«Мәгълүматлар буенча, Аланья шәһәре тирәсендә 2 автобус бәрелешкән. Якынча мәгълүматлар буенча, аларның берсендә Русия туристлары булган. Зыян күрүчеләр дә бар. Русиянең Антальядагы генераль консуллыгы Төркия ягы белән бергә бу хәлнең сәбәпләрен ачыклый һәм зыян күргән Русия кешеләренә ярдәм итәргә әзер», – дип хәбәр итә дипломатлар.
Туристлар утырган автобус Аланьяда D400 трассасында маршрутка белән бәрелешкән, 15 кеше зыян күргән, 2се авыр хәлдә, дип хәбәр итә IHA агентлыгы.
Очраклы хәлдерме, күрәчәктерме, шулай килеп чыга инде, русиялеләр Төркиядә булган һәр авариягә эләгә кебек. Барысы да анда ял итәргә ярата шул...
Чыганак һәм фото: Интертат.