Әллә язмыш, әллә ялгыш..
24 февраль 2025, 09:03

Уфада ир-егетләр пенсиягә китәргә тели

- Нәнәй, әйдә син минем өчен балалар бакчасына бар, мин синең өчен пенсия алып ятыйм, – диде 6 яшьлек Филүс...

Уфада ир-егетләр пенсиягә китәргә телиУфада ир-егетләр пенсиягә китәргә тели
Уфада ир-егетләр пенсиягә китәргә тели

- Нәнәй, әйдә син минем өчен балалар бакчасына бар, мин синең өчен пенсия алып ятыйм, – диде 6 яшьлек Филүс...

 

Сәламәт тормыш алып барганнар да 65кә картаямы? Анысына җавап сездән көтәбез, дуслар. Ә менә Уфада ирләрнең 54% ы хатын-кызлардан 5 елга соңрак пенсиягә чыгарга риза түгел. Башкаланың икътисадый актив кешеләре арасында сораштыруның мондый нәтиҗәләре белән SuperJob порталы уртаклаша. Тикшеренүдә билгеләп үтелгәнчә, һәр икенче ир-егет лаеклы ялга соңга калып чыгуны дискриминация дип саный. Шул ук вакытта уфалыларның 25% ы гына мондый позиция белән теләктәш  – алар «ирләр хатын-кызлардан иртәрәк үлә, аларның эше күбрәк физик көч белән бәйле һәм 65 елга сәламәтлек калмаска мөмкин» дип саный.

Һәр икенче хатын-кыз ир-егетләрнең соңрак пенсиягә чыгуын дискриминация дип санауга каршы, гаиләдә хатын-кыз роленең күп бурычлы булуына басым ясап: «Хатын-кыз физик яктан көчсезрәк + эш, кибетләр, бөтен гаиләгә кичке аш, төшке аш һәм иртәнге аш әзерләү, бала/балаларны алып чыгу, дәресләр ясау, кер юу, өйне җыештыру, гаиләгә беренче медицина ярдәме күрсәтү, дәвалау һәм балалар карау, «тегүче» һәм «хисапчы». Бу карашларны уртаклашучы ир-егетләр – 35%", - дип билгеләп үтелгән хәбәрдә.

Исегезгә төшерәбез, республикада ир-егетләрнең гомер озынлыгы хатын-кызлар белән чагыштырганда түбәнрәк (67,67 яшь) (78,83 яшь). Сүз башында ир баланың шуны аңлап әйтү үк ни турындадыр уйландыра кебек. Башлы малай булган, ә?

 

Фото: murmansk.kp.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас