Күк күкрəп, яшен яшьнəп, яңгыр коеп түккəн төннең караңгы, куркыныч бер мизгелендə сабый йокысы белəн йоклап яткан Нурсылу əбинең төшен бүлделəр.
Кемдер чолан ишеген кага, күк күкрəвен басып, оран сала иде:
– Агинəй, агинəй, торчы, бəгырькəем! Җəмилəне тулгак тота!
– Хəзер, балам, хəзер. Ай, Аллаһым, бүлнискə илтə алмый калдыгызмыни соң? Иртəн үк сөйлəндем бит соң, яңгыр булыр, илтеп куегыз дип.
Нурсылу əби, ишеген ачып, ашык-пошык киенə-киенə, шулай сөйлəнде.
Озак та үтми, коеп яуган яңгыр астында Тəлгать, əбине җитəклəп, өйлəренә ашыкты... Их, күтəреп алып кына йөгерəсе иде, уңайсыз, болай кайчан алып барып җиткерəм соң? – дип уйланды əзмəвердəй ир, яши-яши унике-унөч яшьлек яшүсмер кызлар кадəр генə калган йөзьяшəр Нурсылу əбине сул култыгыннан ярым күтəреп атлаган хəлдə.
– Тукта, балам, сулышым капты, алай ашыкма, Ходай кушмаган эш булмас, килер сəгате сукмас. Хəзер барып җитəрбез, Аллаһы боерса.
Алар унлап йорт аша гына торалар иде, шулай булса да, Тəлгать өчен бу ара чиксез булып тоелды. Менə капка, менə болдыр, бөтен җирдə дə ут яна, олы кызлары Нурия табак-савыт шалтырата, малайлары Фəргать ни эшлəргə белми əрле-бирле йөренə. Түр яктан Җəмилəнең тыелып кына ыңгырашканы ишетелə. Тəлгать əбигə чишенергə булышты.
– Мунча ягыгыз, балам, Нурия, син, кызым, су кайнат, тас, чилəк, ак чүпрəклəр карап куй. Чəй дə куярсың, тамагым кипте.
Бераздан өйдə тəртипле ыгы-зыгы башланды. Нурсылу əбигə ярдəмгə авыл фельдшеры Разыя да килеп җитте, ут күршелəре Гөлшат та Нурия янында.
– Галимə əби яныннан кайтышлый, иртəн генə кереп чыккан идем, хəле əйбəт кенə иде, көне дə җитмəгəн иде əле, ни булгандыр, – дип сөйлəнде өч ел элек кенə укып кайткан яшь фельдшер.
– Яшьсең шул əле, балам, – дип сөйлəнде Нурсылу əби кулларын юа-юа. – Хəзер менə əйбəтлəп ят, Җəмилə балам, əйттем бит, бүген үк булнискə кит дип, дөнья, балалар дип калдыңмы тагын. Брачың да игезəк булырга охшый дип əйткəн бит. Марҗа Ычтапановна бик белə ул, аны тыңларга кирəк иде менə. Разыя, син əнə теге адиалны тəгəрəтеп төреп бир əле, Җəмилəнең бил астына куйыйк.
Нурсылу əби, авыз эченнəн генə нидер укына-укына, Җəмилə янында өтəлəнеп йөрде. Кинəт гүя күк чатнады, өй эче ялт итеп калды һəм ут сүнде. Бүлмə караңгылыгына күз иялəшə алмый торган арада өй эчен бала тавышы яңгыратты. Нурсылу əби дөм караңгыда да үз эшен бик оста башкарды.
– Мə, Разыя кызым, баланы ал, карый тор, Тəлгать, ут китер.
Тегелəй чабып, болай чабып сулышы капкан Тəлгать мунчага йөгерде. Ара-тирə ут сүнгəндə куллана торган лампаны көчкə эзлəп тапты, бəхеткə каршы, анда керосинмы, соляркамы чупылдый иде. "Аллага шөкер!" – дип куйды коммунист Тəлгать, үзе дə сизмəстəн. "Тфү, чёрт", – дип сүгенде дə өйгə чапты. Ут алдылар. Җəмилə беразга тынып калды.
– Балалар,чəй əзерлəгез, əз генə тамакка кабыйк, Җəмилəгə дə хəл керсен. Тагын бер бəби алып кайтасы бар əле.
