Барлык яңалыклар

Агинәй

– Исəнме, бəгърем? – Саумы, Миңлегəрəй! – Мин сине бүген авылдан алып качам. Кич караңгы төшүгə авыл читенә чык, яме. – Ярар, җаным, чыгармын. Менə сиңа вəгъдə бүлəгем.

Агинәй
Агинәй

Ахыры. Башы 8 августта.

– Исəнме, бəгърем?

– Саумы, Миңлегəрəй!

– Мин сине бүген авылдан алып качам. Кич караңгы төшүгə авыл читенә чык, яме.

– Ярар, җаным, чыгармын. Менə сиңа вəгъдə бүлəгем.

– Рəхмəт, җаным. Мин көтəрмен, кил. Мин сине алып китəм.

– Мин сине алып китəм... – дип кабатлады, төшен искə төшереп, Нурсылу карчык.

– Нəрсə дисең, агинəй?

– Юк, юк, балам, болай гына сөйлəнəм. Ярар. Бар кайт, балам, мин бераз ял итеп алам.

Нуршат, ашыгычлык белəн җыелмаган да урынны җайлап, əбине яткырды да үзе тагын Нуриялəргə йөгерде. Нурия белəн алар бер сыйныфта укыдылар. Быел мəктəпне тəмамладылар. Нуршат əнисе кебек укытучы булырга хыяллана, ə Нурия – табиб. Ул Нуршатны да үзе белəн барырга юмалый, тик тегесе риза түгел. Аның бер хыялы бар, шигырьлəр яза ул. Шуңа күрə филфакка барысы килə. Укытучы булырга телəгəннəн түгел. Алар еш кына Нурия белəн икəүлəп хыял коралар. Менə хəзер Нурия нишлəр, əнисенең дə хəле шəптəн түгел, өстəвенə, бəбилəре дə икəү. Укырга быел ук бара алмастыр, мөгаен.

– Нурия, берəр нəрсə эшлəшимме? Син төне буе йокламаган, бар ял ит, мин бəбилəрне карыйм. Исемнəрен кем дип кушасыз?

– Əниемə: берсен Нуршат, икенчесен Гөлшат кушыйк, диям əле. Ул да синең əниең белəн дус бит. Өстəвенə, агинəйнең дə исеме керə, əйеме?

– Вəт шəп була, элек бит агинəй кендек əбисе булган балаларга гел йə "нур", йə "сылу" сүзеннəн ясалган исемнəр кушкан. Шуңа күрə авыл тулы Миңсылу, Миңнур, Нурислам, Нурлыгаян булган. Авылны да халык телендə Нурлан авылы дип йөрткəннəр.

Əрле-бирле эш караштыргач, Нуршат яңадан əбисе янына йөгерде. Сөенче алырга. Əби торып, юынып йөри иде.

– Ə, килдеңме, балам, бик əйбəт булган. Əйдə əле, икəүлəп чишмəгə барып килик. Чирəмнəн генə. Нигəдер, бүген көем китеп тора, чишмə суын эчеп кайтыйк.

– Агинəй, син йөрмə, ятып тор, мин үзем алып кайтып бирəм.

– Юк, балам, үземə барырга кирəк.

– Агинəй, ə син белəсеңме, бəбəйлəргə нинди исем кушканнар, – берсен – Гөлшат, берсен Нуршат дигəннəр, əйбəт, əйеме? Нурсылу белəн Таңсылу кушсалар да ярар иде, əйеме?

– Ярар, балам, исəн-сау, бəхетле-тəүфыйклы булсыннар. Нурсылулар болай да күп бит авылда.

– Мин, кызым туса, Нурсылу кушам. Ə синең сөйгəнеңнең исеме ничек иде, агинəй? Ул матур идеме?

– Бик чибəр иде, Миңлегəрəй атлы, нигə кирəк булды əле ул сиңа?

– Ə минем сөйгəнем нинди булыр икəн?

