Гаилә җылысын табучы өлкәннәр арта.
Башкортстанда балаларны гына түгел, ә ялгыз калган, тәрбиягә мохтаҗ өлкәннәр һәм инвалидлар да чит гаиләләрдә яши ала. Бүген шундый 98 гаиләдә өлкән буын вәкилләре кайгыртучанлык һәм тәрбия күреп яши.
- Тәрбиягә бала алган гаилә-тормышның уникаль формасы, өй шартларында тәрбия алу, гаилә тормышында катнашу мөмкинлеге ул. Өлкәннәргә һәм инвалидларга карата без бу алымны 2017 елдан бирле кулланабыз. Хәзер 103 кеше үзләрен тәрбиягә алган гаиләләрдә яши. Быел тагын 8 кеше яңа туганнарын тапты, - дип сөйләде Башкортстан Республикасының Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.
Министр аңлатып үткәнчә, 65 яшьтән өлкәнрәк яки инвалид кешене тәрбиягә алучы гаилә һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге арасында өч яклы килешү аша рәсмиләштерелә. Барлык яшәү һәм тәрбия шартларыанда чагылдырыла. Мондый гаиләдә булу вакыты, барлык якларның теләгенә карап, бер айдан берничә елга кадәр үзгәрергә мөмкин. Гаиләгә кабул иткән өлкән яшьтәге кеше (инвалид) һәм аны караган гражданин өчен бүләкләү каралган. Ул килешүнең гамәлдә булу вакыты дәвамында түләнә, түләү күләме аена 6200 сум тәшкил итә. Әгәр тәрбиягә мохтаҗ кешенең I төркем инвалидлыгы булса яки 80 яшькә җиткән һәм аннан да күбрәк булса, түләү күләме 30% ка арта.
Тулырак мәгълүмат алу өчен Республика халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә 8 800 775 00 14 «Кайнар линия» телефоны аша мөрәҗәгать итәргә була. Ялгызлык иң авыр халәт, җитмәсә, кулыңнан эш килми башласа. Ә менә төрле сәбәпләр белән ялгыз калган, тәрбиягә мохтаҗ булган һәм олы йөрәкле гаиләдә җылы тапкан өлкәннәр өчен шатланырга гына. Бу зур адымга барган гаиләләргә сәламәтлек телик.