Көтеп алган бәхет…

Иңнәренә кунган бәхет кошын куып җибәрергә көче җитмәс төсле. 

Көтеп алган бәхет…Көтеп алган бәхет…
Көтеп алган бәхет…

   Иңнәренә кунган бәхет кошын куып җибәрергә көче җитмәс төсле. 

 

Эш сәгате бетәргә әле хәтсез вакыт бар. Рәсимәнең еллык хисап белән утырган чагы. Сәгатьнен һәр минуты кадерле, санаулы. Хәзер компьютер заманы дисәк тә, аның белән дә эш итүе җиңел генә тугел. «Тискәреләнгән» чаклары күп. Телефон тавышын ишетми калган чаклары да була хәтта. Әнә бит тагын бызылдый. Рәсимә, компьютер төймәләренә тиз генә баскалап алды да, телефонга үрелде. Таныш номер…

   Инде ничәнче көн тынгылык бирми бу телефон номеры аңа. Чит кеше түгел түгеллеккә. Егерме елдан артык күңел түрендә яшерен сер кебек саклап йөрткән кешесе шылтырата шулай. Барын да оныту, кача-поса очрашуларны туктату өчен йөрәк түрендә очкын кабызырлык сәбәп килеп чыкты түгелме соң? Бәлки, тормыш сукмагында тап иткән яңа танышы аның көтеп алган, гомерлек бәхетедер. Инде берүк чираттагы язмыш сынавы гына булмасын.

  …Эш сәгате тәмам. Рәсимә ашыкмый гына кайтырга чыкты. Кибетләргә сугыласы юк. Иртәгә ял көне, иркенләп базарда йөрер. Суыткычында бөтен нәрсә: мантые, балыгы, пилмәне туңдырып куелган, балалары кайчан кайтып керсә дә, нәрсә әзерлим икән дип көенгәне юк. Базы тулы кайнатма, тозланган кыяр, помидор банкаларының купмелеген санап торганы да юк. Барысын да яратып, мактый-мактый ашый якыннары да, туганннары, дус-ишләре дэ.

   Газим дә ул әзерләгән ризыкларның тәмен яхшы белә. Елмаюлы карашын төбәп: «Әйдә, утыр әле, җаным, яннарыма»,- дип, җыр сүзләрен көйләп, Рәсимә әзерләгән сый-нигъмәтне мактый-мактый ашый. Табигать кочагында икәудән икәү генә калып, күзгэ-күз карашып утырулар дөньяның бар мәшәкатен, борчуларын беразга гына булса да оныттырып торгандыр инде. Җаннары бергә булыйк дип тартылса да, икесе ике ярдан атлый шул алар. Һәркайсы үз гаиләсенә кирәк. Рәсимә бәйрәм табыннарын, туган көнен үзенең туганнары, дуслары, хезмәттәшләре янәшәсендә үткәрә. Аларның иң еш әйтелгән «Бәхетле бул...» дигән теләкләрен тыңлап, көлә-көлә җаваплый Рәсимә.  «Мин бик бәхетле»,-дип. Исән-сау булып, кызы белән улына күңел җылысын өләшеп яшэүдә күрә ул бәхетне. Утыз яше дә тулмаган иде әле, тормыш иптәшен югалту кайгысын да кичерде. Шулай да авырлыкларга бирешмәде, сынмады-сыгылмады. “Елама. Елау-көчсезлек билгесе”,- дия иде шундый сынауларны үз башыннан кичергән әнисе. Елаган чаклары да булды инде, әмма кешегә күрсәтмәде. Гомер юлыннан атлаганда үзенә терәк булырдай кешегә тап булды, аның ярдәменә таянды. Тормыш дәрьясы кайсы мәлләрдә шаулап, кайчакларда тып-тын булып  акты да акты. Яшерен сөю, яшерен мәхәббэтнең нәрсә икәнен Рәсимәгә аңлатып тору кирәкми. Акыллы булды Газим. Гаилэсе өчен өзелеп торды. Хатыныннан авыр эш эшләтмәде. Авырган чакларында аны бала урынына күтәреп кенә йөртте. Рәсимәне дә яратты ул. Иң кадерле кешеседәй саклады. Шушы еллар эчендә кеше сүзенэ кермәделәр, гайбәт таратырлык исемгә менмәделәр. Икесенә генә кагылган хис-тойгыларны йөрәкләренең иң түренә яшерә белделәр, чишелмәслек төенгә төйнәделәр. Аны чишү кирәкмидер дә.  Сер булып саклансын, сер булып калсын.

   ...Ә бүген күңел күге  тыныч түгел Рәсимәнең. Моннан берничә ай элек кибеттә Флорид белән очраклы гына күрештеләр дә куйдылар шул. Авылдашы, классташы гына да түгел...Флорид аның беренче мәхәббәте дә. Бәләкәй чактан ук дус булып, мәктәптә өлкән классларда укып йөргән кыз белән егетнең йөрәге кайнар очкыннарга чорналды. Сөйгәне армиядә чакта Рәсимә авыл хуҗалыгы институтының өченче курсында укый иде.  Солдат хезмэтеннэн сон егет авылда топлэнергэ уйлады. “Эйдэ, ойлэнешик. Бездэн дэ бэхетле пар булмас...” “Диплом алу белэн” Ничэ мэртэбэ тэкъдим ясаса да, сойгэн ярыннан шундый гына жавап алды.  Никахлары күктә теркәлмәгән булгандыр инде. Дус кызының да чибәр, уңган егеткә күзе төшеп йөргән. Бер күңелдә ике мәхәббәт булмый дигәнгә ышанырга түгел икән. Тимерне кызуында сукты гыйшык жаннар, тиз генә өйләнештеләр дә, себер якларына юлландылар.  Югары белемгә омтылган кыз бөтен көчен, тырышлыгын салып имтиханнарга әзерләнде, ачу-үпкә турында уйларга да онытты. Исеме белән атап, бар дөньяга ишетерлек итеп аваз саласы килгән чаклары да булды инде булуын.

   Өч ел элек хатынын югалткан Флорид. Ике ул үстергәннәр. Хәзер инде икесе дә башлы-күзле булып, үзаллы яшиләр икән. Үзе район үзәгенә кайтып төпләнергә уйлаган. Ике бүлмәле фатир сатып алган.

   Очраштылар да аерылыштылар түгел шул. Авылдашы да, сабакташы да булгач, Флоридны туган көне белән телефон аша шылтыратып котлады Рәсимә. Ничә дистә еллар элек күңеленең иң түренә яшерелгән йөрәк хисләре баш калкытты шикелле. Элеккеге шаянлыгын, тапкырлыгын, җор сүзлеген югалтмаган икән яшьлек дусты. «Әйдә, кил әле, дөньямны күреп китәрсең»,- дип үзенә кунакка чакырды. Барды Рәсимә. Күрде. Сөйләшә-гапләшә, матур итеп кич утырдылар. Төнге караңгылык ике йөрәкне үз кочагына алды…

  ...Һәрвакыттагыча, эшенэ барышлый ике яклап алмагач, миләш, каен агачлары үскән сукмак буйлап әкрен генә атлады Рәсимә. Үз-үзе белән киңәшләште, күңеленә килгән уйларын бер кире какты, аннан янә ризалашты. Бераздан ныклы карарга  килде. Шул уйлардан булса кирәк, йөзендә  шатлыклы елмаю балкыды, бераз сагышлы да, монсу да күзләренә нур бөркелде. Ашкынып типкән йөрәге киңәш биргән сыман булды аңа. Сынасын әйдә, сынасын язмыш дигэн галиҗанапләре. Тик сындырмасын гына. Иңнәренә кунган бәхет кошын куып җибәрергә көче җитмәс төсле. Кеше яры мәңге синеке булмас бит.  Телефон аша шылтыратулары да, очрашулары да тукталыр. Ә бу очрак югалтулар, йокысыз төннәр, әрну-сагышлар аша үтеп, киләчэккә якты өмет-ышаныч уяткан кадерле  мизгел булсын. Гомерләре буена бәхет көтеп яшәгэн Рәсимә белән Флорид өчен...

Сөмбел Габдрахманова.

 

Фото: stihi.ru

Читайте нас