Наил белән яшьлегенең иң татлы мизгелләрендә танышты Айгөл. Танышуларына 1 ай гына булуга карамастан, Наил кызга тәкъдим ясады. Баштарак ул моңа ышанып та бетмәде – нинди генә хыялый хатын-кыз булмасын, мондый аракы да эчми, тәмәке дә тартмый, спорт белән шөгыльләнә, үз фатиры, машинасы, яхшы эш хакы булган ир-егет әкияттән килгән яки сериалдан чыккан кияү сыман тоелды. Өстәвенә, 30 яшендә бер тапкыр да өйләнмәгән, баласы да юк!
Айгөл аның тәкъдименә шатланып ризалашты. Туйны шәһәрнең иң затлы ресторанында зурлап уздырдылар. Ике якның да туганнары, дуслары җыелды. Айгөлнең әнисе, күз яшен сөртеп: «Кызым, син бу егет белән бик бәхетле булырсың!» – дип пышылдады. Айгөл дә моңа ихлас күңелдән ышанды...
Тормыш иптәше белән беренче уртак карарлары– Айгөлнең эштән китүе булды. Хисапчы булып эшләгән урыны аңа да бик ошап бетми иде. Шуңа күрә бик тиз ризалашты. Хәзер инде аның төп максаты – тормыш учагын саклау иде. Өйдәге эш-мәшәкатьләрне башкару, тәмле ашлар пешерү, ире кайтканда һәрвакыт пөхтә, бизәнгән, йомшак елмаеп каршы алу – кыскасы, барысы да сериаллардагыча.
Әмма мондый тормыш озакка сузылмады. Бер атнадан Наилнең беренче шелтәсе ишетелде. Косметика өчен иде ул. «Ник бизәнәсең инде өйдә? Кыйммәт бит!» – диде. Айгөл моны шаяру дип кабул итте, чөнки чынлыкта ул кыйммәтле косметика алмый иде, ә матур булу – ире өчен тырышу түгелмени? Ләкин... 1 айдан соң Айгөлнең үз акчасы бетте. Наил исә ипи-сөт, өй кирәк-яраклары өчен акча бирде һәм һәр чегын тикшереп барды. Айгөл маникюр өчен акча сорагач, аптырап: «Нигә сиңа маникюр? Өйдә утырасың бит, авылга бәрәңге алырга барабыз – анда маникюрга карап тормыйлар», – диде. Анысы да шулай инде.
Авылда әнисе Наилне күккә чөйде: «Алтын кияү!» – диде. Дус кызлары да көнләште: «Син бәхетле! Без тырышабыз да, нәтиҗәсе юк, ә син тормыш патшабикәсе сыман яшисең!» – диештеләр.
Ләкин көннәр үткән саен Айгөлнең күңеле тынгысызлана барды. Акча бары тик ашамлыкка гына бирелде. Шунлыктан Айгөл, акчаны экономияләп, үзенә арзан эчке кием алырга мәҗбүр булды. Ә Наил чегын күрү белән тавыш чыгарды:
– Син мине агулап үтермәкче булдыңмы әллә? Ит урынына – тавык, җиләк-җимешне дә кимрәк алгансың! Ә үзеңә трусик алгансың!
Айгөл сүз таба алмый аптырап калды. Эчк киемнең кирәк булуын, хатын-кызлар да кием туздыруын аңлатырга тырышты. Әмма Наил моны «исраф» дип атады. Көннән-көн ул һәрнәрсәгә бәйләнә башлады: көзгедәге таплар, диван янында торган оекбаш, шампунь капкачының ябылмавы... «Минем әни андый хәлне беркайчан да булдырмас иде!» – дип кабатлады ул.
Ахыр чиктә Айгөл чыдый алмады. «Мин эшкә чыгам! Мондый тормыштан туйдым!» – дип кычкырды ул кулларын болгый-болгый. Наил агарып китте: «Кем ашарга пешерәчәк? Мин бит ашханә ризыгын ашый алмыйм!» Ул хәтта Айгөлнең эшкә чыгу теләген сөяркәсе булу ихтималы белән бәйләп, шикләнә башлады.
Бу соңгы тамчы булды. Айгөл сумкасын тутырды да, чыгып китте. Икенче көнне үк аерылышырга гариза бирде. Бөтен туганнары, дус-ишләре, хәтта әнисе аның бу адымын хупламады. “Туеп сикерү” диделәр барысы да. Тик чынлыкта ничек икәнен Айгөл үзе генә белә иде. Нәкъ сериалдагыча...