100 ел парлы булып яшәп буламы?

84 ел бергә яшәүче пар бар!

100 ел парлы булып яшәп буламы?100 ел парлы булып яшәп буламы?
100 ел парлы булып яшәп буламы?

84 ел бергә яшәүче пар бар!

 

Бразилиядә озын гомерле ир белән хатын иң дәвамлы никах буенча дөнья рекорды куйган. Алар инде 84 ел һәм 97 көн бергә, ә ныклы никах сере дип, алар мәхәббәтне атый, дип яза “Косомольская правда”.

Хәзер Маноэльгә – 105, ә Мариягә – 101 яшь. Бергә яшәү дәверендә алар 13 бала тәрбияләп үстергән. Аларның хәзер 55 оныгы, 54 туруны бар. Инде турыннарының да 12 бала бар. Менә шундый байлык.

Маноэль һәм Марияның никахы Гиннесс рекордлар китабына эләккән, чөнки хәзер яшәүче парлар арасында аларның никахы – иң дәвамлысы.

Ә үзләре яшь күренә. Күз тимәсен.

Фото:ИТ

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас