗАЕВ. Әтисез үссәк тә...

Бүген - Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Бу көн ел саен 30нчы октябрь көнендә билгеләнә. Бер гаепсезгә миллионлаган кеше репрессияләнгән, аларның төгәл саны беркайда да исәпкә алынмаган.

Әтисез үстем. Ул булган, әлбәттә. Әнием белән әтием бик аз вакыт кына бергә бик тату яшәп калганнар. “Әтием авылдагы   Низаметдин исемле бер байның  төпчек улы булды»,– диеп сөйли  иде әнием Әүфә. Элек, гадәттә, иң  кече малайны,  әти-әни янында, төп йортта калдырганнар. Алар, кулга-кул тотынышып дигәндәй бергәләп дөнья көткән. Терлек, кош-корт асраганнар, революциягә кадәр үз җирләрен эшкәртеп, иген иккәннәр.  Кыска гына итеп  дөресен әйткәндә, авылда тир түгеп эшләгәннәр, бил бөккәннәр. Шулай да күмәк хуҗалылар оештырыла башлагач,  булган бар малын, абзар-кураны, башка мөлкәтен, тартып алганнар да юк гаепне әтием җилкәсенә өеп, төрмәгә утыртканнар, соңгысында ун елга хөкем итеп,  туган якларына кабат әйләнеп  кайтмаслык җиргә озатканнар. Шул китүдән әни белән башкача күрешә алмаганнар. Кара язмыш аны әнидән мәңгегә аерган. Ә мин исә, унбер айлык бәби чагымда ук, әлеге буй-сыным белән тезләнеп кенә идәндә йөрерлек тәбәшәк кенә өйнең түбә такталары җәелгән матчасына эленгән бәләкәй генә бишектә елап калганмын. Әтием шул китүдән өйгә кайталмады. Ә әнием, күмәк колхоз «дошманы»ның җәмәгате, һәр көн-төн колхоз эшеннән бушамады. Без, ике апам һәм абыем белән ихатада уйнадык, әниебезнеҗ эштән кайтуына кичке аш әзерләдек.  Ихатада йөргән берничә кош-кортны һәм көтүдән кайткан кәҗәбезне («халык дошманы» гаиләсенә шуннан ары терлек асрарга рөхсәт ителми иде ул елларда) абзарга ябып куябыз. Бераз тынычлангач, зур апам аны ничек җитте алай сава иде. Алдан ук әйтеп китим, ул кәҗәне дә безнең кулда озак  тотмадылар. Ибрай исемле бер абзый әниебезнең эштән кайтуын иске урам капкасы янында көтеп торды да кулындагы ниндидер кәгазьне кулына бирде:«Син ит салу буенча хөкүмәт заданиесен үтәмәгәнсең икән, шуны миннән түләттеләр. Шул исәпкә абзарыңдагы  ак кәҗәңне алып китәргә килдем».–дип ихатага керде. Бәрәнен абый белән тышкы базга яшердек. Күрмәде. Әниебез кайнар күз яшьләрен түгә-түгә сөт кәҗәсен аңа биреп җибәрде. Шул көннән бирле барыбыз да чәйне сөтсез  эчә башладык. Барыбызның да күңел төште. Тик әниебез бирешмәскә кушты. Эштән арып-талып кайтса да озын төннәр буена пәйгамбәрләр тормышыннан кызыклы һәм  шул ук вакытта тәрбия, фәһем алырлык мәгънәле хикәяләр, кызык та, кызганыч та хәлләр, күп әкиятләр,  вакыйгалар сөйләп, безне тынычландырды. Бәләкәй булсак та барыбыз да аны аңлый идек. Тыныбызны да чыгармыйча диярлек  сөйләгәннәрен тыңладык без. Әнием күптән вафат инде. Ә ул сөйләгәннәр әле дә бүген ишеткәндй хәтердә, һич тә онтылмый.

Ярый, мондый кызганыч вакыйгалар, ис китәрлек хәлләр матбугат битләрендә күп яктыртылды, элекке авыр елларада булганнарны  бүген кире кайтару мөмкин түгел инде.  Без авырлыкларны җиңә белдек. Бик бәләкәй чаклардан ук зур теләк белән хезмәткә чумдык. Өскә юньле кием җитәрлек булмаса да, Бөек Ватан сугышы чорында тамагыьыз туярлык юньле азыкны күрмәсәк тә, аякларга агач каерыларыннан үреп эшләнгән чабаталар гына киеп үссәк тә шатланып,  башкалар белән рәттән белемгә ия булабыз, укыйбыз, язарга өйрәнәбез бит дип һәрчак куандык. Зарланмадык. Өйдә әнигә булыштык. Басуга ияртеп алып барса да ярдәмләштек, иген арасында үскән чүп үләннәрен уташтык. Терлекләргә печән җыештык, бәләкәй кул арбаларына төяп,  ихатабызга алып кайтыштык. 

  Сугыш тәмамланган елны көзгә таба, сентябрь аенда, беренче класска укырга парталар артына кереп утырдык. Ертык ыштан, яңа булмаса да күлмәк киеп, бер генә көн дә дәрес калдырмыйча белем алырга йөрдек. Хәтеремдә безне Мөяссәрә апа Кудаярова кулга каләм тотарга, язарга, искерәк китаплардан хәреф укырга өйрәтте. Урманга алып барды. Җиләкле аланнарны, кызарып пешкән бөрлегәннәрне, ап-ак булып өлгергән гомбәләрне аяк белән тапамаска кирәклеген аңлатты. Ачлык елларны аларны бик саклык белән җыярга, кайткач әйбәтләп кенә тазартырга, юарга да бик яхшылап пешерергә өйрәтте.  Өстәлендә һәрвакыт урман байлыгы була иде. Безне дә урманда еш булырга, яраган үләннәрне, җиләк-җимешне танып ашарга, агулыларын да сәбәпсез өзмәскә кушты ул. Ачыккан елларда  алар белән тамак туйдырдык. Кыскасы, безне яхшы укытты, яшәргә дә өйрәтте ул апабыз.

 Шулай итеп, Аблай авылындагы  башлангыч мәктәптә  укып белем алдым. Шул вакытта да әдәби китапларны да нык  яраттым. Алар кулдан төшмәде.   Яшьләр авыл клубларында спектакль-концерт куйганда мин дә алар арасында булдым.

   Ә Үрнәк урта мәктәбендә укыган чагымда китапханә мөдиренең мине иң күп әдәби китап укучылар  белән бергә мактаганы әле дә хәтердә  яхшы саклана. Үзем дә еш кына укучылар тормышын чагылдырган бәләкәй хикәяләр иҗат итә идем. Ләкин шуларны гәзит-журналларга тәкъдим иткән чак сирәк булды. Берничәсе «Пионер» журналында дөнья күрде. «Күчерүнең бәласы» дигән кечкенә бер хикәям басылып чыгуы турында хәбәр дә алдым. Тик кайсы санда булгандыр, беләлми калдым. Үрнәктә укып йөргәндә «Кызыл таң» гәзитенә дә авылым тормышыннан кыска-кыска гына хәбәрләр җибәргәләдем. Аларның кайсыларыдыр  басылды.    

"Шомырт чәчкә атканда" китабыннан.  

Автор: Юлай Низаев
Читайте нас