Барлык яңалыклар
Әллә язмыш, әллә ялгыш..
11 сентябрь 2025, 13:20

Үзем тәрбиялим, үзем алиментын түлим...

Тормыш иптәшем белән тулай торакта яшәп, ике бала тәрбияли идек. Патша сарае түгел, әмма вакыт кына кирәк, фатир сатып алып, күчәр идек. Тик хатыным түзә алмады.

Үзем тәрбиялим, үзем алиментын түлим...
Үзем тәрбиялим, үзем алиментын түлим...

Тормыш иптәшем белән тулай торакта яшәп, ике бала тәрбияли идек. Патша сарае түгел, әмма вакыт кына кирәк, фатир сатып алып, күчәр идек. Тик хатыным түзә алмады. Соңгы арада эчеп кайта башлады. Сөйләшеп тә карадым, тиргәп тә карадым, ләкин бу ярдәм итмәде. Мескен хәлдә яшәвебездән кимсенәм, гарьләнәм, шуңа эчәм диде. Барысына да мине гаепләде. Мондый хәл еш кабатлана башлагач, түзмәдем, “развод”ка бирдем. Законлы рәвештә аерылыштык. Тик аерылышканнан соң балаларымны ташлап чыгып китә алмадым, барыбер бергә яшәдек. Моңа карамастан, хатыным мине алиментка бирде. Ай саен үзем тәрбияләгән балаларга үзем алимент түли башладым. Тик бу акчаларның бер тиене дә балаларга тимәде. Барысы да аның кулына кереп югалды. Хәзер хатыным, тәмам эчкечелеккә бирелеп, өйгә бөтенләй кайтмый башлады. Эчкән хатынның – хатын да , ана да була алмавына инанып, мин дә, кайчандыр өзелеп яраткан кешемә карата суындым. Кайтмаса да эзләми башладым. Хәтта балалар да аның белән кызыксынмый, аның турында сорашмый башладылар. Аларга барыбер.

Бүгенге көндә ике баламны берүзем тәрбиялим. Аллага шөкер, өсләре бөтен, тамаклары тук. Тик суд юлында йөрергә туры килә. Алимент түләүдән азат ителер өчен.

Менә шулай да була дөньяда. Алимент түләмәгән аталарны хурларга яратлар да ул...

Ирек, Уфа шәһәре.

Фото: drive2.ru

Автор: Ибрагимова Эльмира
Читайте нас