Әллә язмыш, әллә ялгыш..
21 февраль 2025, 04:53

РӘХМӘТ, КИЛЕНЕМ...

Җитмәсә, хатыны Наташа улын авылга күмдерергә рөхсәт бирмәде. Сәриягә ачуы белән кычкырды гына: - Минем ирем, кайда телим, шунда күмәм, мин сезнең авылга аның янына диеп, кайтып йөрергә тиешме монда?

РӘХМӘТ, КИЛЕНЕМ...РӘХМӘТ, КИЛЕНЕМ...
РӘХМӘТ, КИЛЕНЕМ...

Әхмәт белән Сәриянең бер-бер артлы ике уллары туды. Әле дә ярый, кайнаналары белән торалар иде. Зәйнәп әби, Сәриягә баласын карашырга, үстерешергә бик булышты. Кайнаталары инде күптән мәрхүм иде, сугыш кырыннан кайтмаган, Зәйнәп әби, күпме сорап килүче булса да, башкага кияүгә чыкмаган, шул бер улын, Әхмәтен карап үстерде, җил-кара тидермәде үзенә, кыерсытмады, ашарына булсын диеп тырышты. Үзе ач булса булды, баласының тамагына ашата торган иде. Иии ул елларны искә алсаң, чәчләрең үрә торырлык, Аллаһыга шөкер, хәзер барысы да бар, мәрхүмкәе - карты гына, боларны күрә алмый калды.
Инде менә, оныкларын карар вакыт та җитте, Аллага шөкер, болай Сәриясе дә әйбәт килен, сүз әйтми тагын. Сүз саен "әнкәй", - диеп кенә тора үзенә.
Үз авыллары кызы булды, әти-әнисе дә, уңган кешеләр, атасы балта остасы иде, хәзер картайды инде, әнкәсе укытучы. Шулай булгач, Сәрия бик итагатьле гаиләдән иде. Мал-туарны да, ялт иткәнче карап куя, сыерын да савып керә, каймагын да аерта. Пешеренүгә дә бик оста, куллары алтын, нинди генә камыр ризыклары пешерә белми, ашасаң, телеңне йотарлык. Пешекче булырга укып кайткан кыз иде шул, аннары мәктәп ашханәсенә эшкә урнашты. Анда да бик яраттылар Сәрияне, тырышлыгы, тәмле пешерә белгәне өчен, гел рәхмәтле булды ул.
Әхмәте күрше авылдагы зур урман кисү эшендә эшләде, эше авыр да инде анысы, куркыныч та. Атна буе шунда китеп эшлиләр, бер атнасын өйдә ял итә.
Үзләреннән ерак түгел, матур гына итеп, өч бүлмәле итеп йорт та салып куйды. Нишләп салмаска ди әле, материалын биреп торалар, малайлары үсә, барыбер берәрсе булса да, авылда төпләнеп калыр әле, - диеп ышанды Әхмәт.
Раиле белән Рамиле арасында 2 яшь кенә ара иде. Шуңа да гел бергә үстеләр. Раил үзе болай ике яшькә генә өлкән булса да, абый итеп күрсәтә белә иде үзен.
- Нәчәльник булырсың әле син улым, - диеп, көлә торган иде Әхмәт Раилдән.
Әле кайчан гына туганнар иде, елап бишектә тәгәрәп яталар иде, вакыт тиз үтә, инде икесе дә укый башладылар. Рамиле уку ягыннан бик тырыш булды, абыйсыннан да арттырып укый иде. Төрле-төрле конкурсларда катнашты, олимпиадаларга алдылар. Раил генә, бераз шуклыгы белән арттан кала иде. Анысы өчен, Сәрия белән Әхмәткә ару гына мәктәп директоры янында кызарырга туры килде.
Уллары мәктәпне бетерергә әзерләнеп йөргән елны, әбиләре Зәйнәп тә, бакыйлыкка күчте, яше олы иде шул, 89 яшь иде инде. Урын өстендә дә озак ятмады, бәхиллекләрен биреп, килене Сәриягә мең рәхмәтләрен әйтеп, китеп барды. Зәйнәп әби булмагач, ничектер өй бушап калды.
Сәрия гел елап йөри башлады. Әле ул исән чакта, күрше әбиләр өзелмиләр иде алардан, гел тәмле ризыклар белән кунак итә үзләрен, хәзер керүче дә юк, алар белән утырырга вакыты да юк шул.
Авылдагы эшне, тавык та чүпләп бетермәслек, берсен бетерәсең, икенчесен башлыйсың, ярый инде ике улы, кул астына кереп үстеләр. Аларда инде бөтен ышаныч, аталары да картаеп бара, авырлашты эшкә барулары да, урман кисүе ул, яшь вакытта гына җиңел була, картайгач, ай-яй авырга килә.
Раил белән Рамил мәктәпне тәмамлагач та, әтиләре белән урманга эшкә йөри башладылар, укытырга күпме кертергә тырышсалар да, әлегә теләмәделәр. Аннары бер-бер артлы армия сафларына киттеләр, аннан ярый инде, машина йөртү таныклыклары белән кайттылар, укытканнар. Раил, әтисе урынына эшкә урнашты, Әхмәт, инде пенсиягә китте, җитәр, эшлисе, эшләнелгән.
Ә менә Рамилләре, Казанга барып, төзелеш һәм архитектура институтына укырга кереп кайтты. Авылда калмыйм, шәһәрдә эшләп, шәһәрдә торасым килә диде. Менә, уртанчы малай, авылда кала диеп сөенгәннәр иде, булмады әле бу. Казанда укыганда, бер урыс кызы белән танышып, шуның белән тормышын бәйләргә уйлады.
Наташаны күрсәтергә авылга алып кайтты бу. Наташа бер кавым татар телен белми, матур итеп киенгән, күзләр, кашлар, керфекләр, тырнаклар ясалган. Нишләсеннәр инде, Сәрия каршы килеп маташты...Рамил белән сөйләшеп тә карады.
- Улым, чеп-чи марҗа кызы бит бу, керәшен булса да сүз әйтмәс идем, мәңге, картайган көнебездә, безне карарлык түгел, кай төшен ошаттың шуның?
- Әни, катышма, мин олы кеше инде, мин Наташаны яратам, син каршы төшсәң дә, өйләнәчәкмен.
- И...и... улым, нинди башлы, нинди акыллы бала идең бит укыганда, әллә сихерләп тә куйдылармы үзеңне, ә?
Рамил кулын гына селтәде дә, утырган җиреннән торып, өйгә кереп китте. Аның артыннан Сәрия янына ире чыкты.
- Әнисе, нишләп утырасың монда?
- Аптырап утырам, әтисе, нәрсә булды бу улыма - Рамилгә диеп. Күрдең бит инде килен буласы кешене...и Аллам...күрәсе көннәребез алда икән әле...
- Ярар, кайгырма инде алай ук алдан, әнисе, нишләтәсең бит, Рамил яраткач, безгә җиткән, бәхетләре генә булсын. Әйдә, утырма монда, килешми бердә, өйдә кунак бар, керик.
Алар өйгә кергәндә, Наташа алъяпкыч ябып, өстәлне җыеп, табак-савытларны юып ук куйган иде.
- Я все сделала, посуду помыла, все продукты в холодильник сложила, спасибо вам за вкусное угощение, - диде дә, Рамиле белән бүлмәсенә кереп китте.
- Менә бит, әнисе, озын тырнаклы булса да, эшләрне эшләп куйган бит килен.
Икенче атнада авылда никах укыттылар. Киленнең әти-әнисе дә кайткан иде, никах укытырга сүз әйтмәделәр, Наташага мулла бабай, Нәсимә диеп исем кушты, айлы муен чылбыры киерттеләр, алка бүләк иттеләр. Болай әти-әниләре дә яхшы кеше булып чыктылар, урысчалап-татарчалап, никахны ерып чыктылар.
Шулай итеп, Рамил белән Наташа шәһәрдә тора башладылар. Башта Наташаларның әниләре белән тордылар, аннан фатир алып чыктылар. Рамил, бер офиска эшкә урнашты, укуын читтән торып укый башлады. Ә Наташа керфек, каш ясый торган салонның хуҗабикәсе иде, ул үз эшләре белән маташты.
Раил генә өйләнергә уйламады нишләптер, һаман да бер атна урман кисүдә, бер атна өйдә ятуга риза иде. Әнисе күпме клубка куып караса да, бармады.
Шулай да бер көнне иптәш малайлары белән, машинага төялеп, күрше авыл клубына киттеләр. Кызык бит, үз авылыңда клуб бар, ләкин анда туйдырган инде барсы да, ә күрше авылныкы матур. Әйе шул, күрше тавыгы, күршегә күркә булып күренә ди.
Раил клубта аның белән танышты...Алсуы белән. Ул аны бер күрүдә яратты. Алсуның зәңгәр диңгез кебек күзләрен, сызылып киткән кара кашларын, уймак кадәр генә иреннәрен, бәләкәй генә буен, шуның барысын да каты итеп кочып аласы килде аның. Алсу янына барырга кыймады баштан, аннары үзара биегәндә сөйләшеп кителде, танышылды. Моннан соң, ул бер атна ялында һәр көнне Алсулар авылына барыр булды. Алсуы артыннан күп егетләр йөри иде, бер матур итеп, озын керфекләрен сирпеп караса, табун кебек артыннан егетләр тезелеп басарлар иде. Раил Алсуы өчен күпме сугышты, күпме кыен ашады, авыл егетләре аны әллә ничә тапкыр тәпәләп тә карадылар, тимә безнең авыл кызы ул диеп, безнең беребезгә булырга тиеш, ә сиңа түгел диеп. Үҗәтлеге, шуклыгы каты иде шул Раилнең, яшьтән ук. Сугышырга яшьтән өйрәнеп үсте, тиз басты күрше авыл егетләрен. Тора-бара Раил күрше авылдан иртән генә кайткалый башлады. Сәриягә бу ошап бетмәде.
- Улым, син таңга тикле кая югаласың? Мин төн йокламый, кайгырып сине көтәм. Нинди кыз белән таныштың ул, әти-әнисе сүз әйтмимени аның, таңга тикле синең белән йөргәненә?
- Әнием, ул бик яхшы кыз, Алсу исемле, менә таныштыргач, сиңа да ошар әле ул. Әтисе юк аның, ул кечкенә вакытта ташлап киткән әнкәсен, әнисе бер үзе үстергән аны, әнием. Без бит әшәкеләнеп йөрмибез. Мин аны шул кадәр яратам! Мин ансыз сулыш та ала алмам кебек, әнием!
Бу сүзләрдән соң, Сәриядә әллә нинди көнчелек хисе уянды. Бер малаен марҗа кызы алып китте, икенчесен башка авыл кызы тарта. Сулыш та ала алмам кебек ди бит, юньсез, оныткан анасының төн йокламый карап үстергәнен. Карарбыз әле, нинди кыз икәнен, күз күрер алга таба.
Раил, башын югалтып яратты Алсуны. Алсу да аны шашып ярата иде. Шуңа да, ул никахны көтеп тормады, Раилнең назлауларына түзмәде, бирелде...
Ә Рамил белән Наташаның бер-бер артлы малае белән кызлары туды. Малаена Коля, кызына Милена диеп исем куштылар, чиркәүгә алып барып, чукындырып, тәре киертеп куйдылар. Боларның берсен дә, Сәриягә әйтеп торучы булмады. Чөнки малае Рамил инде гади эшче генә түгел иде, ә нәчәлник иде инде. Балаларын да авылга кайтармадылар, гомумән, үзләре дә авылга кайтырга яратмадылар. Авылда бит эш, кайтып, бот күтәреп ятып булмый, бер-ике кайтып карадылар да, кайтмый да башладылар.
Ул арада Раил өйләнәм диеп йөри башлады. Әти-әнисен ияртеп, Алсуларга кыз сорарга алып китте. Алар барып кергәндә, Алсу белән әнисе - Галия апа өстәл әзерләп йөриләр иде, Алсуның түгәрәкләнеп торган бәләкәй генә эче күренә башлаган. Моны күрүгә, Сәрия апаны корт чактымени!
- Аллам, адәм хурлыгы! Бала күтәреп чыгамени кызың минем малайга?! - диеп кычкырды ул Галиягә.
- Сәрия, тынычлан әле, тукта, тавышланма, - диеп тынычладырырга тырышты аны Әхмәт.
Бу сүзләр Галиянең йөрәгенә ук булып барып кадалды. Башын күтәреп, ачуы белән Алсуына карады да, тышка чыгып китте.
Ярый инде анысы, никахлары тавыш-гаугасыз гына үтте. Авырлы Алсуны, киемнәрен салып, машинага утыртып, Раил үз авылларына килен итеп алып кайтты. Галия апа, өендә япа-ялгызы калды... Кызы киткән көнне ул, елады да елады. Бик моңсу иде аңа, гомер буе күз угыдай үстергән йөрәк парәңне биреп җибәр әле... җитмәсә... кайнанасы да усал кешегә охшаган, гел басып бетерер инде кызымны диеп елады ул.
Чыннан да, Сәрия бик усалланды. Аны алмаштырып куйдылармени! Раил бер атна эштә вакытта, никадәр рәнҗетә алса, шул кадәр рәнҗетте ул Алсуны. Алсу түзде, дәшмәде, кеше күрмәгәндә, авырын кочып елый гына иде. Әсхәт боларны күрмәдеме, әллә күрмәмешкә салыштымы... белмим...
Пешергән ризыгын ашамады, идән юса, кимчелеген тапты, зур авыры белән, мал карарга, сыер саварга да куып чыгара иде, түзде, дәшмәде Алсуы. Бары тик...елады гына.
Бер мәлне әнисе авыртып китеп, Алсуны чакыртты авылларына. Раиле эштә урманда, Сәрия Алсуны бүлмәгә ябып куеп, хәтта анасы янына да җибәрмәде.
Шулай түзә торгач, вакыт үтте, Алсу матур гына кыз бала тапты. Бала булгач, Раил белән Алсу, күршедә генә торган, әтиләре төзеп куйган йортка башка чыктылар. Рәхәтләнеп яши башлады ичмасам Алсу монда. Үз-үзенә хуҗабикә иде бит монда. Әнисе килеп китте янына, булышты бераз, Раиле өйдә вакытта Сәрия күренмәде дә аларда, ничек Раиле эшкә китә, кереп җитә торган иде. Кереп, теләсә нәрсә әйтеп мәсхәрәләр иде.
- Әни, мине шул тиклем яратмагач, баламны яратмагач, ник керәсең соң син безгә? Кермә! Мин бит кер инде диеп чакырмыйм сине.
- Әле минем белән телләшеп торасыңмы, өстерәлчек? Корсак күтәреп малаема чыктың, бәлкем кызың да малаемныкы түгелдер.
- Әйе, түгелдер шул, башын каплаган да куйган Раил бит, синең бит күпме вакыт узып, аны караганың да юк бит, әни, кулыңа алганың да юк.
- Карамам да, кулыма да алмам, минем оныгым түгел ул, өстерәлчек баласы!
Озак елан укларын чәчә алмады Сәрия, язмыш аны сынавы белән егып ташлады. Әсхәте йөрәк авыруыннан китеп барды, Сәрия өендә бер үзе утырып калды. Менә, шунда белде инде ул, ничек авыр, ничек читен икәнен, шунда аңлады ул, Галиягә дә, баласы Алсусыз ничек читен булганын. Әле бу сынауның башы гына иде...
Ике ай үтеп китте микән, олы улы Рамиле, машина белән юл һәлакәтендә вафат булды. Улы вафат булды! Кикрикләре шәпрәеп торган Сәрия, бөгелеп төште, багалмасы, күз нуры...вафат??? Ышанырлык түгел.
Җитмәсә, хатыны Наташа улын авылга күмдерергә рөхсәт бирмәде. Сәриягә ачуы белән кычкырды гына:
- Минем ирем, кайда телим, шунда күмәм, мин сезнең авылга аның янына диеп, кайтып йөрергә тиешме монда?
Рамилен шәһәр җирендә, салкын җир куенында калдырып кайтканда, Сәрия Аллаһы Тәгаләдән гафу үтенә иде...елый-елый гафу үтенә иде. Аннан гына түгел, ә килене Алсуыннан да гафу сорарга кирәклеген башына да китерми иде...ул.

(Ахыры бар.)

Алсу ШӘЯХМӘТОВА

Чыганак: Күңелдә изгелек булсын

Фото: novochag.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас