"Зирәклек ахмаклык булып чыкты", ди Алсу Сафина.
Ян Абрамов белән аерылышканнан соң, җырчы Алсу аерылышу сәбәпләрен турыдан-туры әйтмәде (аны белү безгә кирәк тә түгел иде), әмма күп тапкырлар ишарәләр ясады, шуннан соң күпләр «ир белән хатын арасында Анастасия Решетова торды» дип карар кылды. Хәзер җырчы сәбәбен аңлатты, ди яза ИнтерТат.
«Мин һәрвакыт үземчә зирәк булырга тырыштым. Ләкин зирәклек бөтенләй ахмаклык булып чыкты. Мин ниндидер нәрсәләргә күз йомарга, җайларга, дәшмәскә, һәрвакыт канәгать булган, буйсынучан, яхшы хатын булырга тырыштым. Әмма нәрсәдер канәгатьләндерми икән, аны турыдан-туры әйтергә кирәк. Сөйләшү – ныклы никахның нигезе», – дип уртаклашты артистка «Шоу Воли» тапшыруында.
Шәхсән үзем җырчы адашымны хөрмәт итәм, һәм ул нидер кылырга булган икән ул уйланмаган адым дип уйламыйм. “Тимерне кызуында сук”, дигәннәре дә бар, мөнәсәбәтләрдә күләгәләр калмаса яхшырак, чөнки ул яңгыр болыты кебек куерырга сәләтле. Шулай, тормышта сабырлыкны көчсезлек, булдыксызлык итеп кабул итүче, түзгән саен изүче ирләр дә була. Андыйларга безнең халыкта“кадерне белмәгән кара ишәк”, диләр икән ул. “Юаш булсаң – басалар, усал булсаң – асалар” , – дия иде картый. Бу да безнең тормыштан алынган.
Ни булса да, зирәклекнең булуы яхшы, әле гомерең алда, бәхетең булсын, диясе килә якташ адашка.