Барлык яңалыклар
Әллә язмыш, әллә ялгыш..
23 сентябрь , 11:19

Офыктагы кояш

Юл буенда мең төсләр балкышы белән үсеп утырган чәчәкне кемдер таптаган. Кем?

Офыктагы кояш
Офыктагы кояш

Юл буенда мең төсләр балкышы белән үсеп утырган чәчәкне кемдер таптаган. Кем?

 

Ул бу төнне лаякыл исерек иде. Шушы килеш үзенең Subаru  (Субару) маркалы япон машинасында ничә сәгатьләр йөргәндер һәм кайлардан гына үтмәгәндер. Ярый каршысына кеше-фәлән, башка транспорт килеп чыкмаган. Аның үзенең машинасында 7 саклану мендәре бар да бит. Җәяүлеләрнең андый саклану чаралары юк.  Ни булган аңа, машина хуҗасына? Җанын кая куярга белмәгән. Чөнки, бүген аңа “отказ” бирделәр. Аңа! Каланың текә түрәсенә! Әле аңа беркемнең дә, беркайчан да “отказ” биргәне юк иде. Ә монда килеп, бер авыл мәктәбенең бер авыл укытучысы аның теләген, аның теләген генә түгел, аның үзен кире какты.

...Бүген 40 ел элек мәктәпне тәмамлаучылар район кафесына очрашуга җыелды.

Сыйныфташлар, бер-берсе белән әле кочаклашты, әле үбеште, гәпләшеп сүзләре, сөйләшеп серләре бетмәде. Күрешеп туя алмадылар.

Ниһаять, барысы да табын артыннан урын алып бетте. Кичә “ачык” дип игълан итү белән, һәркайсы кыскача гына үзе һәм үзенең тормышы турында бәян итте. Шөгыльләре белән таныштырды. Баштарак бераз тартыныбрак утырсалар, тора-бара ияләштеләр. Бер-ике тостан соң телләре тәмам чишелде. Рөхсәт бирелгәч тә сүз башлый алмый торучыларны хәзер туктатып та булмады. Сүзләр җырлар белән, җырлар такмаклар, биюләр белән аралашып, азык-төлек рюмкалар белән чиратлашты. Ә менә нәкъ 20 ел элек мәктәпне тәмамлауларын билгеләгәндә, Нурания, билгеле сәбәпләр белән, очрашуга бара алмаган иде. Әхирәте Сәлиядән читләтеп кенә нишләптер Икрамны сорашты: ул килдеме, юкмы? Икрам да Нурания белән Сәлиянең сыйныфташы. Тик Икрам параллель сыйныфта укыды. Сәлия Нураниянең югары сыйныфларда шул Икрамга битараф булмавын әле килеп төшенде, Нурания аны кызык итеп кенә искә алып әйтеп куйган иде. Инде ничә еллар үткән ул балачак чорларына. Кыз, ул вакытта беркемгә дә белгертмичә, үзе генә эчтән янып-көеп йөреде. Ә бүгенгесе көнгә бу серне Икрамга “тишкәннәр” булып чыкты, 40 елдан соң...

Кафега кабат керергә һәм  мәҗлесне өстәлләр артында дәвам итәргә тәкъдим яңгырагач, шаярышып, көлешә-көлешә барысы да ачык ишеккә юнәлде. Нураниянең юлына Икрам каршы төште:

–Нурания, бераз гына сөйләшеп  торыйк әле.

Нурания ни дип әйтергә  дә белмәде, Икрам белән аның тамчы да сөйләшәсе килмәде. Каты бәрелергә дә кыймады. 40 ел элек сөлек кебек егет Икрам, бүген ир уртасы, кайчандыр бөдрә булган чәчләре коелган, түбәсе бөтенләй пләшләнгән. Зур корсаклы бу абзыйдан – сыйныфташыннан ятсынды  ул. Табында сөйләшербез, бергәләп күңеллерәк тә булыр, – диде Нурания. Икрам аның кулыннан эләктереп алды:

–         Безгә монда күңеллерәк түгелме? Икебезгә генә, – диде ул, гомерендә беренче тапкыр каушап.

Нурания кыр куяныдай читкә тартылды. Шушымы ул кайчандыр күзе төшеп йөргән егет? Хәтта кулыннан гына да тоттырасы килми, ә ул елышырга чамалый.

– Мин дә ялгыз, син дә,–  дип авызын гына ачкан иде Икрам, Нураниянең бөтен тәне, җаны, һәр күзәнәге: “Мин ялгыз түгел”! дип кычкырды. Аның күңелендә иң изге хисләр яши. Өметләре, хыяллары, максатлары булган кеше беркайчан да ялгыз булмый. Ләкин Нурания күңелендәген кычкырып әйтмәде, ә шулай да җавабын бирде!  Шәмсия Җиһангирова ни дип язган әле?

“Кем беләндер бергә булу әле

Ялгыз булмау дигән сүз түгел...

Кем беләндер бергә булмау әле

Ялгыз булу дигән сүз түгел!”..

Бу тирән мәгънәле шигъри юлларны әллә аңлады, әллә юк, аңы томаланган Икрам, аптырагач:

–         Син бит миңа 10 нчы сыйныфта гашыйк булгансың! – диде.

Нурания, ихлас күңеленнән, рәхәтләнеп, кычкырып көлде:

–         Соң, ул бит 10нчы сыйныфта иде, – диде.

