Татарлар иң түзем халыкларның берсе.
РБК хәбәр итүенчә, татарлар – Русиянең иң түзем, иң чыдам халыкларының берсе. ДНК-тестлар уздыра торган «Genotek» ширкәте тикшеренү уздырган дип яза сайт.
«Чыдамлык коэффиценты» иң югары булган халыклар – бурятлар. Саннар буенча караганда, бу болай:
Тикшеренүдә 166 меңнән артык Русия кешесенең ДНК-сы анализланган. Галимнәр чыдамлыкка бәйле ACE һәм ACTN3 геннарын өйрәнгән. Бу геннар профессиональ спортчыларда, мәсәлән, чаңгычыларда, йөгерүчеләрдә һәм велосипедчыларда еш очрый, диелә сайтта.
«Genotek» ширкәтенең фәнни эшләр буенча директоры Александр Ракитько әйтүенчә, генетикадан тыш, чыдам булуга спорт белән шөгыльләнү, туклану һәм гомумән тормыш рәвеше дә зур йогынты ясый.
Бу тикшеренүнең фәнни нигезләренә шикләнеп караучылар да бар икән, мәсәлән, РАН әгъза-корреспонденты Егор Прохорчук, геннарны өйрәнеп кенә моны билгеләп булмый, дигән.
Чыганак: Интертат.
Фото: znanija.com