Гөлшат үзлəренə чыгып тагын бер лампа алып керде. Əби төенчеген (ул аны баш астына салып йоклый иде, һəрвакыт үзе белəн йөртə) ачып, аерым чəйнектə ниндидер үлəннəр пешерде. Үзенə дə, Җəмилəгə дə шуннан чəй агызды. Башын күтəреп, тиз-тиз генə бер-ике йоттырды. Капкалап алдылар, чөнки Җəмилə тагын борсалана башлады.
– Тукта, балам, чү-чү, ашыкмый тор, хəзер, хəзер, менə хəзер көчəнсəң дə була, əйдə-əйдə, вəт əйбəт, вəт яхшы, мəлəдис, балам, мəлəдис. Булды, ай булды гына. Кая-кая? Кем икəн безнең матурыбыз? – дип сөйлəнде Нурсылу əби, икенче сабыйны кулына алып. – Разыя кызым, син Җəмилəне кара əле битлəрен чəбəклə, һушын җуймасын, һушын.
Баланың да, Җəмилəнең дə хəле чамалы иде. Күз төплəре карайган, иреннəре янган, күзлəре сүнгəн хəлсез Җəмилə һушын җуяр-җуймас ята, Разыя тимерлəрен чылтыратып уколлар əзерли, əби кулындагы бала да, нишлəптер, һаман эндəшми иде.
– Гөлшат кызым, таска су сал əле, əнə шул чилəктəн, – дип кушты Нурсылу əби, баланы карый-карый.
– Агинəй, бу суык су ич.
– Булсын, булсын, менə хəзер тəтəй булабыз, бисмиллаһир-рахманиррахим, – диде дə Нурсылу əби, баланы салкын суга чумдырып та алды – бала җан авазын да салды.
– Тəлгать, балам, кызлар бер күкəй балаларына охшаган, ипи сала торган мичне ягарга кирəк. Разыя кызым, мə инде, баланы төр, Җəмилəне үзем карармын.
– Ярар, агинəй, мин Җəмилə апага хəл кертə торган укол кададым. Хəзер әйбəтлəнер.
Менə мич тə булды. Бераз кызуы басылгач, Нурсылу əби тəү туган сабыйны билəүдəн алып, ипи калае утырта торган агач көрəккə салып бəйлəде дə, укына-укына, мич авызына тыкты, баланың "ыһ" иткəн тавышы да чыкмый, җəелеп төшеп йоклый иде. Бераздан, ансын алып, икенчесен тыкты.
– Монысы мəшəкатьлерəк булмакчы бу кызның, рəхмəт яугыры, бəхетең-тəүфыйгың белəн тугыры, – дип сөйлəнде əби, мичтəн алганда, акырып-кычкырып, тыпырчынып, чак көрəктəн
төшеп калмаган бөтерчекне Разыяга биргəндə. – Төр, балам, тизрəк.
– Мунча булды, агинəй, томаладым.
– Ярар, балам, хəзер əз генə хəл алыйк, чəй эчик тə, китəрбез.
Күршелəре Гөлшат мунчага барып, идəннəрен юып, каен себеркесен пешереп кайтканда инде таң беленгəн иде. Дөнья тынган, əйтерсең, төнге гарасат булмаган да. Тирə-якка əллə нинди тəмле ис таралган. Тəлгатьнең алма бакчасында сандугач сайрый. Нурсылу карчыкның авыл эчендə сандугач тавышын күптəн ишеткəне юк иде. Хəерлегə булсын.
– Сөбханалла! – диде Нурсылу карчык, болдырга чыгып баскач. –Әлхəмдүлиллаһи, көнне биргəн Ходай. Бар да əйбəт булыр болай булгач. Җəмилəне бераздан китерерсез, балам, мин барып, тəнемне җылыта торыйм, – диде дə таягына таянып мунчага китте.
Ул шулай һəрвакыт иң беренче мунчага бара, кемне дə булса дəваларга кирəкмəсə, берүзе юынып кайта иде. Соңгы елларда картлык хəлсезлеге керə башлагач кына, күршесе Гөлшатның кызы Нуршатны чакыра башлады.
Бераздан Гөлшат белəн Нурия, ике яктан култыклап, Җəмилəне мунчага китерделəр, чишендереп, лəүкəгə яткырдылар.
– Ярар, балам, ярты сəгатьтəн килеп алырсыз, кайтып торыгыз, – дип, Нурсылу əби аларны чыгарып җибəрде, ишекне əйбəтлəп япты да Җəмилəгə дəште:
– Балам, хəлең ничек?