–         Йә, ярый алайса, телефон номерыңны гына бир, кафедан соң, яхшы машинамда өеңә үзем илтеп куям,– дип Икрам артка чигенде.

Бердәнбер котылу чарасы шул икән, бирде номерын Нурания.

Башкалардан соңлабрак керсәләр дә, кафедагы “кәефләнгән” халык аларга артык игътибар итмәде. Табын ашау-эчү белән, уен-көлке белән дәвам итте. Нурания өчен кызыгы бетте. Бу мохит аның халәте өчен бөтенләй ят һәм тар була башлады. Аның күңеленә, җанына саф һава җитмәде, үзен читлектәге кош кебек хис итте. Бу тәмам туйдырган ыгы-зыгылы шау-шудан тизрәк качасы килде. Иреккә чыгасы, берүзе генә каласы, уйланасы...

Ишетүче булмаса да, “пешекчеләр  киттеме икән, бар да – тәртиптәме?” дигән булып, әкрен генә кафедан чыгып китте. Аның чыгып барганын күргән Икрам да Нураниянең нияте   өенә кайту икәнен аңламый калды.

Нурания, тиз арада такси чакыртып, авылына җилдерде. Таксига утыру белән телефонын бөтенләй сүндереп куйды.

Менә шул төнне Икрам гына ни өенә кайтмый, ни үзе тукталган кунаханәгә бармый исәңгерәп йөрде. Бөтенесе таралышып беткәч, машинасында кафены чак кына үтеп туктады да, мәҗлесне ялгыз гына дәвам итте.  Багажнигыннан 25 меңлек “сybroisler” Француз коньягын  тартып чыгарды һәм кабат машина салонына кереп утырды Икрам. Гарьлегеннән эчте. Аңа бөтен хатын-кызлар, әле булса, елыша, сылаша, үзләре! Җәмәгатеннән аерылган булса да, хатынсыз тормады.

Акчасына, дәрәҗәсенә, мөлкәтенә генә кызышалардыр, дисәң,  әле дә төскә-биткә ничава, өс-башы килешле, типсә-тимер өзәрлек ир. Ә гади бер авыл укытучысы аңа “отпор” бирде. Бөтен табынны ямьләндергән, үзе сөйләгән, үзе биегән, орчыктай бөтерелгән, бар кунакны әсир иткән, җыйнак кына гәүдәле Нуранияне бик тә кочасы, үбәсе килгән иде. Теләге ташып дәрте кайнады Икрамның. Теге вакыт барлыгын да белмәгән, бер авыз сүз кушмаган Нураниягә бүген килеп, чынлап гашыйк булды. Башка хатын-кызларга караган кебек карамады аңа, ә чын-чынлап ошатты.

“Мәктәп елларында  ник әз генә булса да үзенең хисләрен белдермәгән Нурания”,  дигән сорау катыш уй үтте.  Бәлки тормышым да авыр, четерекле, сикәлтәле булмас иде дип, каты итеп көрсенеп куйды. Ник элек сизмәгән? Ник элек күрмәгән чын матурлыкны?

Ул төнне таңга таба койма яңгыр яуды.

... Яңа көн тугач, җәй уртасы – отпускада булуына карамастан, ике чакрым ераклыктагы мәктәбенә китте укытучы. Бераз бүлмәсендә эшләп утырды да, Мәскәүдән заказ  белән кайтарткан китапларын сумкасына төяп Нурания кайтырга чыкты. Юл буенда үсеп утырган чәчәкне еш кына карап уза иде шуннан йөргәндә. Әле, мәктәпкә килгән чагында шул чәчәкнең тапалганын күреп:

–Кем таптады сине, чәчәгем? – дип учлары белән

таҗларыннан сыпырды. Бөгелеп-сыгылып төшсә дә, чәчәк тере иде: “40 ел элек син ошатып йөргән егет”, дип кенә әйтә алмады. Кайтышлый чәчәгенең хәлен белер. Нурания авыл ягына борылды. Шул якка баручы берничә машина аны утыртмакчы булып туктаса да, ул кире какты.

- Юк, кирәкми, җәяү кайтам! – диде. Кешесенә дә, машинасына да карап түгел, ә дөрестән  дә, аның бүген җәяү кайтасы килде.

Кулындагы сумкасы саллы гына булса да, аның каравы күңелендә, әйтеп бетергесез җиңеллек. Әнә бит, кичә дә, өченче көнне дә нәкъ шундый ук иде – офыктагы бүгенге кояш. Ул, аяз күкнең читенә үк барып утырган да, әле тау артына төшеп китәргә ашыкмый.

Зур ут шарыдай түгәрәк, алтын кояш  Нурания кайтканда, караңгы төшерәсе килмичә, аның юлын яктырта биреп, балкып тора. Нураниянең колагында җыр чыңлап киткәндәй булды:

Офыкта – зур кояш, зур кояш, зур кояш,

Кагылма – янарсың, янарсың!..

Кара әле, баеп барган халәттә дә, һаман нинди матур Кояш.

Бар Җиһанны алтынга манып баеп барган зур шарга – Кояшка кемнәр генә сокланмаган! Шул хозурлыкка омтылып атлаган Нурания еш кына карап үтә торган чәчәк турына җитте.

Һәм, ни гаҗәп, ул кайтканда чәчәк, Кояш нурларына ышанычлы тотынып, аның җылысына, яктысына үрелеп, горур кыяфәттә, сабагына торып баскан иде.

 

Зөлфия Газиева.

Фото: poembook.ru

Читайте нас