“Минем дә әниле буласым килә”...
Игорь Кыш бабайга язган хатында нинди бүләк сорады?
Инде яңа 2025 елның беренче ае тәмамланып килә. Көнчыгыш календаре буенча да Яңа ел җитте, хәтта. Тышта тамчы тама. Кыш үзенең холкына, гадәтләренә хыянәт иттеме, әллә “Унике ай” әкиятендәге кебек, гыйнвар апрельгә урынын биреп торамы, әлегә аңлашылмый. Әмма Яңа елда корган хыяллар теләгән теләкләкләр ныклы. Аларга ирешәсе килә, күңел аларның тормышка ашуын тели. Бүген бер язмышка кабат кайтып, аны игътибар үзәгенә чыгарасы килде!
Хәзер кечкенә балалар да Кыш бабайга ышанмый, ди өлкәннәр. Кыш бабайга хат язу балалар арасында “не в тренде” ди, имеш. Ә нәрсә соң “в тренде” дип сорадым бер укытучыдан. “Телефон”, диде ул миңа...
Кешедә, ул нәрсәгәдер омтылганда, ни турындадыр хыялланганда могҗизаларга ышаныч яши. Ә Кыш бабай сабыйларга хыялларын тормышка ашыруда бик-бик еш ярдәм итә. Кайчан кеше могҗизага ышанмый башлый? Тормышта хыялы, максатлары булмаса, күңеле картайса яки җаны теләгән бар нәрсә дә аның аяк астында булса!
Гадәттә, Кыш бабайдан ниндидер бүләк сорыйлар: хәзер инде ул яхшы телефоннар, әлегә сирәк очраган уенчыклар һ.б. Ә әти-әниләре, үзләре кирәк табып, бала сораганчы ук алып, тәэмин итеп торса, ул вакытта баланың җаны ни теләргә дә белмидер, аңа бернинди могҗиза да кирәкми башлыйдыр. Әмма бөтен гаиләләрдә дә алай була алмый. Ә уйласаң, кайбер балаларның гаиләләре – Әти, Әнисе дә юк, хәтта. Андый сабыйларның күңелендә ифрат үзенчәлекле теләкләр яши. Менә бу хатны укыгыз әле, дуслар.
“Исәнме, кадерле Кыш Бабай! Сиңа хат язучы мин – Игорь булам. Миңа 8 яшь һәм мин Уфада Шаһит Ходайбирдин исемендәге тәрбия үзәгендә үзем кебек үк малайлар, кызлар белән бергә яшим.
Кыш бабай, авырмыйсыңмы, үзеңне яхшы хис итәсеңме? Син дә, минем кебек үк, Яңа елны өметләнеп көтәсеңдер дип уйлыйм. Кыш бабай, минем иң зур хыялым бар – абыем белән мине гаилә тәрбиягә алсыннар иде. Минем дә әниле буласым килә.
Мин аңлыйм да инде, синең өчен бу хыялны тормышка ашыру җиңел түгелдер. Ә алай да, Кыш бабай, шаян гына күзеңне кысып, минем шул теләгем тормышка ашуын теләп, серле таягың белән шакылдатып алырсың әле, ярыймы.
Мин үзем музыка тыңларга бик яратам, кубызда да уйныйм. Минем тагын бер кечкенә теләгем бар – миңа наушниклар кирәк. Аның белән мин яраткан җырларымны теләсә кайчан тыңлый алыр идем һәм башка балаларга комачауламас идем. Җырлар тыңлап, матур хыяллар илендә сәяхәт итәр идем. Матур хыяллар кору әйбәт бит ул, әйеме, Кыш бабай?
Сине кочаклыйм һәм сине көтеп калам, Кыш бабай, бәхетле, әти-әниле Яңа ел алып кил, ярыймы! Очрашканга кадәр, сау бул!”