Уфа районы Булгак авылында бүген өч мәчет эшләп килә. Заманында бер мәчете дә булмаган бу авылда “Асия хаҗия”, “Мирас” һәм “Суфия” мәчете ишекләрен ачты. Мәчетләрнең беренче имам-хатыйбы булган Исмәгыйль хәзрәт Ибраһимов аларны салуда Булгак авылының ак яулыклы әбиләре бик күп көч салды, ди. Беренчесе – “Асия” мәчете – 2005-2007, икенчесе – “Мирас” мәчете – 2007-2010, өченчесе – Суфия” мәчете 2022-2024 елларда төзелә. “Хәмзә хаҗи Галләмовның Булгаководагы буә торган бинасына капиталь ремонт ясап, безгә мәчет итеп эшләргә рөхсәт бирделәр. Шушы әбиләр белән җыелышып, аны мәчет ясаганчы бик күп хезмәт салырга туры килде”, - дип хәтерли Исмәгыйль хәзрәт.
“Мирас” мәчетен төзергә алынгач, иң беренче Нәгыйрә Әхияр кызы Гизатова үзенең агач йортын мәхәлләгә намаз йорты итеп арендага бирә. Мәчет булачак урында чокыр, гөренте сулары ага, күлдә үрдәкләр йөзеп йөри. Халык акча җыеп, Исмәгыйль хәзрәт чапанын, чалмасын, умарталарын сатып бура алып кайта һәм шулай итеп мәчетле булалар...
Булгак авылындагы әбиләрне мәчеткә Галия әби Кудакаева җыя. Шомырт кара күзләреннән илаһи нур, татар хатыннарына гына хас итәгатьлелек, сабырлык бөркелеп торган Галия абыстай Булгаково авылына 2004 елда күченеп килә. “Монда килдек: дин юк. Татарча сөйләшкән кеше дә юк. Әкренләп үзебезнең татар-башкортларны эзли, таныша башладым, - дип искә ала Галия әби. – Корбан бәйрәме алдыннан бер доклад әзерләдем дә, почмакта бер ашханә бар иде, барсын да шунда чакырдым. Шуннан акрынлап башланды: халык дингә сусаган иде, мәҗлесләргә чакыра башладылар. Бер елдан Исмәгыйль хәзрәт килде. Уйларыбыз бер төрле: татар-башкорт арасында динне торгызу. Арендага бер йорт алдык та намаз йорты ясадык. Халык җыела башлады. Кызларның барсына да: “Әйдәгез актан киенәбез”, - дип тәкъдим иттем. Урамнан безнең ап-ак яулыклар бәйләп мәчеткә барганыбызны рус әбиләре сокланып карап кала иде...”
Шушы ак яулыклы әбиләр мәчетнең нигезенә ташларын беренче булып салалар. Галия Әхмәдулла кызы, хаҗия Дәүләтханова Рәсимә Заһир кызы, Бәдретдинова Роза Хөснияр кызы, Нәсимә Әсхәт кызы, Фәридә Касыйм кызы, Рәйхана Мөхәмәднур кызы, Гәмбәрә Фазыйл кызы, Зәбидә Габдулгариф кызы, Дания Фәезрахман кызы, Асия хаҗия, Фәния Сәгидулла кызы, Әльфия Рамазан кызы, Флүрә Әхсән кызы, Рәмилә Рәхмәтулла кызы, Дилә Әүхәди кызы, Флүрә Абдулла кызы... Күбесе бүген якты дөньяда юк. Әмма аларның шулкадәр тырышып, ихласлык белән мәчет салуда катнашулары тарихка алтын хәрефләр белән язылган.
Галия әби үзе (чын исеме Гамбәлия) тумышы белән Туймазы районының Өязетамак авылыннан. Авыл мәктәбендә 10 сыйныфны тәмамлагач яшь тәвәккәл кызыкай Казахстан ягына чыгып китә. Шымкент шәһәрендә медицина көллиятен тәмамлап, 40 ел гомерен кешеләрне дәвалауга багышлый. Дөягә утырып отарларга бәби таптырырга йөри, кан бирү бүлегендә эшли, хирургия бүлегендә йөрәккә операция ясаганда ярдәм итүче була.
“Казахстанда озак яшәмәдем, - дип искә ала хәзер ул көннәрне Галия әби. – 1957 елда мәктәпне беткәч киткән идем, 1965 елда ирем Хәдис белән Башкортстанга Стәрлетамак шәһәренә кайтып төпләндек. Мине һәрвакыт Аллаһы Тәгаләм саклап йөртте, юлларымны гел ачты. Үземә юл да, эш тә таптым. Сугыштан соң Казахстанга ризык эзләп килгән татарлар күп иде. Мөселман әбиләре белән танышып гел бергә дин турында сөйләшеп яшәдек. Стәрлетамакка кайткач, мәчеткә укырга йөри башладым. Шуннан бирле юлым мәчеттән өзелгәне юк”.
Галия абыстай белән чәй эчкәндә ул өстәлдәге ипине алып үбеп алды. “Миңа җиде яшьләр иде. Көн саен авылдан октябрьский шәһәренә барып бер буханка ипи алып кайтырга кирәк. Авыл белән Октябрьский арасы ун чакрым. Бер шулай барып җиттем, мин барып җиткәнче кибетләрдә ипи беткән. Иң ерак кибеткә барып кара, диделәр. Горький урамы буйлап төшеп киттем, урамның башы да юк, азагы да. Көне буе тамакка бер тәгам ризык капмаганмын. Хәлдән таеп, эш көне бетәргә берничә минут калгач көч-хәл белән барып җиттем. Сатучылар киенеп, кайтып китәргә әзерләнеп
йөри иде. Мин кибеткә барып та кердем, егылып та киттем. Йөгереп килеп мине күтәреп алдылар, эчәргә су бирделәр. “Ипи бетте, юк”, - диләр. Мин елап җибәрдем. Өйдә бер сынык ипи юк, тугыз җан ипи көтә. Шунда бер сатучы үзенә дип яшереп алып калган булканы чыгарып бирде. Миңа кире авылга кайтырга кирәк. Мулина сата торган бер кибет бар иде, без аны шуңа “Мулина” дип йөртә идек, шул урынга киттем. Анда авылга кайтучы машиналар туктый иде. Шулай итеп, машина әрҗәсенә утырып кайту бәхете тиде. Ачыгуымнан, булканың бер кырыен кимердем. Кайткач әни: “Нигә шулкадәр күп ашадың, өйдә син генә түгел бит, тугыз кеше бар”, - дип мине әрләде...
Өстәлемдә ипи торса, миңа башка берни дә кирәкми. Без бит аны шулкадәр өзелеп эзләдек”, - дип Галия әби күз яшьләрен сөртте...
“Әнием заманы өчен укымышлы иде, бөтен авылдашларга дини сабаклар бирә иде. 5-6 яшьләрдә миңа да “Фатыйха” сурәсен өйрәтте. Гарәпчә укыганын өч көн карап тордым да, мин дә аның артыннан укып киттем. Коръән уку гына кайгыларымны җиңеләйтте, сабыр булырга өйрәтте. Гомер буе гыйлем алдым, өстәлдә дәфтәрләрем өелеп тора иде. Үзем больницада эшлим. Ирем миңа карый да: “Бу язу эшләрең берәр бетәр микән?” – ди иде... Бик күп кешене юып соңгы юлга озаттым. Бик җаваплы эш ул. Мәетне юар алдыннан ул бик кайгырыр ди, җанын алгач тәннәре авыртыр, ди. Аның тәненә бик йомшаклык белән генә, бөтен чисталыкны саклап кагылырга кирәк”.
Галия әби белән сөйләшкән саен сөйләшәсе килә, аның тыңлап туеп булмый, күңелемнең чистарганын, яктырганын сизәм. Аның йөзеннән нур бөркелә, ул шулкадәр ихлас, изге күңелле.
Менә шундый очрашудан кайттым Булгак авылыннан. Аллаһы Тәгалә гомер бирсен үзенә. Күпме кешегә шатлык, гыйлем, нур өләшеп яши бит ул...
Авытор фотосурәте.