– Хəлем начар кебек шул, агинəй, моңа кадәр ике бала табып та, болай булмаган иде.
– Болар икенче шул балам.
– Игезəк булгангамы?
– Ярар, кил тəнеңне языйк, – дип "бисмилла"сын əйтте Нурсылу карчык һəм үзенең гадəттəге эшен башлады.
Ул һəрвакыт үзе бəбилəткəн хатыннарны үзе мунча кертте, районда бəбилəгəннəрне алып кайткач та, аны чакырып мунча керттерəлəр иде, бик күп балаларны беренче булып ул юындырды, ул коендырды. Күпне белсə дə, аз сүзле иде əби. Беренче бəбине утызынчы елларда ук кулына алган дип сөйлилəр. Басуда бер авырлы хатын белəн икəүдəн икəү генə арыш урап йөргəн чаклары булган. Хатын кинəт чирлəп киткəн, ни авыл ерак, ни якында ярдəм итəрлек беркем юк икəн. Шулай итеп, кияүгə чыкмаган егерме бер яшьлек кыз кендек əбисе була да куя. Кендеген урак белəн кискəн, имеш. Анасы хəл алгач, сабые белəн икесен көчкə авылга алып кайткан, ди. Үзе мунча ягып керткəн икəн, дип сөйлилəр. Ул таптырган бала шəһəрдə яши, бик зур урында эшли һəм һəр елны булмаса да еш кына Нурсылу əбигə бүлəк җибəрə, ди. Шул көннəн алып, Нурсылу əби кендек əбисе вазифасын үти башлый. Ул таптырган балалар бик сəламəт һəм бик сəлəтле булалар, имеш. Кеше сүзе генəдерме, əмма авыл халкы шулай уйлый иде. Сугыштан соң авылларда медпунктлар барлыкка килгəч тə, күрше авылында участок больницасын салгач та, хатыннар теге яки бу сəбəп белəн больницага бармый, өйдə бəбилəргə тырыштылар. Тик гомер узды, ил шəбəйде, табиблар, укымышлы кешелəр күбəйде, дин югала барды, "əбилəр сүзе" сөйлəп йөргəннəрне яратмадылар. Аллаһыны кайгы килгəндə генə искə алдылар. Əбигə җил-давыл кагылмады, аңа рəхмəтле кешелəр күп иде, шулай булса да, аңа килүчелəр сирəгəйде. Ə соңгы тапкыр кайчан кендек əбие булуын ул үзе дə оныткан иде бугай. Һəм менə сиңа мə!
Нурсылу əби Җəмилəнең тəнен сабынлап, бер кат кулы белəн сыпырып чыкты, юындырды, бераз гына каен себеркесе тидерде, аннан тагын сылап юындырды, коендырды. Үзе бертуктаусыз нидер укыды, такмаклады, өшкерде. Аның сүзлəрен Җəмилə игътибар биреп тыңламады да, ниндидер бер лəззəт эчендə йөзде, оеды, уянды, тагын оеды.
– Менə, кызлар кебек булдың хəзер, йөзгə җитəрсең, Аллаһы боерса.
– Рəхмəт инде, агинəй, яңадан туган кебек булдым.
– Яңадан тудың, балам, яңадан. Менə исемеңне дə үзгəртəсе иде дə бит. Хəер, хəзер син игезəк кызлы Җəмилə буласың инде. Башта икенче сүзлəр əйтелгəч, исемең артта кала бит. Ярар, Ходай кушмаган эш булмас, – дип, яраткан тəкъбирен кабатлады ул.
Җəмилəне килеп алдылар.
– Минем чəйне эчереп, төреп яткырып куегыз. Хəзер ул йоклар, борчымаска кирəк, балаларны алып килегез, – диде əби.
Кызларны да берəмлəп, сыйпап, сылап, каен себеркесенең җилен тигезеп, мəтрүшкə исен иснəтеп кайтаргач, үзе дə юынып чыкты. Карчыкны ишек төбендə саклап торган Гөлшат аны җитəклəп өйгə алып керде. Өйгə инде шатлыклы хəбəрне ишетеп, күрше-тирə хатын-кыз җыелган, аш-су белəн өстəл тулган. Пыш-пыш кына гəп саталар. Нурсылу əбине мактыйлар. Əби килеп кергəч, əйдəлəп, аны түргə утырттылар, берсеннəн-берсе уздырып, үз сыйларын кендек əбисе алдына тезделəр.
– Менə коймагыннан җитеш, агинəй, син яратканча əчкелтем итеп корт ясадым, авыз итче, менə яңа җилəк кагы кап, агинəй, – диештелəр.
– Рəхмəт, балалар, рəхмəт, – диде Нурсылу əби, ризыкка сабыр гына үрелеп.
Ашап-эчкəч, Нуршат йөзьяшəр əбине өенə озата китте. Нурсылу əби хəзер колхоз йортында тора. Өе ике бүлмəле, зур, якты, ишегалды да иркен. Тавык асрарлык кына каралты-курасы да бар. Күптəн инде сыер тотмый. Күршелəренə рəхмəт, сөт-катыкка интектермилəр.
Əбинең авылда беркеме дə юк шикелле. Үзенең туганнары булгандырмы, юктырмы, беркем хəтерлəми. Имеш, аның сөйгəнен үтергəннəр, егетнең картайган əнисен тəрбиялəп озатканнан бирле, ул берүзе яшəгəн. Колхозда эшлəгəн, ярдəм кирəккəнгə шифалы кулын сузган. Үз көнен үзе күреп яшəгəн дə яшəгəн. Аның кендек əбисе булганы да, өшкереп-төкереп йөргəнен дə онытылып бетеп барганда, моннан ничəдер ел элек авылда бер хəл булды. Печəн өсте, бөтен кеше җан-фəрман янып-көеп тугайда печəн əзерлəп ята, күршелəре Гөлшатның бердəнбер кызы, җиде яшьлек Нуршат елгада коенганда суга бата. Печəн чабучы ир-ат җыелып, кызны судан чыгарганда, тыны да сизелми. Алай итəлəр, болай итəлəр, ясалма сулыш алдыралар, суын костыралар, юк кына бит. Бердəнбер кызын югалтам дип куркып, Гөлшат һуштан язып егыла. Тавыш, чыр-чу, чабышу китə. Шулвакыт Нурсылу əби килеп чыга. Килеп, бала өстенə иелə, өшкерə-төкерə, сылый-сыпыра һəм җыелган халык шакката – балага җан керə. Əнисе белəн икесен арбага салып, авылга алып кайталар. Кайткач, əби тегеңə əллə нинди үлəннəр эчереп йөри, шул көннəн алып, кыз əбидəн бер адым да калмый башлый. Буш вакыты булган саен шунда юнəлə. Иптəшлəре белəн уйнауда да уе юк, сəлберəп беткəн шул əби белəн сөйлəшүдəн ни кызык табадыр. Əби үзе дə янында бер җан иясе булганга сөенə бугай, аның өчен җан атып тора. Нуршатның əти-əнисе дə каршы төшми, укуы əйбəт, өйдə дə ярдəмлəшə. Əбисеннəн өйрəнеп, оекбаш, биялəйлəр бəйли, чигү чигə кыз. Бар якка да булдыра, шуңа эндəшмилəр.
Менə əле дə Нуршат əбидəн нəрсəдер сораша, үзе дулкынланган, көчкə сөйрəлеп барган əбинең əле бер ягына, əле икенче ягына чыга. Карчыкның гына хəле юк. Тизрəк кайтасы, йомшак түшəккə ятасы, төшен дəвам итəсе килə. Ə төшендə Миңлегəрəйне күрде ул. Искиткеч матур җəй таңы. Кояшның беренче нурлары офыктан сузылып, елгада су коена. Көмеш нурлар елгадан кайтарылып, күзне чагылдыра. Ап-ак күлмəк кигəн, чигүле алъяпкычының бавы билен өздерердəй итеп кысып буган, ак яулыгын чөеп бəйлəгəн, көянтə-чилəк аскан Нурсылу чишмəгə суга килгəн. Авылның иң тəмле сулы чишмəсе елгадан ерак та түгел яр буеннан гына чыга, тик авылның читендəрəк. Монда иң уңган киленнəр генə таң суын алырга килəлəр. Ə Нурсылу һəрвакыт шушында гына килə, шушында ул үзенең сөйгəне белəн очрашты. Менə бүген дə, бəлки, аны очратырмын дип, вəгъдə кулъяулыгын да алып чыкты. Əнə еракта ат җитəклəгəн ир-егет күренде. Ул! Нурсылуның күзе очкынланды, йөрəге дөп-дөп тибə башлады, йөзенə алсулык йөгерде.
Дәвамы бар.
Әлфия Булат.
Фото: kasheloff.ru