Ни дә булса белсәгез, монда шалтыратыыгыз 8 (800) 700-54-52 яки 112.
Башкортстан волонтерлары 68 яшьлек Зөлхизә Харисованы (Мөхәммәтованы) эзли.
«Вконтакте» социаль челтәрендәге «Лизаалерт Башкортостан» эзләү отрядының рәсми төркемендә хәбәр ителгәнчә, Әбҗәлил районы Аскар авылында яшәүче, әлеге вакытта хәбәрсез югалган хатын-кыз медицина ярдәменә мохтаҗ.
Волонтерлар мәгълүматлары буенча, бу ханым 8 гыйнварда өеннән чыгып киткән һәм югалган. Аның кайда булуы әлегә кадәр билгеле түгел. Тышкы билгеләре: буе 157 см, уртача гәүдәле, кыска кара чәчле һәм коңгырт күзле.
Киеме: аксыл-соры плащ, кара итекләр, куе зәңгәр бәйләм башлыкта.