Барлык яңалыклар

“Син тапмасаң, мин таптым!”

Кышның бер салкын көне була ул.

“Син тапмасаң, мин таптым!”
“Син тапмасаң, мин таптым!”

Кышның бер салкын көне була ул.

 

Безнең картәтәй Фоат, картыкай Хәдичә исемле була. Алар яшь вакытларында икесе бергә колхозда эшлиләр.  Икесе дә тракторчы була. 1949 елда бер-берсен яратышып өйләнешәләр. Ләкин  яшәп-яшәп тә, балалары булмый...

1954 елның декабрь айларында алар Актаныш районындагы Байсар авылына дәваханәгә киләләр. Картыкай табибка күренергә кереп китә, картәтәй коридорда аны көтеп кала һәм тирә-якка каранып утыра. Ни күрсен, бер яшь-яшь ярымлык баланы, күтәреп,  кабинеттан кабинетка йөртәләр. Бу бала елый. Картәтәй яратып, кызганып карап  тора-тора да, бу баланы күтәреп йөргән ак халатлы ханымнан: “Нинди бала бу, нигә аны йөртәсез дә йөртәсез”? –дип сорый. Ак халатлы ханым бу баланың әнисе үлгәнлеген, сабыйны балалар йортына бирергә әзерләүләре турында әйтә.  Шул арада картыкай да табибтан өмете өзелеп чыга, аңа табиб балаң булмаячак  дип  әйткән була. Картәтәй шул вакыт: “Син тапмасаң, менә мин таптым”, – ди дә, бу баланы уллыкка алырга сөйләшә. Картыкай: “ничек карыйбыз, чирлегә дә охшап тора, үлсә, ничек җавап бирәбез”, – дип елый башлый. “Кирәкми, куркам!” – дип караса да, картәтәй документларны тутырып, ир баланы уллыкка ала. “Карыйбыз, үстерәбез”,– ди ул. Аннары картыкай да ризалаша. Бу хәлләрне безгә картәти сөйләде.

Ул вакытта машина юк бит инде. Баланы, толыпка төреп, ат чанасында алып кайтып китәләр. Кышның бер салкын көне була ул. Исеме Ришат була, Исеме дә, туган елы, ае, көне үзенеке кала. Фамилиясе, әтисенең исеме картәтәйнеке була. Бу бала безнең әткәй була инде!

 Картәтәйнең әнисе дә, энесе дә була. Алар да, картыкайның барлык туганнары да, күршеләр дә, картыкай үзе дә баланы нык яратып, тәрбияләп үстерәләр. Авылда инде кешеләр: “Фоатның кайдадыр үзенең баласы булган икән, шуны алып кайткан”,  дип тә сөйлиләр. Чөнки ул картәтәйнең үзенә охшап тора. Әткәй бу гаиләдә үзен чит бала итеп тоймый, аны нык яратып, җылы мөнәсәбәттә үстерәләр. Картәтәй әткәйгә үзен ничек уллыкка алулары турында чын дөресен сөйләсә дә, ул башка әти-әнине күз алдына да китерми.

10 сыйныфны тәмамлагач, аны мәдәният йортына эшкә алалар. 18 яше тулгач армиягә барыр вакыт җитә. Әткәй, үзенең ике иптәш егете белән 20 чакрым ераклыктагы район үзәге Югары Яркәйгә җәяүләп барып, военкоматтан повестка алып кайта.  Белоруссиянең Брест өлкәсендәге  Малорита шәһәрендә ике ел хезмәт итеп кайта.

Әткәй белән әнкәй бер сыйныфта укып, бәләкәйдән үк дус булып йөриләр. Бу дуслык мәхәббәткә әверелә. Әнкәй әткәйне армиягщ озата,  ике ел буена хатлар язышып торалар. Әткәй армиядән кайткач, 1974 елның 1 гыйнварында өйләнешәләр.

Әткәй армиягә киткәнче үк Стәрлетамак шәһәренең зооветеринария техникумына читтән торып укырга кергән була. Армиядән соң укуын дәвам  итеп, диплом ала. Мәктәптә дә эшләп ала. Радио-элемтә бүлегендә, клуб мөдире булып та, озак еллар колхозда эшли.

Өй салып чыгалар. Безне, өч кызны (Альмира, Ильмира, Индира) тәрбияләп үстереп, укытып, зур туйлар ясап, олы тормыш юлына озаттылар.

Авылда инде бер бәйрәм дә, сабантуйлары да, концертлар да әткәйсез үтми. Аның моңлы итеп уйнавын авыл халкы бик ярата. Ул вакытлардагы туйлар, армиягә солдат озатулар да гармунсыз үтмәгән бит. Әле дә әткәйгә килеп:  “Безнең туйда уйнаган идең, армиягә озатып, каршы алган идең”, – дип рәхмәт әйтеп китәләр. Искә алуларына зур рәхмәт!

Картыкай белән картәтәй: “Без үлгәч, безнең дөньяны (нигезне) ташламагыз, кайтыгыз”,– диләр. Аларны хөрмәтләп соңгы юлга озаткач, әти-әнисенең васыятен тотып, әнкәй белән әткәй аларның йортында яши башлыйлар.

Әткәйнең үзенең бертуган Рәшит исемле абыйсы һәм Гүзәл исемле апасы булган. Абыйсын әнисе яклап туганнары карап үстерәләр, ә апасын әтисе яклап туганнары тәрбиягә алган була. Алар бәләкәй чакта әбиләре белән хәл белергә килеп йөргәннәр. Ләкин картыкай аларның килеп йөрүләрен ошатмый. Әткәй ияләшеп, аларга ияреп китәр дип, аны югалтудан курка. Шуннан туганнары белән элемтә бетеп тора. Ләкин еллар узгач, олыгайгач апасы белән абыйсы әткәй янына килеп, тагы аралаша башлыйлар. Без дә әткәй яклап икетуганнар белән аралашып, хәл белешеп, күрешеп торабыз.

- Картыегыз белән картәтәгезнең урыннары оҗмахта булсын. Алар олы йөрәкле, мәрхәмәтле кешеләр. Үз балаларын да ташлап киткән кешеләр бар, ә алар мине үз балалары кебек нык яратып үстерделәр,  – ди безгә әткәй.

Картыкай белән картәтәй безне – өч оныкларын да яраттылар. Без дә аларны нык яраттык. Әле дә һәрвакыт искә алабыз, алар рухына багышлап дога кылабыз.

Картәтәйнең кулыннан килмәгән бер эше дә юк иде. Шул тиклем оста иде. Безнең өчебезгә дә кияүгә чыкканда матур сандыкларга чаклы ясап бирде. Ләкин кызганыч, минем генә туйны күрә алды ул. Ике сеңлемнең туйларын күрмәде, 70 яшендә бакыйлыкка күчте, ә картыкай 80 яшенә җитте.

Әткәй гаиләдә бер генә бала булып үссә, әнкәй ишле – 11 балалы гаиләдә үсә. Әнкәйләрнең гаиләсе дә нык тырыш, акыллы һәм бик тату.  Әткәйне алар да үзләренең арасына бертуган итеп кабул итәләр, һәрвакыт ярдәм итеп торалар. Бүгенге көндә дә ярдәмнәрен тоеп яшиләр. Әнкәйнең әтисе – безнең ерак бабай Гайнелгыйлем Әхәт улы Габдрахманов сугышта була. Австриягә кадәр барып җитә. Күп наградалар белән исән-сау кайта. 55 яшендә мәрхүм була. Еракаебыз Әбәдия Габдулла кызы күп бала белән берүзе кала. Ерак бабай үлгәндә төпчегенә 3 яшь булган, аннан  соң 5 яшьлек, 7, 9 яшьлек сабыйлар кала.

Еракайга: “Бер-ике балаңны детдомга бир”, дип карасалар да – ул ризалашмый. Барысына да яхшы тәрбия бирә. Алты  малае да армия сафларында хезмәт итте. Кече улы Әфган сугышын үтә. Алар шундый тәртипле, тырыш, үз-ара тату гаилә була. Еракаебызга “Герой ана” исеме бирәләр. Ул төпчек улы белән килене тәрбиясендә бик бәхетле гомер кичереп, 84 яшендә вафат була.

Әнкәй белән әткәйнең гаилә корып, бергә яши башлаганнарына быел 51 ел булды. Без өч кызы, кияүләре, җиде оныклары, бер туруннары туган йортка кунакка килеп йөрибез. Әнкәйнең тәмле-тәмле ризыклары белән сыйланып, әткәйнең гармун моңнарын тыңлап, илһам алып, шатланып кайтып китәбез. Әткәебез “язмышымнан бик канәгатьмен”, ди.

Исән-сау, тигез булып, безне шулай шатландырып кына торсыннар.

Альмира Закирова.

Илеш районы.

Фото: stat.gov.kg

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас