Әллә язмыш, әллә ялгыш..
25 февраль 2025, 03:00

РӘХМӘТ, КИЛЕНЕМ... (Ахыры)

Алсу үз әнисен озаткан кебек, нык каты елады, бик читен, бик авырлыклар белән озатты ул әнисен. Улы белән рәттән бергә куйдылар Сәрияне. Шул төнне, ул Алсуның төшенә керде.

РӘХМӘТ, КИЛЕНЕМ... (Ахыры)РӘХМӘТ, КИЛЕНЕМ... (Ахыры)
РӘХМӘТ, КИЛЕНЕМ... (Ахыры)

Бу вакыйгалардан соң Сәрияне үзләренә алдылар Раил белән Алсу. Сәрия нык биреште, авырта башлады, кисәк кенә башлары да киткәли башлады. Алсу укуы буенча шәфкать туташы иде. Уколлар кадап, төрле дәвалау курслары ясады, аннары Сәрияне хастаханәгә салып, бераз дәвалатып чыгардылар. Шуннан соң, Сәрия бераз яхшыланып китте, капка төпләренә чыгып утыра ала иде. Кайбер көннәрдә ашарга да пешереп куя иде.
Алсу белән Раилнең кызлары - Айлинә әкренләп үсә башлады, тәпи йөри башлады, "әббә, әннә, әттә", - дигән сүзләрне сыпыра гына иде.
Раил урманда эшләвен дәвам итте. Бу атнада да, ялы бетте дә, кызын, Алсуын үбеп, әнисен кочып, тагын бер атнага урманга, агач кисәргә китте. Инде Алсуы ничә тапкыр әйтте, җитәр әтисе, тукта, кер башка эшкә диеп, юк, һаман да туктамый бит.
Алсу кулы белән кер юып йөргәндә, аның телефоны шалтырады. Шалтыраудан әллә нишләп, калтырап куйды ул, бер дә болай итми иде. Әллә нәрсә булды бу юлы... кисәктән булгангамы. Раиле итә икән.
- Исәнме, матурым, буш вакытың булдымени?
- Исәнмесез. Бу Раил түгел иде әле, аларның нәчәлникләре.
- Исәнмесез! Раилгә ни булды?
- Раилне агач басты... кайгыгызны уртаклашам...
Алсуның тез буыннары калтырап китте, башы әйләнде, косасы килде, үзе дә сизмәстән ул, шапылдап идәнгә ауды. Тавышка, тыштан, оныгы белән Сәрия керде, керсә... Алсу аңсыз ята. Сәрия куркып калды.
Айлинә әнисенең битеннән тотып, әннә-әннә дия-дия елый иде. Сәрия шәфкать туташын чакыртып, укол кадагач кына бераз рәткә керттеләр Алсуны.
Алсу уянганын аңлап алды да, елап җибәрде. Сәрия дә, шәфкать туташы Фәридә дә берни аңламый тордылар башта.
Сәрия:
- Ни булды, килен? Берәр җирең авыртамы?
- Юк, әни, авыртмый...юк...
Сәриягә ничек әйтергә белмәде бу кайгыны Алсу. Ничек күтәрер? Әлегә монда Фәридә барында әйтергә кирәк.
- Әни... Раилнең нәчәлнигы шалтыратты... - диде дә елап җибәрде Алсу.
- Шуннан...ни булды, шуннан, Алсу, Раилемә берәр ни булганмы?
Башын гына какты Алсу.
- Әни...агач баскан...Раилем юк бүтән, әни! Раил юк, Раил юк, Раил юк! - диеп ачыргаланып кычкырып җибәрде Алсу.
Мондый хәлне Фәридә дә, Сәрия дә көтмәгәннәр иде.
- Ничек инде Раил юк? Юк, дөрес түгелдер ул, килен...син дөреслеген сорадыңмы?
Алсу тагын башын гына какты. Үзе баласын кысып кочып, елый да елый иде.
- Улым...Раилем...ул да мине ташлап киттеме... Башта Әсхәтем, аннан Рамилем...хәзер Раилем? Мине калдырдыгызмы? Ни өчен? Нинди гөнаһларым өчен?...Беләм...нәрсә өчен икәнен...
Сәрия үзе елый, үзе көлә иде. Аның бу халәте Алсуны да, Фәридәне дә бик куркытты. Фәридә тизрәк тынычландыргыч укол ясап, Сәрия апаны урынга яткырды.
Алсуның башында мең төрле уй иде, нишләргә, кая барырга...ничек алга таба яшәргә...? Кем өчен? Кирәкме бу тормыш? Кулында мышнап, елап йокыга киткән кызы ята. Менә шушы сабые өчен яшәргә кирәк Алсу, бирешмәскә! Алсу, син бирешергә тиеш түгел, син бит өч кешегә кирәк, кызыңа һәм ике әниеңә! Бирешмәскә!
Раилне авылларына алып кайтып, әтисе янына җирләделәр. Сәрия, шушы 2 ел эчендә тол калды, ике баласын салкын җир куенына тыкты... ничек түзде икән аның йөрәккәйләре?
Түзмәде шул, чире кабат кабатланды, тагын башы китте. Тагын хастаханәгә салдылар, аннан чыгармыйбыз бүтән дигәннәр иде, Алсу опека ясап, әнисен алып кайтты. Ничек итеп, юләрләр йортында калдырсын соң инде ул Раиленең газиз әнкәсен? Ни җаны белән эшләмәк кирәк моны?
Сәрия сабый бала кебек булды, берни белмәде. Ашарына пешереп ашатты, хуҗалыктагы бөтен эш үз өстендә иде, җитмәсә бит әле Айлинәгә дә яшьтән артык кына. Ярый әле, Алсуның үз әнкәсе исән иде, үз көчендә, ул күченеп килде Алсулар йортына, кызына булышырга. Оныгын булса да карап торса, бер ярдәм бит. Сәрия апаның бөтен эше астында булды, Алсу районнарга йөреп, төрле җирләргә мөрәҗәгать итеп, памперслар алдыртты, бушка бирә башладылар. Гел күз-колак булып торырга кирәк иде артыннан.
Раилен сагынып елый иде Алсу. Алсуның күз яшен күрсә, сабый баладай, балакаем, Сәрия апа еларга тотына, аннан аны тынычландырып кара.
Алсу һәр көнне диярлек Раиле янына йөрде, чәчкәләр утыртты, чардуган, таш ясатып куйдырды.
Менеп утырыр иде дә янына, яшьләренә буыла-буыла, бөтен хәсрәтен, сагышын сөйләр иде үзенә... аннары, Раиле берәр ни әйтмәс микән дигән кебек, бер кавым тын тора да, тагын елый-елый дәвам итә. Шулай бераз эчен бушатып төшкәч, азрак тынычланып кала иде.
Беркөнне Алсу кибеткә менеп китте, Сәрия әнисен ашатты да, яткырды, үз әнкәсе бала карап калды. Озак та тормады инде югыйсә кибеттә, төшкәч, өйгә кереп, алган әйберләрен бушатты да, әнисе ятып тора микән диеп, урынга караса...Сәрия апа юк! Алсу чырлап кычкырып җибәрде.
- Әнием! Әнием! Сәрия әни юк. Кая китте? Күрдеңме?
Галия апа, оныгы белән булышып йөреп, Сәриянең чыгып киткәнен күрми дә калган.
Йә, Аллам, каян эзләп табарга инде хәзер аны??? Кая барыр икән? Алсуның башына бер уй кылт итеп килер төште.
Зират! Зиратта булырга тиеш! Чөнки элегрәк, Алсу аны гел үзе белән алып менә иде, анда менгәч, каты елый башлагач, приступлары килә башлагач кына, ияртми башлады.
Алсу бар көченә зиратка таба чапты. Кешеләр аптырап карап калдылар, Алсуның күзе-башы акайган, йөгерүдән, чәчләре тузып бетте, үзе елый, үзе бертуктаусыз сөйләнә...шунда гына булса ярар иде, шунда гына булса ярар иде...
Ерактан ук, Раилнең кабере янында бер кара тап күреп алды, бераз йөрәге тынычланды. Сәрия әнисе шунда булырга тиеш. Йөгереп кереп, Раил кабере янына килеп ике аякларына чүгәләде дә, бар тавышыннан кычкырып елап җибәрде... Мескенкәем, Сәрия апа, ике куллап каберне байтак актарган, үзе бертуктаусыз, улым, чык инде, ятма анда җаным, салкын бит, чык инде улым, - диеп кабатлый.
Алсу әнисен кочып алды да, елады да елады, яшьләрен һич тыя алмады. Аңа кушылып, Сәрия елый иде.
- Киленем, әйт әле Раилгә, сине тыңлый иде бит ул, чыксын инде аннан, әйт инде, - дия үзе...
Куллары балчыкка буялып катып беткән, утырткан чәчкәләрне йолкып аткан. Ничек кирәк алай-болай рәткә китерде дә каберне Алсу, әнисен кочаклап торгызды.
- Әнием, аннан кайтып булмый бит шул, кайтып та булмый, ишетми дә бит ул безне, әйдә өйгә кайтыйк, әни, әйдә, тынычлан, - дия-дия... әкренләп, зираттан алып чыгып, өйләренә таба юнәлделәр.
Шушы хәлдән соң, Сәрия апа, урын өстеннән тормады да инде, тамагына да бик ашамады. Гел бер ноктага карап ята бирде. Алсу әнисенең тиздән китәчәк икәнен белә иде инде, шуңа күрә дә гел янында булырга тырышты.
Төннәрен дә сирәк йоклый иде, әле су каптырып карый, әле яхшылап яткыра, әле дә ярый әнкәсе бар, ул булыша, аңа мең рәхмәтле иде Алсу.
Бүген дә таңны, керфек тә какмыйча чыктылар икесе дә. Таң бик матур итеп, сызылып китеп атты. Җәй көне бигрәк тә матур ата шул таң.
Сәрия апа, Алсу да йокламады. Бер заманны, Сәрия апа, күзләре белән Алсуны эзли башлады.
- Әни, нәрсә, су кирәкме? Әни?
Сәрия апа, сүзен әйтә алмый иде шул... матур итеп елмайды да... озын итеп сулап алып, мәңгегә күзләрен йомды.
- Әни, әни...үлмә әле, әни. Әни...мин сине бик яратам бит, Раилемнең төсе идең бит, әнием, әгәр дә рәнҗеткән булсам, гафу ит, әнием...
Алсу үз әнисен озаткан кебек, нык каты елады, бик читен, бик авырлыклар белән озатты ул әнисен. Улы белән рәттән бергә куйдылар Сәрияне.
Шул төнне, ул Алсуның төшенә керде.
- Кызым, рөхсәт ит сине кызым диеп әйтергә. Мин өемдә монда, Әхмәтем дә монда, улларым да, киленем, сиңа рәхмәт, бик зур рәхмәт, - диде дә, кояш яктырткан җиргә кереп югалды.
Алсу куркудан уянып китте...
Әнисе килгән иде бит...Алсуга...килененә, исән вакытында рәхмәтен әйтә алмыйча калганга, төшенә килеп, рәхмәтен әйтте бит... димәк... барысы да бергә, бәхетле алар.
Алсуның күзләреннән мөлдери-мөлдери яшьләре тәгәри иде... кырында пыс-пыс килеп кызы Айлинә йоклый...

Алсу ШӘЯХМӘТОВА

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас