Барлык яңалыклар

Ярты җанны алып киттең, Резидә...

Җансыз калу – җырсыз калу... һай авыр...

Ярты җанны алып киттең, Резидә...
Ярты җанны алып киттең, Резидә...

Җансыз калу – җырсыз калу... һай авыр...

Резидә Шәрәфиеваны искә алып...

Рөстәм Асаев, Татарстанның халык артисты: Бик кызганыч һәм башка сыймый торган хәбәр. Адәм баласының гомере шундый кыска шул. Без гел: “Әле вакыт бар”, - дип дөнья куабыз. Тик беребезнең дә кайчан өзеләсен тәгаен әйтеп булмый. Резидә Шәрәфиева - зур шәхес, җырчы иде. Без бик күп юлларны бергә кичтек. Юлда ул бик уңайлы кеше иде, беркайчан паникага бирелмәде ул. Бавариягә дә бергә бардык. “Виза”быз Эстониянеке, шуңа башта анда барырга туры килде. Танышларга кунакка да кереп чыктык. Кунакханәгә кайтырга кирәк, ә безнең кулда бер евро да юк. Курка-курка гына автобуска кердек. Менә шулай “куян” булып та йөреп алдык әле. Аннан Мюнхен шәһәренә бару өчен таможня үтүебез дә бер хикмәт булды. Адашып йөреп, көчкә җитештек. Безне Мюнхенда каршы алдылар. Каршы алган кеше уразада иде. Ә без, юлда булгач, уразага кермәдек. Мюнхеннан тагын 6-7 сәгать барасы. Каршы алган кешебез уразада булгач, безне дә ашатып тормады. Ашыйсы килә, әмма әйтергә уңайсыз. Шулай бер-беребезгә карашып барган идек. Резидә белән андый кызык хәлләр күп булды инде...
Резидәне соңгы юлга озатырга авылына кайттым. Шундый матур, төзек авыл. Без монда юбилейга кайтырга өметләнгән идек. Резидәне соңгы юлга озатырбыз дип кем уйласын? Өч көнлек дөньябызда бер-беребезнең кадерен белеп яшәргә язсын иде. Резидә Дамир кызының урыннары җәннәттә булсын!

Чыганак: Шәһри Казан.

 

Фото:vklook.site

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас