Әллә язмыш, әллә ялгыш..
17 февраль 2025, 04:20

Үги әнисенә өйләнеп танылган егет тагын суд алдына басты

5,6 мең сум өчен – 2 ел төрмә: үги әнисе Айсылуга өйләнгән Даниилны хөкем иткәннәр.

Үги әнисенә өйләнеп танылган егет тагын суд алдына бастыҮги әнисенә өйләнеп танылган егет тагын суд алдына басты
Үги әнисенә өйләнеп танылган егет тагын суд алдына басты

 

Казанның Вахитов суды ике ел элек үзенең үги әнисенә өйләнеп, шау-шу тудырган казанлы Даниил Зариповка карата ачылган җинаять эшенә нокта куйган. Тикшерү эше ул дустының банк картасыннан акча урлаганнан соң башланган иде.

23 яшьлек Даниил Зариповны дустының банк счетыннан акча урлауда гаепле дип таптылар. Судка Даниилдан зыян күргән дусты да килгән. Аларның үзара мөнәсәбәтләренә караганда, алар килешкән генә түгел, кабат дуслашкан да.

Тикшерү фаразынча, Даниил Зарипов дусты белән бергә ял итә, эчәләр, аннары дустының өенә китәләр. Дусты Даниилга музыканы акыртып тыңларга рөхсәт бирми, шуңа күрә алар ачуланыша, аннары дусты аны өйдән куып чыгара. Даниил өстәлдән дустының банк картасын эләктереп чыгып китә, барларда 5,6 мең сум туздыра.

Таң алдыннан арыган Зарипов дусты янына кайта, душка керергә, киемнәрен алыштырырга рөхсәт сорый. Дусты рөхсәт бирә һәм Зариповка картасын кайдадыр югалтуы турында сөйли. Даниил дусты өчен бик борчылуын әйтә. Тикшерүчеләргә ул «исерек идем, картаны алганны искә төшермәдем» ди. Даниил хәтта үзе дустына полициягә гариза язарга тәкъдим итә.

Берничә сәгатьтән банк картасы Даниил Зариповта табыла, ләкин җинаять эше инде кузгатылган була.

Хәтерегзгә төшерәбез, Даниил Зарипов бер тапкыр “танылган” иде. Педагог, музыка укытучысы, 53 яшьлек Айсылу Чижевская 6 баланы тәрбиягә ала. Соңрак үзенең тәрбиягә алган балаларының берсенә – 23 яшьлек Даниилга кияүгә чыга. Шушы гамәленнән соң, Айсылудан тәрбиягә алган башка балаларын кире алалар.

Узган елның маенда Айсылу Чижевская-Мингалим ире Даниил белән аерылышуын әйтте. Аның әйтүенчә, 23 яшьлек ир интернетта «тыелган хезмәтләр тәкъдим» иткән (Айсылу ишарәләвенчә, үзенең тәнен саткан). Айсылу аны тыелган омтылышлардан сакларга тырышып караган, ләкин уңышсыз булган, имеш. Хатын аны иҗади яктан үстерергә теләве аркасында аңа кияүгә чыгуын әйткән иде. Соңыннан ул үзенең бу адымын «пиар» дип кенә атады. Аларның яшь аермасы – 31 ел.

Айсылу «аерылдык» дисә дә, судта Даниил Зариповның өйләнгән икәнен әйттеләр. Мөгаен, рәсми аерылышу булмаган.

 «Даниил безнең гаиләгә килде, чит кешеләргә ул мине аның әнисе дип әйтә иде. Мин аны тәрбиягә алганчы, ул балалар йортында яши иде. Ул тулы гаиләдә туган, аның әти-әнисе турында, аларның исем-фамилияләреннән башка, миңа берни дә билгеле түгел. Аның үз әнисе 2023 елда үлгән, ул наркотиклар кабул иткән. Әтисе кайда икәнен мин белмим. Әнисе Даниил туганнан соң ук, аны әтисе һәм әбисе белән калдырып, китеп барган. 6 яшьтән 14 яшькә кадәр ул балалар йортында яшәгән, аны әбисе генә яраткан. Әтисе һәрвакыт төрмәдә булган», – дип укыды Айсылуның күрсәтмәләрен Вахитов районы прокуроры ярдәмчесе Никита Муравьев.

 Чыганак: intertat.tatar

Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас