Барлык яңалыклар

ӨЗЕЛГӘН ДИСБЕ

Малаеның кайларда йөргәнлеге ярты елдан соң билгеле булды. Оборона министрлыгы белән Украинада барган махсус хәрби операциядә катнашуга килешү төзеп, сугышка киткән  улыкае, бәгырь кисәге яу яланында авыр яраланып госпитальгә эләккән  иде.

ӨЗЕЛГӘН ДИСБЕ
ӨЗЕЛГӘН ДИСБЕ

           “Тук”, “Тук”... Саташулы авыр йокыда басылып яткан Гөлсәрия  караватыннан кинәт үзен -үзе ыргытып торып утырды.  Читлегеннән чыгардай булып типкән йөрәген тынычландырырга теләп, учлары белән чатырдатып күкрәгенә басты. Әйтерсең лә хатын шулай ризасыз тыпырчынып үз урынын ташлап чыгып китәргә теләгән йөрәген тотып туктатырга тели иде. Бераз утыруга күкрәк читлегендәге “кош” та тынычланды. “Барыбер чыгып булмас” дигәндәй, ара - тирә бөтенләй өнсез калып, туктап - туктап алды йөрәк. Карават кырындагы тумбочка өстеннән бер дару төймәсе алып капкан Гөлсәрия, хәлсез гәүдәсенең оеп китүен сизеп,  урынына кире ятты. Ләкин әле җылысы югалып өлгермәгән урын -  җир тәнгә бер рәхәтлек биреп куйса да, күзләргә никтер һаман йокы кермәде. Вакыт исәбен югалтып, күпмедер яткач: “Нәрсә булды бу? Песнәкләр тәрәзәгә чиртә дисәң, кышкы төн уртасында нинди кош булсын инде? Тагын саташа башладым ахрысы...  Я, Раббым, ил - көннәремә, төннәремә тынычлык насыйп ит... Һәммә кешеләргә иминлек бир...”дигән уйлар белән кабат йокымсырап китте хатын.

“Тук...”, “Тук...”, “Тук...” Юк! Бу саташу түгел! Тирән төн тынлыгын ярып ишетелгән тавыш төштә түгел, ә өндә иде. “Әстәгъфирулла тәүбә!” дип, кабат яткан урыныннан сикереп торып баскан хатын, башы әйләнеп, чак егылып китмәде. Куллары белән карават башына ябышты. “Кем шакый? Әллә улым кайтып, өйгә керә алмый торамы соң?” Башын дулатып әйләндергән өермә бераз тынычлангач, Гөлсәрия тәрәзәләрне байкады. Тик тыштагы өнсез төн карасында бернәрсә шәйләрлек түгел иде. Аптыранып, бикле ишеккә килеп, “ Кем бар анда?” дип тавыш биреп караса да, эндәшүче булмады. “ И-и-и, карт кеше шулай инде, телефон бар бит... Улларымның берәрсе кайтса, телефоннан шалтыратып хәбәр бирер иде бит, югыйсә... Үзем дә инде карт сантый... Тагын саташканмындыр” дигәнрәк уйлар белән караваты янына тинтерәкләгән хатын шулай да өстәлдә яткан телефонын тикшергәндәй итте. Тик анда бернинди СМС хәбәрләр дә, җавапсыз шалтыратулар да юк иде.

Тәмам йокысы качкан хатын тагы да уйлар дәрьясына чумды. Бу дәрьяның кабат -кабат өскә ябырылган дулкыннарын аралау аңа - ялгыз хатынга – бер дә җиңел түгел иде, әлбәттә. Уйлар, уйлар...  Алар иксез - чиксез...  Бер генә дә очына чыгарлык түгел шул... Кызык, ялгызлык сынауларын кичермичә, гомер буе парлы - канатлы булып яшәгән бәхетлеләр дә шулай уйларга батамы икән? Юктыр, андыйларның бер дә хәвефле уйларга чумып йөргәннәрен күргәне юк Гөлсәриянең. Бәхетлеләрнең тормышы бөтенләй икенче төрле шул. Андыйларга бар да җиңел бирелгән кебек һәм ничектер бу тормышта көлеп кенә, бик җиңел генә яшәгән кебекләр бит, югыйсә. Гөлсәрия дә ерак яшьлегендә бик бәхетле булырга теләгән иде бит. Һәр хатын - кыз кебек ул да гомерлек парын табып оя корырга, шул бәхетле ояда ир канаты астында иркәләнеп,  балалар үстереп, олы тормыш киңлегенә очырырга хыялланды бит ул. Әйе, һәрбер хатын - кызга хас булганча,  хыялында үзенә генә тәгаен булган ак тулпарны иярләгән егет солтанын бик озак көткән иде...  Шул, ниндидер җиде күк катында, чынга ашмастай хыялында гына йөрткән тылсымлы бәхетен көтә - көтә,  үзе өчен өзгәләнеп йөргән күпме егетләрнең тәкъдимнәрен кире какты бит хыялый кыз. Кырыс тормыш чынбарлыгы исә,алсу хыяллар кебек түгел, ә соры төстә, үтә дә гади булып күренде.

“Ир”дигәне дә егет солтаны булып чыкмады. Бер - бер артлы туган ике малайдан соң, тормыш арбасын бергә җигелеп тартасы урында гаиләгә кул селтәп, үз мәнфәгатен генә кайгыртып яши башлады ире. Һәр тумыш көнне бәйрәм итеп яшәргә омтылган ир чираттагы бер бәйрәмендә, якты дөньяны калдырып, мәңгелеккә китеп барды. Өлешенә тигән язмышын ничек бар шулай кабул итеп, ялгызына тормыш көтүләре бик авыр булды Гөлсәриягә. Хәер, ялгыз хатын - кызның кайчан җиңел генә гомер иткән чагы бар икән? Катлаулы тормыш юлында икең бергә күтәрәсе авыр йөкне дә ялгыз хатын  иңнәренә күтәрергә кирәк. Әтисезлекне, үксез ятимлекне сизмәсеннәр дип, ике малайны кеше итәр, адәм арасында ким - хур булмыйча яшәр өчен көнне  төнгә ялгап тырышырга - тырмашырга кирәк. Үксезлек үзәгеңә үткәндә дә, ятимлек бәгырьләреңне парә - парә телгәләгәндә дә, авызың тулы кара кан булса да кеше алдында төкермәскә, күрсәтмәскә, сиздермәскә бик тә тырышты ул. Бер егылсам, башкача тора алмам дип, бар көчен туплап соңгы чиктә дә атларга тырышты. Үз гомерендә күргән - кичергән  михнәтләрен  сөйләрдәй бер генә сердәше булды Гөлсәриянең. Ул - иртәнгә күз яшьләреннән чыланып бетә торган мендәр иде. Шушы төнге сердәшеннән башка ялгыз хатынның елаганын беркайчан беркем күрмәде. Хәтта малайларына да күз яшьләрен күрсәтмәде хатын. Кеше арасында да “дастуйный” булып йөрергә тырышты. Эчкәйләре тулы ут - ялкын булса да, кырыс тормыш юлларыннан көлеп - елмаеп атларга үзендә көч тапты Гөлсәрия.

Тормыш авырлыклары алдында сыгылып төшмичә, үз - үзендә ихтыяр көче туплап, алдындагы язмыш киртәләрен җиңеп барырга өйрәнде ул. “Бирешмәскә!” “Сыгылмаска!” “Егылмаска!”дигән сүзләр аның яшәү девизына әверелде.

Бүген килеп, үткәннәргә әйләнеп карый да, хәйран кала Гөлсәрия. Ничекләр түзде икән үзәк өзгеч кыенлыкларга? Бернинди яманатын миргә таратмыйча, һичкемгә начарлык кылмыйча, үз юлыннан атлады да атлады ул. “Ялгыз хатын язмышы”дигән михнәтле сират күперен егылмыйча үтүгә иреште.  Хәтта кайбер ирләрнең дә кулларыннан килмәгәнчә дөнья көтте. Ике улын да үстереп, олы тормыш юлына чыгарды. Иҗади күңелле олы улы Айзат ике югары белемгә ия булып, телеоператор булып эшләде, шигырьләр язды. Ана олы улы - Айзаты белән чын - чынлап горурлана иде. Бердәнбер көнне Айзат әнисен аптыратып, Дондагы Ростов шәһәренә эшкә китәм дип кайтты. Берничә көндә җыенып чыгып та китте. Баштагы мәлләрдә еш кына телефоннан шалтыратып әнисенең хәлен белеп, үзе өчен кайгырмаска кушып, кирәксә - кирәкмәсә дә аз - маз акчасын да җибәреп торган Айзаты өчен күңеле тыныч иде Гөлсәриянең. Малаеның кайларда йөргәнлеге ярты елдан соң билгеле булды. Оборона министрлыгы белән Украинада барган махсус хәрби операциядә катнашуга килешү төзеп, сугышка киткән  улыкае, бәгырь кисәге яу яланында авыр яраланып госпитальгә эләккән  иде. Улы белән бергә яралангандай булган ана нишләргә дә белмәде. Үз - үзенә урын тапмыйча, бәргәләнде. Ничәдер көннәрдән соң исәбе югалган вакыт чоңгылының икенче башында яктылык шәйләнде. Бу яктылык тора - бара ана күңеленә өмет булып кунды. Аның улы исән!  Әйе, Гөлсәриянең догалары кабул булды. Һәм бу юлы “Яшәү” җиңде, “үлем” канлы тырнакларын ычкындырып, артка чигенде. Ярасы уңалып та бетмәгән Айзат госпитальдән авылга кайтып төшкән көннәрдә Гөлсәриянең шатлыгы эченә сыймады.  Тулгак михнәтләре кичереп тудырган улын тәүге тапкыр кулына алгандай сөенгән ананың  күзләренә нур кунды. Шулай булмый ни?!  Сугыш яралары уңалып бетмәгән булса да, аның улы кайтты бит. “Мин аны тәрбияләрмен, өр - яңадан сау - сәламәт кеше итәрмен. Барсы да яхшы булыр”дип, үзен тынычландырырга тырышты ул.. Очрашу шатлыгыннан бераз тынычланып калган Гөлсәриянең  улы белән бергә үткәргән көннәре бер айга да тулмады, Айзатны килешү нигезендә кире чакыртып алдылар. Кире ут эченә керергә җыенган улы: “Шулай кирәк, әни. Бу эш - безнең бурычыбыз. Бездән башка кем барсын?- диде. Китәсе көнне улы әнисенә дисбе бүләк итте.

 “Әни, бу дисбене миңа полк мулласы биргән иде. Ул аны хаҗга барганда Мәккәдән алып кайткан. Бу - изге бүләк. Ул сине бәла - казалардан саклап йөртер,”- дигән иде. Нәрсәгәдер шомланып киткән Гөлсәрия:  “Үзең белән йөрт, балам, дини кеше бер дә юкка әйтмәс”,- дип улының бүләгеннән баш тартты. Тик шулай да, әнисе күрмәгәндә Айзат һәр төймәсенә Аллаһ исемнәре язылган зиннәтле дисбе - бүләкне өйдә калдырып киткән булып чыкты. Гөлсәрия исә улының  кадерле бүләген көн дә кулларына алып, белгәннәрен укый - укый төймәләрне тартуга күнегеп китте. Дисбе төймәләрен тарткан саен ана ничектер үзе дә сизмәстән тынычланып кала иде...

           Кинәт өй эчендәге тынлыкны ярып, кабат “теге” тавыш яңгырады. “Тук”, ”Тук”, “Тук”... Соң чиккәчә сискәнеп киткән Гөлсәрия уйларыннан арынып, утны яндырды. Таң сарысы беленә башлаган тәрәзәләргә күз салып алгач, карашын өстәлгә күчерде һәм коты очып катып калды. Кабат йөрәге тыпырчынган, зырлап башы әйләнгән Гөлсәрия “лып” итеп кире урынына утырды. Ул тәмам хәйран калган иде. Улының -  Айзатының кабат сугышка киткәндә әнисенә бүләк итеп киткән кадерле ядкәре - өстәлдә яткан дисбе – өзелеп, аның төймәләре берәм - берәм тукылдап,  идәнгә коела иде. “Менә кайдан килгән икән бу шаку тавышы?!”

-Ий, Аллаһым, ий, Раббым минем! – дип җан ачысы белән пышылдаган хатын караваттан шуып төшеп идәнгә тезләнде, ике учын догага күтәреп битләрен сыпырды.

-Синнән башка Илаһ юк! Бары Син генә чиксез кодрәткә ия! Нәрсә булды, Ходаем, аңлат миңа барысын да?! Нинди гөнаһларым бар икән Синең каршыңда, Аллаһым? Гөнаһларым булса, гафу ит мине берүк, үтенеп сорыйм синнән, ий Раббым...

Күзеннән туктаусыз яшь тамчылары тәгәрәгән Гөлсәрия акылдан язган кешедәй, үзен - үзе белештерми идәнгә сибелгән дисбе төймәләрен учына җыярга кереште...

   Гөлсәриянең дисбесе өзелгән төндә булган  аяусыз алышта  хәрби боерыкны үтәр өчен үз гомерләрен биргән геройлар арасында аның газиз улы Айзат Сәлимханов та бар иде...

     МӨНӘВИС НИЗАМИ.

Фото: culture.ru

Читайте нас