Барлык яңалыклар

Казанда Фатих Кәримне искә алдылар...

Кадрия Ишукованы ул вакытта эшкә алмаганнар.

Казанда Фатих Кәримне искә алдылар...
Казанда Фатих Кәримне искә алдылар...

Кадрия Ишукованы ул вакытта эшкә алмаганнар.

 

Казанның Миславский урамында урнашкан 8/1 йорт диварында фронтовик шагыйрь Фатих Кәримнең истәлек тактасына чәчәкләр салдылар. Әлеге чарада шагыйрьнең оныгы Артем Кәримов дәү әтисе белән бәйле истәлекләрен сөйләде.

«Соңгы шигырьләрендә, хатларында ул туган якны, ватанны сагынуын, тизрәк якыннары, гаиләсенә кайтасы килүе турында яза», - диде Артем Кәримов.

Ул Фатих Кәримнең башта Кремль урамындагы 21санлы йорт, 67нче фатирда яшәвен әйтте.

 «1938 елның 3 гыйнварында кулга алынгач, гаиләсе Миславский урамы 8/1 йортындагы фатирга күченә. Фатих Кәримнең хатыны Кадрия Ишукова ике бала белән ялгызы – ярдәмчесез, акчасыз кала. Чөнки үзенең дә эшләмәгән чагы була – аны эшкә алмаганнар. Әнием Ләйлә дә әле ул чакта яңа туган сабый бала була», - диде ул.

 

Артем Кәримов әйтүенчә, Кадрия Ишукова 1939 елда балалар бакчасына эшкә урнаша алган. «Балалары Ада һәм Ләйләне үзе эшләгән балалар бакчасына урнаштырган. Бу бик куркыныч, ачлы-туклы еллар була. Аларны бер фатирдан икенче фатирга махсус күчергәннәр дип әйтеп булмый. Фатих Кәримне кулга алгач, аларга да шундук ишек кагарлар иде. 1942 елда Миславский урамындагы йортка качакларны урнаштыралар, алар 1947 елга кадәр әниләр белән бер бүлмәдә яшәгән», - дип искә алды ул.

«Фатих Кәримне төрмәдән чыгаргач, ул әлеге йортка кайта. Бер ай үтүгә 1942 елның 3 гыйнварыннан Кызыл Армия сафларына фронтның алгы сызыгында хезмәт итә. Яраланып, 1943 елда Казанга кайта һәм госпитальдә ята. Шул вакытта берничә тапкыр әлеге йортка килеп китә. Госпитальдә ятып чыкканнан соң, янәдән фронтка китә. Шуннан соң өенә кире әйләнеп кайтмый – Калининград территориясендә яраланып, вафат була», - дип тәмамлады чыгышын Артем Кәримов.

Татарстан Милли музее генераль директоры урынбасары Ленария Мөслим Фатих Кәримнең ядкәрләре музейда сакланганын әйтте. «Үткәннәрне белмәгәннең киләчәге юк, диләр. Быел Ватанны саклаучылар елы дип игълан иттеләр. Казанда һәр йорт, һәр урам ул – тарих. Шуңа күрә традицияләрне буыннарга җиткереп, бер-беребезне хөрмәт итеп, ярдәм итеп алга таба да эшләргә насыйп булсын», - диде ул.

Чара Фатих Кәримнең истәлек тактасына чәчәкләр салу белән тәмамланды. Чараны Татарстан Милли музее фәнни хезмәткәре Данис Хисмәтуллин алып барды.

Чыганак: Татаринформ.

 

Казанда Фатих Кәримне искә алдылар...
Казанда Фатих Кәримне искә алдылар...
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: