Кичә Башкортстанга билгеле экстрасенслар Александр Шепс, Виктория Райдос һәм Артем Краснов килгән иде.
Аларның килүен ишеткәч, бер ел элек югалган Дамир Әдһәмовның әнисе Гүзәл Әдһәмова Артем Краснов янына килгән. Ул улының һаман табылмавын, бу ачы кайгыны күтәрә алмыйча ире дә үлеп киткәнлеген әйткән. Ләкин экстресенс аны тыңлап та тормаган...
“Берни дә юк. Инде ел буе таба алмыйлар”, – дигән ул.
Исегезгә төшерәбез: Дамир Әдһәмов дусы Павел Паличев белән 30 мартта югалган иде. Алар Уфаның Шәфиев урамы районында елгага юл тоткан. Малайлар өйләренә кайтмагач, аларны эзләүләр башланды. Павел Паличевның үле гәүдәсен 2024 елның маенда яр буенда таптылар. Ә Дамирны эзләү көзге салкыннарга кадәр дәвам итте. Әмма аның язмышы әлегә кадәр билгесез булып кала...
Иренең үлеме Гүзәл Әдһәмованың болай да түзә алмаслык авыртуларына янә бер төзәлә алмаслык яра өстәгән... Ходай сабырлыклар бирсен. 🤲