Айсылу белән Илһам үсмер чактан бер-берсен өзелеп яратты. Кичләрен, кояш баегач, һәрвакыт капка төбендә очраштылар. Айсылу, кичке эшләрен бетереп, егетен көтте, ә Илһам, эштән соң арыса да, беркайчан да бу очрашуларны калдыра алмады.
Алар бик бәхетле булды. Язмыш шундый назлы кичерешләр бүләк иткәч, киләчәктә шундый булыр кебек иде. Илһам, Айсылуның кулын тотып, киләсе елда, йөри башлаганнарына төгәл 3 ел тулгач, өйләнергә сүз бирде.
Айсылуның әнисе Кадрия апа, күз яшьләрен сөртә-сөртә, кызын килен итеп күрү бәхетенә ирешәм дип сөенде. Илһамның әтисе Айзат абый улының сүзендә нык торуы белән горурланды.
Айсылу, кыш үтү белән, кош теле, чәк-чәк рецептын өйрәнә, үзе пешерә башлады. Илһам исә туйга акча җыя, өй салып чыгарга план кора.
Авылда язгы эшләр башланды. Ул көнне Илһам иртә таңнан тракторга утырды. Басуга ашлама илтәсе дә өйгә кайтасы гына бүген. Никах көненә дә нибары 1 көн калган иде.
Иртәнге эңгер-меңгердә авыл башында бераз сазлы урынга кереп китте егет.
Нишләптер, бу юлы тракторы тыңламады. Чылбырлар тайды, авыр тимер җайланма түбәнгә авышты. Илһам рульне борып чыгарга тырышты, тик өлгермәде. Трактор капланды.
Авыл халкы ни булганын аңлап, йөгереп килгәнче егет җан биргән иде.
Бу хәбәрне Айсылуга әнисе әйтергә тиеш иде.
Ул кайтып кергәндә кызы кухняда “кош теле”нең соңгы партиясен мичкә куйган иде. “Ай, балакаем...– диде дә ана кеше хәлсез идәнгә шуып төште.–Илһамың...”
–Ни булды, әни? Ни булды? Әйт!!! – дип, кычкырды кыз. Һәм ишеткәненә ышанмый чыгып йөгерде.
Никах көнендә кәләш булып парлы тормыш юлына чыгарга тиешле Айсылу кабер янында тора. Егеткә җеназа укылды. Илһамны соңгы юлга озаттылар...
Айсылу сөйләшә дә алмады. Дөнья аңа төссез, тавышсыз тоела башлады. Кичләрен капка төбенә чыкты, көтте, тик каршысына килүче булмады.
Аның йөрәге һаман шул көнне кабатлый: Илһам киләчәк, бер мизгелгә соңарган гына, хәзер килеп җитәр кебек.
Бер ел узды. Айсылу беркемгә дә йөрәген ачмады. Илһамның кабере янына йөри торды. Язын беренче чәчәкләрне шунда илтеп куйды, кар астыннан үсеп чыккан гөлләрне сыйпады.
Кайвакыт ул Илһамга хатлар язды. «Көттем сине, Илһам, бөтен җаным белән көттем…» – дип башлап, дәфтәр битләрен күз яшьләре белән чылатты.
Кызның күңеле сүнде. Элеккеге назлы күзләрендә хәзер сагыш яши, тавышы тын гына. Кадрия апа: «Балакаем, яшәргә кирәк», – дип өзгәләнә.
Айсылу җавап бирми. Җаны Илһам белән калган. Ул һаман шул кичне хәтерли: Илһам аның кулын тотып, «Бу мәхәббәт – гомерлек», – дип әйтте бит.
Капка төбендәге эскәмия инде ел буе буш. Тик ул әле дә аны сөртә, чистарта – гүя Илһам бүген тагын килер төсле. Айсылу –мәхәббәтләренең сакчысы булып калды.
Һәр язда шомырт чәчәк атканда – аларның беренче очрашуы хәтергә төшә. Һәр көздә – Илһамның соңгы көне… Авыл халкы әле дә шул никах көнен искә ала: туйга әзерләнәсе урынга кабер казылган көнне…
Фото: tengrinews.kz