– Үзең нинди итеп күз алдына китерсəң, шундый булыр. Аннан соң чын ярату ул йөрəк эше генə түгел, ул – акыл эше дə, шуңа күрə, гашыйк булганчы, егетеңнең буй-сынын, килеш-килбəтен генə тикшермə, күзең дə күрсен, йөрəгең дə күрсен, күңелең дə күрсен. Кешелəргə нинди мөнəсəбəттə ул, нəсел-нəсəбе нинди. Əрнеш-рəнҗеш төшкəн нəселгə юлыкма.

– Ə каян белəсең аны?
– Əнə каенга кара. Чирле булса, ботак-чатагы килбəтсез, кайрысы төссез, үзе кəкре-бөкре була. Ə чирсезе төз, ап-ак кайрылы, ботаклары җилфер-җилфер сыгылмалы. Кеше нəселе дə шулай. Эчеп-исереп йөргəн егетлəрдəн ни көтəсең? Кеше рəнҗетмиме, сүгенмиме?

– Менə килеп тə җиттек. Һай, дөнья! Бигрəк матур чаклар инде. Менə шундый көннəрнең берсендə көттем мин Миңлегəрəемне, шушы чишмə төбендə. Килмəде. Кара кайгысы гына килде. Ə бүген төшемдə күрештек. "Алып китəм", – диде. Алып китəр, Аллаһы Тəгалə кушса. Ходай кушмаган эш булмас, килер сəгате сукмас.

– Əй, агинəй, син əле минем балаларыма кендек əбисе булырсың.

– Булмам инде, балам, китəрмен, аннан... – Əби кинəт туктап калды. – Ай бу телне...

– Ярар, əйдə, Əбелхəят суыңны эчик тə кайтыйк. Өшерсең. Əллə нигə дерелдəп торасың.

Җəй үтте. Нуршат имтиханнар тапшырып, конкурстан үтеп кайтты. Ул хəзер студентка. Нурия генə бара алмады. Ярар, килəсе елга барыр əле. Нуршат аңа ярдəмлəшер. Август аеның соңгы көннəре бер мизгелдə үтеп китте. Моңарчы очып-канатланып йөргəн Нуршат кинəт моңсуланып калды. Үзенə-үзе урын тапмады. Урманнарда, болын-тугайларда йөрде, ярты гомере Нурсылу əби янында үтте. Əнисе ачуланып бетте, август азагында укытучыларның эше күп була, өстəвенə бакчада җилəк-җимеш өлгерə, ə кызы көн буе өйдə юк. Китəр көне җиткəч, кыз бөтенлəй үзгəрде, юктан-бардан үпкəли, көялəнə, əти-əнисе аптырап бетте, авылдан китəсе килмидер, əбисе дə кала, өстəвенə, ичмасам, Нурия дə китə алмый бит, – дип уйладылар. Китəргə җыенып беткəч: "Мин беркая да бармыйм", – дип кырт кисте.

– Нишлисең, балам, кеше тырышып та керə алмый, ə син? – Əнисе ни уйларга да белмəде.

– Əллə җибəрмəскəме соң? Агинəй, нишлəргə соң?

– Ходай кушмаган эш булмас, килер сəгате сукмас, – диде Нурсылу əби, авыр сулап. – Бар, балам, синең язмышны башка берəркем күрмəс...

Киттелəр. Əтисе илтə китте. Район үзəгенə кадəр – машина белəн, аннан – автобус, аннан – поезд. Кичкə алып та кайттылар. Район больницасына. Станциядə поезд бəргəн. Үлем белəн тарткалашып, кырык көн һушсыз ятты кыз. Əти-əнисе түшəгеннəн китмəде. Ике-өч көн саен Нурсылу карчыкны да алып барып тордылар. Карчык көннəн-көн кипте, хəлсезлəнде, кечерəеп калды. Үзенең ярдəм итə алмаганына йөрəге əрнеде. Соңгы тапкыр барып кайткач, түшəккə егылды һəм бер таңда җан бирде. Шул таңда Нуршат күзлəрен ачты. Гаҗəп, аның күзлəрендə Нурсылу чалымнары сизелə иде...

Әлфия БУЛАТ.

 

Автор: Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас