Берегезгә дә бу юлны таптарга туры килмәсен, ди ул.
Җырчы Фирдүс Тямаев онкология диспансерында булып кайткан. Дөрес, артист нәрсә булганын, ни сәбәпле әлеге хастаханәгә мөрәҗәгать итүен әйтми.
«Берегез дә бу юлны таптамагыз!
Дуслар, язмышымның тагын бер сынавы. Аллаһы Тәгалә кешегә гомер биргәч, сынауларын да бирә. Тик нинди генә сынау булса да, без бирешергә тиеш түгел», – дип кенә сөйләгән ул үзенең социаль челтәрдәге сәхифәләрендә.
Аның онлайн дуслары барысы да изге теләкләрен язып, җырчыга ныклы сәламәтлек тели, бар да яхшы булыр ди.
Бар да яхшы булсын, тикшеренеп тору зыян итми. Җиңел үтә торган сынау булсын.
Чыганак һәм фото: Интертат.